Логотип Идель
Әдәбият

НӘЗЕР ПЕСИЕ

Гөлназ Исмәгыйлева хикәясе.

Гөлназ Хәмзә кызы Исмәгыйлева 1974 елның 9 гыйнварында Яшел Үзән районы Бакырчы авылында туган. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлагач, Г. Ибраһимов исемендәге татар гимназиясенә математика укыта. 1998 елда Казан шәһәре хакимиятендә яңа ачылган милли эшләр бүлегенә эшкә чакыралар. 2016-2017 елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында милли мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшли. Бүгенге көндә ТР Дәүләт Советында хезмәт куя. Филология фәннәре кандидаты. 
Язмалары төрле басмаларда даими басыла. Гөлназ Хәмзә кызы «Идел» журналы укучыларына да тормышчан хикәясен тәкъдим итә.

 

 

Кызының елаган тавышына уянып китте Алсу. Икенче бүлмәдән юрган астына посып, мышык-мышык елаган баласы тавышы бөтенләй ишетелми дә кебек, тик төнге тынлыкта сулкылдап алган авазларны ана күңеле ишетерлек иде шул. 


    – Балам, ни булды? – дип, кызын кочаклады Алсу.
    – Песи… – диде дә үксеп елап җибәрде сабые. – Песием – иң якын иптәшем иде. Сез көне буе эштә, ә ул гел минем янда. Аның белән эштән кайтуыгызны да сизми кала идем…


    Бер атна элек югалган песие онытылып та бара иде кебек. Юк икән лә… Алсу тетрәнеп куйды. Кайчандыр алар гаиләсенә нәзер песие буларак килеп кергән иде ул. 


    Хатын кияүгә чыккан көннәрен күзалдыннан үткәрде. Иренең бик усал һәм башбаштак мәчесе Алсуны бер дә яратмады. Әллә хуҗасын көнләде, әллә шуның кадәр үз көенә яшәргә өйрәнгән идеме, яңа хуҗабикәнең «тәртип»кә китерүләрен кабул итәргә теләмәде. Билгеле бер урында ашарга, өстәлгә менмәскә, тиешле бер урынга гына тышка чыгарга өйрәтә, имеш. Моңарчы ничек тели, шулай яшәгән булса, хәзер дә кимен куймады. Хуҗабикәгә «һөҗүм» башлавын да искә алсак… Арты белән басып, койрыгы белән бәргәләп тә караумы, шкафка кереп, Алсуның киемнәрен дә туздырып ташлаумы, йокыга талганда гына өй буенча аркылыга-буйлыга чаба башлаулары дисеңме, берсе дә калмады.


Баштарак түзде инде хатын. Ире белән, болай да ныгып җитмәгән араларына песи өчен үпкәләшүләрне өстисе килмәде. Ире дә мәчесе өчен үлеп тора. Ул аның тәртипсезлекләрен дә шулай тиеш дип кабул итә иде булса кирәк. 


Песинең кыланмышларына күпме түзә алгән булыр иде икән, белмим, әмма Ходай юлын ачты тагын. Бәбигә узу белән Алсуны хастаханәгә салдылар. Аннан кайтышка усал мәче өйдә юк иде инде: ире аны әниләренә илтеп куйган булып чыкты. 


Хатын иренең «тач» күчерелмәсе булган кыз алып кайтты. Төс-бите белән генә генә булса бер хәл, икесе дә песиләр ярата бит. Менә бүген дә югалган мәчене сагынып елап ята. Үзе дә инде… Бер атна буе эзләмичә, ваемсыз булырга… Шулай сөйләнә-сөйләнә, икенче көнне алар Мәликәләрен эзләргә тотындылар. «Ап-ак «тайский» токымлы алты айлык песи баласын эзлим» дип, игълан кәгазе дә яздылар, өй тирәләрендә кешеләрдән сораштырырга тотындылар. «Нигә Мәликә исемле?» – дип кызыксынучыларга, популяр җырчы, ак чәчле Мәликә хөрмәтенә, дип аңлатып тормадылар инде… Курчагы да Мәликә, песие дә Мәликә… 


Алсу урамдагы ипи сату киоскына килде. Алмашлап ике татар апасы эшли анда. Берсе гел татарча сөйләшә, елмаеп кына тора, ә икенчесе гел урысча гына сукалый, бераз корырак та тоела. Киоск янында көне буе кеше бетми, әллә ипиләре бик тәмле, әллә кибетчеләре кешеләрне үзләренә тартып тора. Монда кергән кеше ипи алу белән генә чикләнми, кемдер кайгысын сөйли, кемдер шатлыгын уртаклаша.


Алсу да игъланын ябыштырырга рөхсәт сорап, эчкә үтте. Кибетченең усалрагы иде. Тик, Алсу уйлаганча, бер дә усал җавап бирмәде ул аңа. «Песиләрне рәнҗетергә ярамый шул, ияләштергәнсез икән, хайван алдында да җаваплылык тотарга кирәк. Җитмәсә әле, нәзер песие икән», – диде. 


Нәзер песие... Алсуның ни өчен песиләрен нәзер песие дип атау тарихы исенә төште. Кызлары беренче сыйныфка кергән елны булды ул хәл. Алсуның балачактан якын дус кызы кредит алган банктан башта: «Сез Фәлән Фәләнова өчен кредит алуда җаваплылык тотасыз. Кредит түләнми... Бурыч фәлән сум...» – дигән хатлар килә башлады. Аннан эш урынына шалтыратулар, банкка чакыртулар, әгәр дә кредит түләнмәсә (кем тарафыннан, кредит алып акчаны таратучымы, яки ярдәм йөзеннән җаваплылыкка кул куючымы түләвеме, мөһим түгел) хәлнең бик кискен торуын аңлаткан әңгәмәләр... 


Алсу башта бу ялгышлыктыр, дип аптырады. Иптәш кызының бизнесындагы авырлыклар барын белә иде, шүңа күрә аны яклап сөйләде. Тик хәлләр ул уйлаганча түгел иде шул. Иптәш кызының кредитлары бу банктан башка да бар, гомуми суммасы да «авызга сыймаслык», шуның өстенә ул аларны түләргә дә җыенмый иде. Башта кызгандыру, аннан, гомумән, башны «җүләргә салу» алымнары белән ахирәте аны алдады. «Ничек инде егерме ел буе дус булган кеше шулай итә алыр», – дип, Алсу башта ышанмады. Аннан ярдәм сорап, иптәш кызының туганнарына мөрәҗәгать итте. Алар: «Укыган башың белән ник укымыйча документларга кул куйдың? Үзең үлә инде хәзер», – диделәр.


Әйе, Алсу күңеле яхшылыкта булып, зур ялгышлык ясады. Кредитны колачлап бирү башлангач, бизнес өлкәсенә кереп киткән ахирәтенә, уйлап та тормыйча, ышанычлылык документларына кул куйды. Иптәш кызы менә дигән чит ил машинасында җилдерә башлады. Кыйбатлы кием, салоннарда гына чәч ясату, кафеларда гына бәйрәм итү... Кемгәдер бурычың булганда, «юрганыңа карап, аягың суз» дигән гыйбарәне онытмаска кирәклекне дусты белми идеме, әллә белергә теләми идеме... 


Нәкъ шушы вакытта Алсуның холкында үзгәреш булды (әллә тирәндә яткан ныклыгы «уянды»), ул «коллектор», ягъни иптәш кызының банкка бурычын кайтарттыручы профессиясен үзләштерде. Кая гына бармады, кем белән генә очрашып киңәшмәде, нинди генә юллар белән генә иптәш кызына басым ясамады. Бурычларын барыбер түләттерде! Бурыч капларлык акчасы бар үзенең, теләге генә юк иде шул. Шул авыр көннәрдә: «Дустымнан кредитын түләтеп бетерә алсам, кызыма песи алып кайтып бирәм!» – дип нәзер әйтте. 


Кызы беренче сыйныфны тәмамлап, «Соңгы кыңгырау» бәйрәме көне иде. Алсу банктан: «Фәлән Фәләнованың бурычлары калмады», – дигән белешмә кәгазе алып чыкты. Шул кичне ул өенә бер айлык ап-ак йон йомгагы кебек бик матур песи баласын алып кайтты...


Киосктан чыгарга да өлгермәде, игъланны укыган бер апа дәште үзенә. «Бу песи баласын бер атна элек бер әби күтәреп кайтып китте. Бик туңган, курыккан иде ул. Әби ике көнгә бер ипигә килә, без аңа әйтербез», – диде. Алсу сөенеченнән өенә йөгерде. Икенче көнне кызының телефоннан әйткән сүзләрен ишетеп, шактый вакыт эшенә керешеп китә алмый утырды әле ул. 


– Әни, безгә бер апа шалтыратты, – диде кызы. – Ул, песиегез миндә, диде. Адресын язып алдым. Әти кайтуга, без барабыз, яме… 


Кич инде Алсу гаиләсендә шатлыкның ташып торуын күрде. «Юкка гына нәзер песие булып килеп кермәгәнсеңдер» – дип песиен иркәләде. Бу вакыт әле Алсу икенче көнне кызының кулын сындырып кайтасын һәм бер ай буе өйдә утырганда кызларына иң зур иптәш булып, песикәйләре каласын башына да китерми иде...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар әдәбияты әдәбият, хикәя, проза, язучылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев