Логотип Идель
Әдәбият

Офыклар артындагы тылсым

Татар шагыйре Ренат Хариска быел 78 яшь тула.

Егерме беренче гасыр яшьләре 

Сез белемле! 
Белемегез 
ике дөньяны колачлый... 
Уйларыгыз агымына 
Галәм ишекләре ачык. 

Параллель сызыкларның сез 
кисешкәнен дә күрәсез. 
Атом ядрәсе эченә 
өйгә кергәндәй керәсез... 

Теләсә кайсы мизгелдә 
кесә компьютеры аша 
һәркайсыгыз Җир шарының 
һәр ноктасына тоташа – 

табасы килгәнен таба, 
беләсе килгәнен белә, 
ә белгәнен үз сайтына 
зур бер ачыш итеп элә... 

Күзегез төрле гаджетта... 
Утырасыз бөкрәеп. 
Картаеп беткән яшьләр сез... 
Ләкин сездә һич юк гаеп. 

Ә тапкырлау таблицасын 
беләсезме икән яттан? 
Байтлар санын санаганда 
уйланасызмы шул хакта? 

Сез белемле! 
Сокланабыз! 
Белемегез тирән, 
биек... 
Горурланырга да язсын: 
«Сез – иң гакыйль* яшьләр!» – диеп... 

------------------ 
*Гакыйль – русча – мудрый. 


Бир һәм бирмә 

Үгет сатуны яратмыйм, 
ләкин килә сатасы... 
Язмышыңны уйлап, ничек 
үгет сатмый ятасың?!. 

Кунакчыл һәм юмарт татар, 
тузгып, туздырып йөрмә – 
дуслар җаен җайлый-җайлый 
ыштансыз кала күрмә. 

Тотнаклыкта да чама бел – 
саран дип телгә кермә, 
ләкин өч бөек нәрсәне, 
үлсәң үл, ләкин бирмә: 

Бүгенгеңне, Иртәгәңне, 
Үткәннәрең мирасын – 
бирмә хәтта пәйгамбәрләр 
яный-яный сорасын. 

Ләкин, сорамасалар да – 
теләмиме, телиме – 
бир балаңа, оныгыңа 
изге туган телеңне, 

бир урамда йөргән чакта; 
татар телендә макта; 
орышмыйча торып булмый – 
орышканда бир хәтта! 

Татарча сөйләп аш пешер 
һәм ипи кис телемләп – 
кухня теле кадерлерәк 
парламентлар теленнән! 

Бабаңның татар булуы 
синең казаныш түгел. 
Оныкларның татар булып 
яшәве кирәк бүген! 

Ничек татар булыргамы? 
Түбәтәй киеп кенә 
мөмкин микән, мөмкин микән 
«Әпипә» биеп кенә?! 

Эшчән һәм булдыклы татар, 
килеп җитте сәгате – 
тешеңне кысып булса да 
үзгәрт кайбер гадәтең: 

милләттәшеңнән көнләшмә, 
көнләш башка халыктан – 
төпченеп бел: ни өчен ул 
алга киткән, калыккан. 

Барыбыз да: «Бу – начар!» – дип, 
әйтә, күрсәтә белә. 
Үзең начарны яхшы ит 
эшчән кулларың белән. 

Ышанма бөтен нәрсә дә 
барып чыгар дип уңай, 
сакланганны саклармын дип, 
әйткән бит никтер Ходай. 

Ярдәмчел бул һәр кешегә – 
торма милләтен сорап... 
Күпләр синнән дә шуны ук 
сорарга гына тора. 

Сорасалар – әйт, оялма, 
беркемнән дә курыкма – 
безне ярып карадылар 
бик күп тапкыр кырыкка. 

Кыскасы, татар, яши бел 
заман күзенә карап – 
Кичәгеңне, Бүгенгеңне, 
Иртәгәчеңне ярат! 


Дөнья хуҗасы 

Йокыда мин – кеше түгел, 
рух булмый минем тәндә. 
Уянгач та кеше түгел, 
бары тик җанлы бәндә... 
Һәм мин кешегә кирәкле 
сүз әйтәм – башлыйм эшне... 
Менә шул чакта гына мин – 
дөнья хуҗасы, кеше! 

Җәлил һәйкәленә 

Чәнечкеле тимерчыбык буган 
көчле аякларын, кулларын. 
Күз карашы – гареш катларында, 
омтылышы якты, югары. 

Менә-менә очып китәр сыман 
эшкә җигеп рухын-җегәрен... 
Ләкин никтер оча алмый тора – 
нидер тота аны, җибәрми... 

Әйтерсең лә иңнәренә баскан, 
аны үргә кадап калдырып, 
татар халкы зурлык борчулары, 
Казан җире хәтле авырлык. 

Очып китмә, Җәлил, тор шушында, 
каты тотып богау өзеген – 
богау өзегеннән бизәк коеп, 
горурлыгым йөзен бизимен! 

Офыклар артындагы тылсым 

Ярата күр мине, туган җирем! 
Офыкларың артындагы тылсым, 
якты өметләремне ныгытсын, 
җилкендерсен мине, алгысытсын, 
шунда барыр юлым такыр булсын! 
Офыкларым мираж булып чыкса, 
аяк чалып, нәфес мине екса, 
йә тилелек арттан башка сукса, 
зинһар, җайлы калсын ишек тупсаң... 
Берүк озак сагындыра күрмә – 
юксынырга артык ирек бирмә 
күңелемә сары сагыш өрмә, 
кичер мине, гөнаһыма кермә – 
ярата күр мине, туган җирем! 

Ренат Харис 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият уку шигыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев