Логотип Идель
Әдәбият

Нәргизә белән Таңсылу (хыялый хикәя)

Дусларым! Сезгә Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә барган тамашаларда дистәләгән зур рольләре булган һәм шул ук вакытта әле яшь Илфак Хафиз исемле артист инде яхшы таныш. Ә сез аның бер дигән әкиятче, балалар өчен язылган хыялый хикәяләр, шигырьләр авторы да икәнлеген яхшы беләсезме? Мөгаен, юктыр. Илфак үзен төрле өлкәләрдә сынап карый, аның матур-матур гына шигырьләре дә бар.

Дусларым! Сезгә Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә барган тамашаларда дистәләгән зур рольләре булган һәм шул ук вакытта әле яшь Илфак Хафиз исемле артист инде яхшы таныш. Ә сез аның бер дигән әкиятче, балалар өчен язылган хыялый хикәяләр, шигырьләр авторы да икәнлеген яхшы беләсезме? Мөгаен, юктыр. Илфак үзен төрле өлкәләрдә сынап карый, аның матур-матур гына шигырьләре дә бар.

Рифә Рахман.

 

Нәргизә тау битеннән, сайлап кына, берсеннән-берсе матур чәчәкләр җыйды да, зур бәйләмен кочаклаган килеш, әнисенә таба йөгерде. Әллә инде ашыгудан, әллә хуш исле чәчәкләр аның юлын каплаганга, Нәргизә үз алдындагы упкынны хәтерләми калды. Йөгереп барган җирдән аягы ычкынып, аска таба атылды. Куркуыннан гөләндәмен күкрәгенә кысты, күзләрен чытырдатып йомды һәм үзәк өзгеч тавыш белән «Әнием» дип кычкырып җибәрде.

– Тссс...

Тавышка Нәргизә күзләрен сак кына ачты. Ни кадәр генә тырышса да, ул әлегә бернәрсә дә күрмәде. Кинәт бар дөнья тынып, караңгыланып калган иде. Кыз, чәчәкләр исенә төшеп, кулындагы бәйләмне кочагына кысты.

Нәрсә соң бу?! Чәчәкләрнең исләре юк иде.

Бераздан күзләре ияләште. Кыз сул яктагы тәрәзә пәрдәләре аркылы тонык кына ут нурлары сузылганны күрде. Әкрен генә стеналар, шкаф һәм уенчыклары күренә башлады. Кулдагы чәчәкләр бәйләменең йомарланган юрган икәне дә ачыкланды.

Кыз, әллә инде матур чәчәкләрем, чокырга егылуым төш кенәме, әнием, әнием кайда, дип уйлады. Нәргизәне курку басты. Янәшәдәге караңгылык күңеленә шом салды. Күзләренә яшь килде. Ул, чигенә-чигенә, почмакка сыенды. Уенчыклар, аюлар нигәдер елмаеп карамый, ә усал-ерткыч кебек, менә-менә ташланырга тора, карават астында нидер шыгырдап куя иде. Аңа, шкаф эчендә кемдер бар, ул хәзер чыгар да Нәргизәне урлап алып китәр кебек тоелды.

Нәргизә, бу куркынычлардан качарга теләп, күзләрен йомды да юрганын кочаклап елап җибәрде.

– Тсс... Елама инде.

Әллә ниләр ишетелә башлады, дип уйлап куйды Нәргизә. Югыйсә бүлмәдә аннан башка берәү дә юк... Әллә инде шкафтагы теге җен мине шулай тавыш-тынсыз гына урларга җыенамы?.. Кызның күз яшьләре тагын да көчлерәк ага башлады.

– Нәргизә, елама инде.

Ул беразга тынып калды. Кабат як-ягын күздән йөгертеп чыкты, ләкин берәүне дә күрмәде, аннан куркып кына сорады:

– Кем бар монда? Кем миңа эндәште?

– Бу мин.

– Ә кем соң син?

– Белмим.

– Ничек инде белмисең? Минем белән сөйләшәсең, ә үзең исемеңне дә белмисең...

– Белмим шул, – диде үпкәләгән тавыш.

– Ә кайда соң син?

– Синең янда.

Нәргизә куркып китте:

– Кайда?! Нишләп мин сине күрмим?

– Аңа, шкаф эчендә кемдер бар, ул хәзер чыгар да Нәргизәне урлап алып китәр кебек иде.

– Мин качтым.

– Син качышлы уйнарга яратасыңмыни?

– Әйе.

– Мин дә бик яратам.

– Әйдә алайса, качышлы уйныйбыз.

– Юк, мин куркам.

– Нәрсәдән?

– Әнә теге шкаф эчендәге җеннән.

– Анда җен юк бит.

– Ә син аны каян беләсең?

– Беләм инде.

– Әйт инде, кайдан беләсең?

– Шуннан. Минем белмәгәнем юк.

– Юкмы? – дип шаяртты Нәргизә.

– Юк... Мин бу бүлмәдә кайда нәрсә ятканын, әти-әниеңнең исемнәрен – син белгәннең барысын да беләм.

– Мактанчык.

– Мактанмыйм, дөресен әйтәм.

– Миңа ничә яшь икәнен беләсеңме?

– Алты яшь тә бер ай да унике көн...

– Ого...

– Мин әле синең рәсем ясарга яратканыңны да беләм.

– Кайдан?

– Шуннан, дидем бит инде! Синең өйдә ялгызың гына икәнеңне дә, әти-әниеңнең эш буенча тоткарланып кайтып җитә алмавын да беләм.

Нәргизәгә ничектер күңелсез булып китте. Аның, чыннан да, әти-әнисе эш буенча тоткарланганнар иде. Шул исенә төшкәч, күзенә яшь килде.

– Син тагын елыйсың... – диде тавыш.

Нәргизә аңа җавап бирмәде.

– Елама инде, Нәргизә. Син елагач, минем дә елыйсым килә.

– Ә синең нигә елыйсың килә?

– Белмим.

Нәргизәнең күңеле күтәрелеп китте.

– Ә менә, белмисең бит. Бар нәрсәне дә беләм, дигән идең үзең.

Тавышның да кәефе күтәрелде, ахры.

– Әйе, белмим икән. Ә башка бар нәрсәне дә беләм, – аның бер дә бирешәсе килмәде.

– Ничек беләсең?

– Аңа, шкаф эчендә кемдер бар, ул хәзер чыгар да Нәргизәне урлап алып китәр кебек иде.

– Мин бит һәрвакыт синең белән йөрим.

– Һәрвакыт?

– Әйе.

– Нишләп алайса сине моңарчы белмәдем?

– Мин белгертмәгәнгә.

– Ә нигә хәзер белгерттең, нигә минем белән сөйләшәсең?

– Син елаганга.

– Еламыйм бит инде.

– Ярар, сөйләшмәм, – диде үпкәләгән тавыш.

Бүлмәдә тынлык урнашты. Нәргизәнең аны һич кенә дә үпкәләтәсе килмәде. Тик шаяруның ахыры шулай тәмамланды.

– Әй, ишетәсеңме мине? Үпкәләмә инде, мин шаярдым гына. Гафу ит...

Тавыш җавап кайтармады. Нәргизә үз-үзен орышты, нигә алай эшләдем инде, диде. Бу караңгы төндә танышкан бердәнбер дустын рәнҗетүе аның күңелен әрнетте.

– Син кая киттең? Калдырма минем ялгызымны, – дип ялварды ул билгесез җан иясенә. Ул кабат шкафны, аюларны, уенчыкларның усал карашын күрде дә куркып елап җибәрде.

– Тсс...

– Бу синме? – диде Нәргизә, яшьләрен сөртеп.

– Әйе.

– Димәк, син мине ташлап китмәдең?

– Юк, мин сине беркайчан да ташлап китмәячәкмен.

– Чынлапмы?

– Әйе, Нәргизә, – диде тавыш йомшак кына.

– Син минем хакта барысын да беләсең, ә үзеңнең исемеңне дә әйтмәдең.

– Минем исемем юк бит, – диде тавыш моңсу гына.

– Юк? – дип аптырады Нәргизә. – Алайса, әйдә мин сиңа үзем исем кушам.

– Ничек?

– Ничек дип... Олылар кебек. Алар миңа исем кушкан бит. Шуның кебек мин дә сиңа исем кушам.

– Кызык, – дип шатланды тавыш.

– Аның өчен миңа сине күрергә кирәк. Әти: «Кызым, син тугач, сиңа карадык та хан кызына охшаттык. Ә көнчыгышта Нәргизә хан кызы дигәнне аңлата», – диде. Сине күрмичә, кемгә йә нәрсәгә охшатыйм соң?!

– Табарсың әле. Ә мин, сине чәчәккә охшатканнар, дип уйлаган идем.

– Охшатканнардыр инде. Әни миңа гел, чәчәгем, дип дәшә.

– Кызык икән.

– Кызык шул. Күрен инде-е-е-е... Чыгып бас алдыма.

– Чыннан да, күрәсең киләме?

– Әйттем бит инде.

– Ярый алайса, кил әле тәрәзә янына.

Нәргизә, караваттан торып, тәрәзә янына бара, тик берни дә күрми.

– Ач пәрдәләрне, – дип, йомшак кына боерды тавыш.

Нәргизә тәрәзә пәрдәләрен ачып җибәрсә дә, бернинди җан иясен дә күрмәде.

– Кайда соң син?!

– Ә син артыңа кара.

– Нәргизә, борылып, бүлмәне күзәтте, тагын бер ят нәрсә дә күрмәде.

– Син аска кара, Нәргизә, – диде тавыш, һаман да үртәгәндәй.

Шул вакыт Нәргизә идәндә уң кулын күтәргән күләгәсен күрде.

– Син минем күләгәммени?

– Әйе, – диде тавыш. – Мин синең белән бу дөньяга килдем, синең белән яшим. Сиңа исем кушканда да мин яныңда идем. Миңа гына кушмадылар.

– Нишләп? – дип гаҗәпләнде Нәргизә.

– Анысы зурларга гына билгеле инде. Безгә алар белән сөйләшергә ярамый. Алар артык җитди һәм кырыс. Дөресен генә әйткәндә, безгә беркем белән дә сөйләшергә ярамый. Мин син елаганга гына түзә алмадым, юатасым килде дә дәштем.

– Рәхмәт сиңа, күләгәм. Телисеңме, сиңа исем сайлыйбыз.

– Телим.

– Кая әле... Син минем күләгәм. Мин бит сине тәрәзәдән төшкән таң нуры ярдәмендә генә күрдем. Һәм син мине төнге караңгылыктан коткардың, юаттың... Димәк, мин сиңа Таңсылу дип исем кушам.

– Таңсылу? Матур исем! – дип куанды тавыш.

Нәргизә, авызын ачып, рәхәтләнеп иснәнде. Төнге маҗаралар аны шактый арыткан иде. Таңсылу моны күреп:

– Нәргизә, син ят инде, йокла. Ял ит. Ә мин синең йокыңны саклармын. Ә иртәгәсен без синең белән куышлы уйнарбыз.

– Ә син, чыннан да, беркая да китмәссеңме? – диде Нәргизә, ярым йокы аша.

– Юк. Әйттем бит инде, без гел бергә булачакбыз. Тәмле төшләр күрергә язсын сиңа!

Нәргизә тәрәзәгә таба борылган килеш йокыга китте. Ә Таңсылу аның янына ятты да иртәнең матурлыгын күзәтте. Матур да инде аның исеме! Нәкъ шушы таң кебек!

Илфак Хафизов

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият, хикәя, проза, язучылар Илфак Хафизов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев