Логотип Идель
Әдәбият

МУЗЕЙДА ТӨН КУНУ

Кинәт бүлмәдәге зәңгәрсу яктылык акрынлап сүнә башлады... Болытлар арасына кереп барган ай һәм йолдызлар үз урыннарына менеп кунаклады...

Фантастик хикәя. Әсәрдән өзек

Кайчандыр безнең Казан башкаласын Таш Кала дип тә йөрткәннәр. Ул чакларда аның таш диварлары, урамнары, имән тактадан корылган тротуарлары, Иске һәм Яңа Татар бистәсендәге агач йортлары һәм башка тарихи казанышлары бүгенге Кабан күленең бетон ярлары белән ярышырлык булмагандыр, билгеле.

Шәһәребездә, бик күп яшьтәшләре белән бергә, Бәхтияр исемле унөч яшьлек малай да яшәп ята. Мәктәп баласы, ягъни шәкерт буларак, бишенче сыйныфны яхшы билгеләренә тәмамлап, шушы көннәрдә җәйге каникул хозурына аяк басты. Карап торышка классташларынна әллә ни аерылмый да кебек үзе, әмма күк йөзедәй зәңгәрсу-матур күзләрендә тел белән әйтеп аңлатып булмастай серлелек яшеренеп ята аның. Яшәргә, олы дөньяга ашкыну, ниндидер ачышлар ясарга омтылыш дип әйтергә микән моны? Китаплар, аеруча якиятләр һәм фантастика укырга ярата ул.

Малайның әти-әнисе, заманында Байлар Сабасы ягыннан кузгалып, Казан шәһәренә килеп төпләнгән. Өйләрендә һәрвакыт рәхәтләнеп, авыз тутырып дигәндәй саф татарча сөйләшәләр. Бәхтияр атлы малайга әби тәрбиясе дә эләкте: әбисе аңа кечкенәдән кызыклы әкиятләр сөйләр, өйдә, мәктәптә, урамда үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында әдәп-тәрбия дәресләреннән дә мәхрүм итмәстер.

Көннәрнең берендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфисә апа, мәктәптә җәйге каникул көннәре якынлашыр алдыннан гына, аларның классын кая дисезме – нәкъ менә Тукай музеена экскурсиягә алып килде. Элеккечә итеп әйтсәк, Бәхтияр шәкерт тә сабакташлары арасында.

Музей бинасының имән ишекләре иңеләй ачып, эчкәре уздылар. Шаулашмаска, кычкырып сөйләшмәска, экспонатларга кул белән кагылмаска, дип нәсыйхәт әйтелгән иде балаларга. Бүлмәләрнең һәр почмагыннан пөхтәлек, тарихи сулыш, үткәннәр кайтавазы бөркелеп тора.  

Ап-ак култыксалы биек баскычтан күтәрелү белән Тукайның ике метр биеклектәне ап-ак сыны каршы ала. Бәхтияр күңеленнән генә садә бер хис белән: «Нихәл, Тукай абый...» – дип исәнләшергә дә онытмады бу мәлдә. Биредә күргәзмә залларның һәр почмагыннан тарих күзләре карап тора сыман, каядыр якында гына шагыйрьнең аяк тавышлары да ишетелә кебек... Экскурсовод апа үзенең матур тавышы, ягымлы сөйләве белән балаларның игътибарын бик тиз үзенә җәлеп итте. Менә ул кулындагы таякчыны белән гүя Тукай яшәгән еллар пәрдәсенең әле бер читен, әле икенче читен ача да шагыйрьнең балачагы, әти-әнисе, Кушлавыч һәм Кырлай авыллары, андагы табигать күренешләре турында сөйли...

Менә шәһәребезнең Клячкин хастаханәсендә 1913 елның 12 апрелендә төшерелгән тарихлы фотосурәт. Соңгы рәсем. Кулларын баш артына куеп, ак мендәргә сөялеп яткан шагыйрьнең тирән күзләрендә сагыш-моңсулыктан да битәр – иман нуры, эчке бер яктылык, халкының һәм үзенең үлмәс киләчәгенә ышаныч төсмерләре...

– Тукай кыска гына гомерендә яшен булып яшнәде. Яшен бит ул үзенең бер ялтыравы белән күкләр галәмен колачлый ала. Шагыйрь дә татар дөньясында  әнә шундыйрак колачлау, яктырту сәләтенә ия булды. Тукай дәвам итә. Ул – бүген дә безнең арабызда, аның шигъри авазы халкыбыз күңелендә яңгырый.
Экскурсовод апаның әлеге фәһемле сүзләре яшь йөрәкләрнең күңел төпкелендә аеруча тирән уелып калды, билгеле.

«Шүрәле» поэмасын яратып укыган, «Шүрәле» балетын йотлыгып караган Бәхтиярның – хыялында күз алдына китергән бүлмәгә тизрәк барып җитәсе теләге тыпырдап тора иде. Менә, ниһаять, ул минутлар да килеп җитте! Күргәзмә залларының берсендә сынчылар ясаган агач шүрәлеләр, Тукайны сурәтләгән төсле картиналар, «Шүрәле» балеты һәм «Кырлай» симфониясенең эре хәрефләр белән язылган афишалары каршы алды аларны.

«Нихәл, Шүрәле дускай! Синең белән болай очрашуны күптәннән көттем мин...» Бәхтиярнең күңеленнән әнә шул сүзләргә төренгән тере дулкын йөгереп узды...

Озаклап, бик озаклап һәм әсәренеп карап торды малай шушы сурәткә. Карап торышка бер дә усалга, мәрхәмәтсезгә охшамаган бит бу җан иясе. Аның әкияттә генә түгел, чытырманлы карурманда бер ялгызы гына яшәп ятуына хәтта ышанасы да килә башлый. Кешеләр нигә аны явызлыкта гаеплиләр? Янәсе, атларны урлап, өсләренә атланып, аларны төне буе кара тиргә батырып интектерәләр икән әле. Алай гынамы, тота калсалар – адәм затлары Шүрәлене утта яндырырга ук ашкынып торалар икән. Гаделлекме бу? Шәфкатьлек дигән сыйфатлар булырга тиештер бит тормыш дәрьясында.

Малайның башында һәм күңелендә әнә шундый уйлар, сораулар өермәсе бөтерелде. Боларга ансат кына җаваплар табу кыен иде. Аннары, өлкәннәр белән чагыштырганда, аның тормыш тәҗрибәсе дә, четерекле хәлләргә бәя бирү куәсе дә чамалы гына бит.

Әмма күңелен бимазалап торган бер кочак сорауларга җавап табасы килә! Нишләргә икән, кем белән киңәшергә? Музейдан бик тә әсәрләнеп, уйга чумып, тирән тәэсирләр белән кайтты Бәхтияр атлы малай.

Тора-бара әнә шуларның кыл уртасында, күктән атылган йолдызсыман, ныклы бер хыялый фикер чаткысы барлыкка килде, ныгыды, серле энҗеташка әверелде.

«Эврика!» – дип дөньяга кычкырасы килде аның. Ләкин кычкырырга, үзеңне фаш итәргә һич тә ярамый! Аның бу серен беркем белергә тиеш түгел. Бу сердә хәтта күкләрнең дә катнашы бар бугай әле. Серне беркемгә ачмаска! Менә шуңа күрә дә, хыялый малай әлеге энҗеташны уч төбенә йомарлап кысып тотты да куен кесәсенә яшерде. Хыялы чынга ашканнан соң ул аны нишләтергә, кая куярга икәнен үзе уйлап бетерер.

Хәзер инде тәвәккәлләргә, бернигә карамастан бары тик уйлаган уен чынга ашырырга кирәк! Бүтәнчә чишелеш юк. Чишелеш нольгә бетәргә тиеш түгел.

***
Берничә тәүлек узды микән, кичке якта Бәхтияр магнит сыман үзенә тартып торган музей йортына ашыкты. Ышанычлы адымнар белән атлады ул: бүген кич аның яшертен хыялы, һичшикчез, чынга ашачак! Таныш, таза имән ишекләр ачык иде. Керү белән кассадан билет юнәтеп, сәяхәтен кайсы бүлмәләрдән башларга икән дип уйланып торды. Аңа бүген кичне тизрәк җиткерергә, музейның төнге ялга ябылганын көтәргә кирәк иде. Бәхетенә күрә, бүген кызыл почмак залында шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрь белән очрашу, әдәби-музыкаль кичә үткәреләсе икән. Шуңа булса кирәк, фойеда һәм музей залларында хәйран халык кайнаша. Кичә тәмамланып, халык акрынлап тарала башлагач та, малай үзенең кая таба атлыйсың алдан ук тәгаенләп өлгергән иде. Үзенең төн кунарга искәреп куйган «почмагы»на якынлашу белән, тирә-юньдә берәүнең дә күренмәвеннән файдаланып, зур гына бер күргәзмә өстәленең пәрдәсен күтәрә төште дә караңгы почмакка кереп чумды. Ай күрде, кояш алды дигәндәй – «ә» дигәнче гаип булды, күздән югалды малай...

Менә гаҗәп, аның күңелендә бернинди курку әсәртәсе юк иде. Киресенчә, алчысыган йөрәге тынычланып, үз урынына кайтып төште шикелле. Ләкин тынычланырга иртәрәк иде бугай. Залда кемнеңдер аяк тавышлары ишетелде... Әһә, аңлашылды, кемдер «черт» итеп бүлмәдәге электр лампочкасын сүндергән иде. Димәк, музейга килүчеләр таралып беткән, музейның ишекләре бикләнергә дә ерак түгелдер. Сабырлык кирәк, сабырлык. Кичке эңгер-меңгер куера башлагандыр. Бер-ике сәгатькә сузылыр булса да, төн карасы үзенең кара икәнен шәһәр һәм аның йортлары өстенә каплаганы ничек тә көтәргә, көтәргә кирәк иде.

Караңгы почмакта, песи-пескәйдәй бөгәрләнеп, ята бирде малай. Күзләрен чытырдатып йомган Бәхтиярнең башыннан катлы-катлы уйлар йөгереште... Монда килеп дөрес эшләдеме ул? «Дөрес», – дигән җавап авазы килде ерак бер ноктадан. Шүрәлене сөйләштерә алырмы ул? «Сабыр итәргә кирәк, вакыт күрсәтер»... – дигән өн килде, караңгылыкны ярып. Музейдагы изге тынлыкны бозып, андагы экспонатларның тынычлыгын алмас микән ул? «Юк, синең бит күңелең изгелектә...» – дигән вәхи килде күкләр катламыннан. Әнә шулай үз-үзен шактый вакытлар юатты, ялгызлык халәтеннән ераклаштырды ул.

Ике сәгать чамасы вакыт узды микән, хәрәкәтсез диярлек яту галәмәте булдымы – берзаман бәдәне авырайды. Аннары акрынлап каурый сыман җиңеләеп калды ул, малайның керфекләре йокыга талган иде...

***
...Уянып китсә, үзенең дөм караңгылык уртасында оеп ятканын тойды малай. Баштарак селкенергә базмый торды, ләкин аяк-кулларын үз иркенә селкетә торгач, бөтен күзәнәкләре уянды, чолан шикеллерәк бу урыннан иреккә чыгуны сорый башлады. Күзләреннән йокысы качты. Максаты ачык иде аның.

Куллары белән идәнгә таянып, кечкенә «хөҗрә»сеннән шым гына чыкты да, бер кавым тирә-юньгә күзләрен ияләштергәч, агач шүрәлеләр яши торган бүлмәгә таба атлады. Бүлмәдә куе эңгер-меңгер һәм сихри тынлык иде. Шушы тынлыкта үзе дә беркадәр тын гына басып торды.

Тәвәккәлләде! Әнә, түр почмакта эреле-ваклы шүрәлеләр карамчыгы шәйләнә. Малайны иң нык кызыксындырганы өлкән Шүрәле иде, әлбәттә. Акрын гына атлап, аңа таба якынайды. Ярым пышылдап эндәште:

– Шүрәле, минем синең белән бик тә сөйләшәсем килә...

Тынлыкны бозучы булмады, җавап ишетелмәде.

– Мин бит сиңа Тукайдан килдем. Зинһар, җавап бир миңа, – дип ялварды малай.

Шулвакыт могҗиза булды! Күкләрдән иңгән ниндидер әфсен беләнме, Шүрәле иң әүвәл акрын гына кыймылдап алды, тора-бара күз алдында тәмам җанланды, тураеп аягына торып басты! Бу минутларда, талгын-салмак агым булып, бүлмәдә мистик дулкыннар тирбәлә иде бугай...

Әлеге тамашадан, көтелмәгән төнге әверелештән Бәхтиярнең аркасы чемердәп китте, гүя анда кырмыскалар йөгерешә иде. Сулаган һавасын беркадәр вакыт ни йота, ни кире чыгара алмады – әйтерсең лә тамак төбенә йомры таш килеп тыгылган иде. Әмма бу хәл озакка бармады, куркып та калмады ул, коты да табанына төшмәде. Могҗизага ышануы куркуыннан көчлерәк иде шул бу минутларда. Чынбарлыкмы соң бу, әллә мираж гынамы – аңламассың. Бу тарихи йортта элекке заманның бихисап хәзинә-истәлекләре тупланган бит, музей кадәр музейда нинди хәлләр булмас! Бигрәк тә төнлә...

Кинәт бер мәлне бүлмә эче яктырып, нурланып китте! Нурлар түшәмдәге лампочкадан түгел, тәрәзәдән агыла иде. Малай ирексездән биек-озынча тәрәзәгә таба борылып карады. Чү, анда – күктә табак кадәрле тулган ай, төнге болытлар арасыннан тәгәрәп чыккан да, малайга карап көлемсери иде шикелле. Гүяки биек-биеккә әнә шундый яктырткыч зур фонарь элеп куйганнар! Ай тирәсендә, яңа яуган энҗе карлар кебек итеп, нәп-нәни йолдызлар җемелди.

Малай үзенең астраль дөньяга килеп эләккәнен әллә белде, әллә юк. Шүрәле, бүлмәдәге музей майданчыгыннан акрын гына атлап төште дә, малайга таба якынаясы килгәнен сиздерде. Хисси бер этәреш Бәхтиярне күпмедер артка чигенергә мәҗбүр итте. Тукай поэмасында язылганча, кети-кети уйнарга җыена башласа – нишләрсең?

Әмма Шүрәленең килеш-килбәте андый уен белән мавыгырга бер дә охшамаган иде.

– Исем-атың ничек синең? – дип сорады ул, тоныграк тавыш белән.

– Бәхтияр.

– Менә бит, әти-әниең нинди матур исем кушкан үзеңә.

Күрәле, Шүрәле нәкъ кешеләрчә итеп сөйләшә белә икән бит! Саф татарча итеп...

– Шүрәле абый, шулай татарча матур итеп сөйләшергә каян, ничек өйрәндең син?

– Мине, минем әдәби образымны руслар да, яһүдләр дә, французлар да түгел, татар халык авыз иҗаты уйлап чыгарган. Шулай булгач, аңлашыладыр, минем татарча сөйләшә алуым бер дә гаҗәп түгел.

Мондый җаваптан Бәхтиярнең авызы колагына кадәр диярлек ерылды.

– Кешеләр әкияттән башка яши алмый, – дип сүзен дәвам итте Шүрәле. – Әкият аларның тормышын бизәгән, михнәт-хәсрәтләрне җиңәргә өйрәткән. Кешеләр әкиятне югалтса, аларның тормышы кызыксыз булыр иде. Әкиятне сакларга кирәк.

Шүрәленең сөйләгәннәре кызык, мәгънәле иде. Малай, бер дә куркып тормыйча, үткенрәк сорау да бирде әле:

– Әкияттә, кешеләрне кытыклап хәлдән тайдыра, дип язганнар сине. Бу чынлап та дөресме?

– Мин карурманда ялгызым яши идем. Ялгызым. Яшьрәк чакларымда, әйе, күңелне ачар өчен, адашып калган кешеләр белән кети-кети уйнаган чакларым булгандыр анысы. Ләкин мин андый адашкан адәм балаларына өенә кайтыр юлын табуда булыша идем. Үз гомеремдә чебенне дә рәнҗеткәнем юк. Урмандагы сары шөпшәләр оясын да һич тузгытканым булмады. Шуңа аларның мине беркайчан чакканнарын хәтерләмим. Аннары... минем өчен азык хәстәре юк бит.

Көндезен кояш җылысыннан, ә төннәрен ай-йолдыз нуры белән туенып яшәдем...

– Шүрәле абый, сиңа музейда бик күңелсез түгелме?

– Юк. Көндезләрен көнозын кешеләр килеп тора бирегә. Олылар да, мәктәп укучылары да. Менә синең күптән түгел шәриктәшләрең белән килгәнеңне дә яхшы хәтерлим әле. Син мине аркамнан җиңелчә генә сыйпап алдың бит. Мин моны сигнал дип кабул иттем. Һәм ялгышмадым. Менә төн уртасында хозурыма килдең бит. Син, күпне белергә теләвең белән, үзеңнең яшьтәшләреңнән бер баскычка өстен торасың. Күңелең дә яхшылыкта. Шуңа күрә мин синең белән сөйләшүне мәгъкүль санадым.

– Минем үземнең дә бик сөйләшәсем килгән иде.

– Заманыгыз кыекка, хәтәргә таба авышып бара, – диде Шүрәле, ниндидер зур хәвеф турында әйтәсе килгәнен сиздереп. – Ил корабын җил сөрә. Сезне, ягъни татарларны туган теленнән биздермәк, мәхрүм итмәк телиләр. Әнә шул рәвешле сезнең барыгыздан да башка кавем ясарга телиләр, имеш! Моның өчен бөтен астыртын чаралар эшкә җигелгән. Паспортларыгыздан милләт графасы, татар сүзен сызып ташланды. Мәктәп имтиханнары фәкать рус телендә барырга тиеш дигән явыз канун кабул ителде. Казан университетындагы татар теле һәм әдәбияты факультетын кычкыртып яптылар. Ул гынамы, хәтта мәктәпләрдә татар телен –

Тукай телен укытуны атнасына нибары ике сәгатькә калдырдылар. Ата-аналар буза куптармый, алар авызына су капкан. Маңкортлашкан сезнең буын  өстенә афәт, инкыйраз килә!

Кургашын ядрәдәй сибелгән бу сүзләр көлтәсеннән малайның күзләре шар ачылган иде. Ул әйтәсе килгән соравын теленнән көчкә тартып чыгарды:

– Шүрәле абый, сез боларны каян беләсез? Минем өчен искитәрлек хәл бит бу...

– Беләсеңме, углан, минем тылсымлы таягым бар. Менә шуның ярдәмендә мин төннәрен интернет дигәннәренә дә, телевизор каналларына да бик ансат керә алам. Зур илдә нинди вакыйгалар бара, сәясәтчеләр ни кылана да ниләр майтара – мин боларның барысыннан да хәбәрдар. Аңлата алдыммы? 

– Аңладым... Чып-чын фантастикага охшаган бу.

– Фантастика түгел, чынбарлык. «Шовинизм» дигән җенне шешәдән тартып чыгардылар. Аны кире куып кертү, ай-һай, җиңелдән булмастыр. Татарны милләт буларак юк итү омтылышы көчәя бара. Хәзер татар дөньясы зур сынау алдында тора. Иблис коткысына каршы тору өчен татарның көче җитәрме? Туган телне саклап калып булырмы? Аның сихри көчен, камилиятен, әйткәнемчә, ата-аналар аңлап бетерми. Телең бетсә – илең дә, халкың да, милләтең дә чит кавемнәр мохитендә эрепләр юкка чыгачак. Менә шушы хакыйкатьне әти-әниеңә, дусларыңа, шәриктәшләреңә аңлатып бирүдә син илче вазыйфасын башкаручы оран булырга тиешсең. Мин сиңа ышанам.

– Шүрәле абый, безгә бит укытучыларыбыз болар хакында берни дә сөйләми. Нигә шулай икән?

Бу сораулардан соң Шүрәле тагы да ныграк җитдиләнә төште. Әйткәне шул иде:

– Алар эшсез калудан, хезмәт хакларын югалтудан курка. Арада тарих вә сәяси яктан белемнәре сай булганнары да юк түгелдер. Аннары, мәктәп дәресләрендә гел-гел рус тарихы гына яктыртыла. Аларның да күбесе күпертелеп, төрле ялган вә мифларга төреп бирелгән...

– Андый батырлар, кыю җаннар табылса, аларны йә кылыч, йә төрмә көтеп торган. Хәзер дә шулай.
Шүрәленең әйтер сүзләре бетмәгән икән әле. Кинәттән сүзен икенче бер яктан алдырып китте ул:

– Заманыгыз, җәмгыятегез чирле. Мине борчыган нәрсәләрнең, тагын берсе – бүгенге яшь буын компьютер, кесә телефоны ише нәрсәләр кабаласына кереп батты. Менә синең өйдә компьютерың бармы?

– Бар.

– Әйтәсең дә юк, хәзер теләсә кайсы бала шушы зурлар «уенчыгын» иярли, интернетка үрмәли, планшетны йөгәнли белә. Ә кешелек уйлап тапкан иң зур могҗизадан – китаптан, китап уку ләззәтеннән мәхрүм кала, сәнгати һәм рухи байлыкларны үзләштерүдән читләшә, ерагая. Менә фаҗига кайда! Гыйлем өстәү бары тик китаплар аша гына булырга мөмкин.

– Китап укуның файдасы турында Тукай абый бик матур әйткән бит. Шуннан бер өзекне укып күрсәтимме?..

– Яле, углан, сөйләп җибәр, – дип хуплады аны Шүрәле.

Шатланудан малайның күзләре очкынланды, дулкынланып, үзе белгән өзекне яттан сөйли башлады:

– Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам.

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

Була минем юл күрсәтүче йолдызым.

– Сөбханалла, булдырасың бит үзең, – дип сокланды Шүрәле. – Китап кадәр олуг китапны берни дә алыштыра алмый. Син моны яхшы аңлыйсың. Чыннан да, юл күрсәтүче йолдыз кеби бит ул.

Әлеге сүзләреннән соң Шүрәле, кулларын югары күтәреп, кинәт кенә мәҗүси бер талпыныш ясады... Бүлмәнең түшәм һәм диварларыннан четер-четер килеп, пунтирлар сызып, сәер дулкыннар йөгереште. Күз ачып йөргән арада, бүлмә уртасында, тагын бер могҗиза, төнге әверелеш пәйдә булды бу мизгелдә!

Баштарак Бәхтияр, бу хәлгә исәнгерәп, үз күзләренә үзе ышанмыйча тораташтай катып калды: аның каршында хәзер инде Шүрәлекәй түгел, кеше кыяфәтле зат басып тора иде... Күрче, өстендәге пөхтә костюм-чалбарына, ап-ак күлмәгенә тамчы да кер кунмаган. Аякларында ялтыр шиблет бугай. Ә менә маңгаенда... әйе, маңгаенда урта бармак буйлыгы мөгезе генә тырпаеп тора...

Сөйләшүләре дәвам итте. Сүз дилбегәсен, әлеге дә баягы, Шүрәле үз кулына алды. Килеш-кыяфәте генә түгел, аның тавышы да үзгәргән иде. Йомшак-бәрхет тавыш белән янә сөйләп китте:

– Заманалар үзгәрде, кешеләр дә үзгәрде. Бәхет кошын канатыннан эләктерәсе урында, адәмнәр байлык, акча артыннан куа. Хан сарайлары салып, биләмәсен биек коймалар белән уратып, үзенең комсызлыгын ачып сала ул. Үз биләмәсендә генә түгел, хәтта күпкатлы шәһәрләрдә дә тимер ишекләр патшалыгы тантана итә. Күрше күршене белми, чәйгә кунакка йөрешми. Шул да булдымы туганлык, кардәшлек? Гомумән, кешеләр тар карашлы мещанга әверелеп бара түгелме? Кешеләрдә тәкәбберлек, мин-минлек көчәйде. Янәсе, алар булдыра! Ай-һай, артларыннан күбрәк кара эшләре сузылып кала бит: ришвәтчелек, табигать-ананы рәнҗетү, дисеңме... Җирдә бозыклык, җәмгыятьтә явызлык арта. Адәм затларыннан иман, кабилият качып бара. Ә бит бозыклыктан яхшылыкка таба кайту фәкать иман аша гына була ала.

Малай, үз өстенә ташкындай ябырылган бу сүзләрне, өнсез калып тыңлый; Шүрәлене бүлдерергә аның бернинди тәкате, мөмкинлеге юк иде бугай бу минутларда.

Шүрәледән ниндидер галәми энергетика ташып тора булса кирәк. Ул, кул хәрәкәтләре ясап, үзенең сүзләреннә әнә шулай күәт өстәп, сүзен дәвам итте:

– Үзебезнең мәнсезлек аркасында, татар күп кенә милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен югалта бара. Моңа юл куймаска иде бит, фаразан. Җәмгыять белән хакимият законнары түгел, илаһият кануннары идарә итү фарыз. Адәмнәр табигатьнең түренә кирза итекләр белән үтеп керә дә, аны таптый, пычрата, җәберли.

Аларның фани дөньясына шүрәле каргышы түгел, дөньяви табигатьнең каргышы төште. Әнә бит, илләрне, шәһәрләрне су ташкыны баса. Пароходлар бата, самолетлар шартлый. Кешеләрнең сугышлардан туктап торганы юк. Менә шушы гөнаһлары, хаталары өчен адәмнәр өстенә, аларның хәятына күкләр җәзасы җибәрелә түгелмени? Дөньяда күрәзәчеләр күп булган. Алар хәзер дә бар. Мин – күрәзәчелектә алар белән ярышырлык затмын. Күкләр сынавы тукталмастыр.

Ахырзаман ук булмаса да, җиргә һәм кешеләргә вирус афәте ябылырга да бик ихтимал. Тәүбәгә килү булмаса, гади кешеләрдән алып зур-зур түрәләргә чаклы күкләр каршында җавап тотачактыр...

Малай өчен Шүрәленең сөйләгәннәре кызыклы да, гыйбрәтле дә иде. Аның озын-озак монологын ул йотылып, бүлдермичә тыңлады. Чөнки өйдә өлкәннәрнең болар хакында әйткәннәре дә, сөйләгәннәре дә юк бит! Мәктәптә укытучылырның да дәрес планнарыннан узганы юк, бар дөньялары – математика, алгебра, химия, физика һәм башка фәннәр белән чикләнгән.

– Шүрәле агай, – дип күңеленә килгән сүзен, тәэсирләрен әйтеп салды Бәхтияр, – син бит кешеләрдән дә акыллырак, ахрысы...

– Рәхмәт! Синнән мактау сүзләре ишетүемә шатмын.

Малайның күңеленнән горурлык катыш җылы бер дулкын йөгереп узды. Шүрәле, саубуллашасын сиздереп, мондый сүзләрен җиткерде:

– Минем белән төнге музейда очрашканыңны беркемгә дә сөйлисе булма. Бу серебез теш араңнан чыкмасын.

Ярый, киңәшне һәрчак истә тотармын.

Бер мәлне Шүрәле куен кесәсендә актарынырга кереште. Тартып чыгарганы – таяк кебек озынча бер нәрсә иде... Курай, чып-чын курай икән бит! Икенче бер кесәсеннән ак кулъяулык тартып чыгарды. Курайны менә шуңарга төрде дә малайга бирде. Әйтте:

– Тылсымлы курай бу. Быргы шикеллерәк ул. Син аны югалтма, юкса минем тылсымым бетәчәк, юкка чыгачак. Өегез аулак чагында син аңа тының белән өрерсең, мин шундук синең янга килеп җитәрмен. Әңгәмәбез дәвам итәр, иншалла...

Бәхтияр, рәхмәтен әйтеп, кулъяулыкка төрелгән курайны иң әүвәле күкрәгенә кысты, аннары куен кесәсенә чумдырды.

– Ә хәзер мин сиңа иң зур серемне әйтәм, – диде Шүрәле, уң кулын югары күтәреп. – Мин кешеләрдән һәм сәясәттән өстен булачак, өр-яңа баскычта торачак

Шүрәлеләр дәүләте төзергә хыяланам! Идея, максат булу – бу инде ярты юлны узу дигән сүз. Ялган белән яшәү илне һәлакәткә илтә. Ә минем дәүләтемдә гаделсезлек, ялганның эзе дә, тамчысы да булмаска тиеш. Син – минем илчем булырсың. Мин сиңа, угланым, әнә шундый миссия, амәнәт тапшырачакмын.

Барасы юлларың, кыласы гамәлләрең сөттәй ак булсын!

Мин безнең бу очрашудан мәмнүн калдым. Тиздән минем шүрәләләр белән зур киңәшмә үткәрәсем бар. Ярый, җитәр. Шушы урында үзем өчен вакыт галиҗәнабләрен туктатам...

Кинәт бүлмәдәге зәңгәрсу яктылык акрынлап сүнә башлады... Болытлар арасына кереп барган ай һәм йолдызлар үз урыннарына менеп кунаклады...

Ә Шүрәле, үзенең агач сын-сурәте рәвешендә, музей бүлмәсендәге әлеге экспонатлар майданчыгында тын гына мәгърүр оеп, ярым-бөкрәеп басып тора иде.

Рашат НИЗАМИ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев