Логотип Идель
Әдәбият

Өлгермәдем...

"Бу очрашуга Ләйсәнне, һичшиксез, чакырырга кирәк!!!”… Менә бу уйлар минем башымда, колагымда, калебемдә… Очраштык. Әмма син берни дә дәшми, үзеңнең Аллаһтан бирелгән матур буеңны һаман да төз тотып каршы алдың мине.

"Бу очрашуга Ләйсәнне, һичшиксез, чакырырга кирәк!!!”… Менә бу уйлар минем башымда, колагымда, калебемдә… Очраштык. Әмма син берни дә дәшми, үзеңнең Аллаһтан бирелгән матур буеңны һаман да төз тотып каршы алдың мине. Очрашуда сөйләшергә тиешле сүзләрне әйтә алмадым мин дә! Синең тәнең безнең белән булса да, җаның Аллаһ хозурына ашкан иде шул инде…
“Бүген иртән Ләйсән китте бит безнең”

Эшкә килүемә телефонга шушы хәбәр килгән иде. Аяз көнне яшен сугуның нәрсә икәнен аңламаган бәндәгә бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга кыен булды. Кая китте? Ник үзе генә бара? Равил кая? Эшли микәнни? Мизгел эчендә баш мием аша миллион фикер узды. Калтыраган кулларым белән Фәридә апага шалтыратып нәрсә әйткәнемне хәтерләмим дә. “Килимме?” дигән сүз генә истә калган…

Ләйсән белән без аспирантурага укырга кергәч таныштык, бер потокта укысак та, нигәдер ул минем күз алдында булмаган күрәсең. Тулай торакта 3 ел бер бүлмәдә яшәдек.

Ләйсән, мин сиңа бит теге сары дәфтәрне алып киләсем бар әле, хәтерлисеңме син анда язылган сүзләрне? Укырбыз әле бер иркенләп. Әле Кәримнең бәләкәй чагында безгә кунакка килгәч ясаган рәсемен саклап тотам мин, үсте инде, бер очрашкач, күрсәтермен әле. Өлгермәдек шул… Без күп нәрсәләрне сөйләшергә, киңәшләшергә өлгермәдек. Кызганыч, адәм баласының гомере күрешербез, сөйләшербез әле дип планга корылып, әмма тормышка ашырылмыйча үз көенә ага бирә. Син киткәннән соң минем бөтен дөньяга кычкырасым килде: “Утырмагыз әле вацапларыгызга багынып, җанлы аралашуларга ни җитә икән”, дип!!!

Ай, аптырый идең, Ләйсән, аяк киеме алыштырып: алып кайта кибеттән яңа сапоги, берничә кигәч, кимчелеге килеп чыга да, кире илтеп, башканы ала идең, һәм шулай берничә тапкыр. Көлешә идек: “Менә ничә сапогиең булды, ә мин әле һаман бер белән йөрим”, дип. Сиңа бар да гел хәерле килеп тора иде, Ләйсән, әйеме?!? Везущий диләр руслар. Әле менә уйлап утырам да, везущий булмагансың, тырыш һәм акыллы булгансың син. Һәр эшең төптән уйланылган һәм зур тырышлык куелган булган! Алар сиңа балачактан ана сөте белән сеңгән. Бану апа сез фатир артыннан йөргән чакта, “Сәгатьләп үстердем мин ул баланы”, дигәне хәтердә. Мин катнашып йөргән идем фатир мәшәкатьләре белән йөргәндә; борчулы да, күңелле дә, азрак киеренке дә иде ул чакларың синең. Бар яктан да килгән идең, Ләйсән. Синең турыда хәзер, кем белән генә сөйләшсәң дә, бер кимчелеге юк иде, дип искә ала. Үрнәк ана, үрнәк хатын, үрнәк туган, үрнәк бала, үрнәк дус, үрнәк хезмәткәр идең син! Һәм көчле булгансың! Шулкадәр көчле, хәтта без белмәгән ихтыярың булган синең! Шулкадәр авыр йөкне эчтә саклап йөреп кара әле син!

Теге вакытта, син китәргә ярты ел кала, очрашкач сөйләшкән сүзләрне ник диктофонга яздырмадым икән. Мин шул 3 сәгатьне тагын синең белән утырыр идем. Бу – кызганыч, соңгы очрашу булган шул…

Мин синең лепер-лепер килгән авыз читләреңне бер дә онытмам. Елмайганда, эчтән көлгәндә сиңа гына хас лепердәү иде ул. Күпләр сине шулай истә калдыргандыр дип уйлыйм. Хәтерлисеңме, “Миләшкәем”не, Ләйсән?!? Бүлмә уртасына басып, син гармунда уйнап, мин шул җырны җырлаган идем… Актив идек инде, кайларга гына бармадык, концерты да, театры да, дискәтүкләре дә калмады. Сәхнә артларына кереп, артистлар белән дә аралашып чыга идек. Анда кереп йөрүләр каушау, оялу, читенсенүләр белән уралган булса да, тышка һич кенә тышка чыгарырга ярамый! Без икәү бит янәсе! Әле гаиләләребезне калдырып, икәү концертка йөрдек бит. Соңгысында тагын, яшь вакытларыбызны искә алыйк әле дип, сәхнә артына кердек. Әйтерсең теге вакыттагы чытлык кызларның бернәрсәсе дә үзгәрмәгән!.. Күп әйбер үзгәргән булган инде ул чакта… Син көчле рухлы булуың аркасында аны беркемгә дә сиздермәгәнсең генә…

Сары дәфтәр… ул безнең өстәл дәфтәре иде. Кем кая китә, ни эшли – барысы да шунда языла бара иде. “Аха, Ләйсән тагын өйдә түгел, карыйм әле… Апаска киткән икән… Бүген Фәридә апада куна икән…”. Тулай торактагы күршеләр белән булган кызыклы хәлләр дә шушы дәфтәрдә калды, синең белән булган шат вакытлар да шул дәфтәрдә калды. Үзеңә күрсәтеп өлгермәсәм дә, туган көнеңдә Бану апага алып кайтып укытырмын әле, дигән идем… Аңа да өлгергәнмен… Ышанам, сез бергә! Сезне бик нечкә кыллар бәйләп тора иде… Бану апаның сине озатканда бер сүзе булды: “Ничек яшәрмен синнән башка?”… Мәгънәсенең тирәнлеген 2 ай 17 көннән соң аңладык, яши алмады Бану апа синсез. Нишләсен ул анда миннән башка дигәндер, җаныем…

Бүген синең туган көнең! Әмма Равилең һәм балакайларың – улларың – бүген синнән башка, синсез! Без дә бүген сиңа телефонга шалтырата алмыйбыз. Менә шушы хатны язабыз. Ләкин серләрне чишмим, Ләйсән, алар теге сары дәфтәрдә калдылар.

Без синең өчен догада, дустым! Бүген безнең сиңа иң кыйммәтле бүләгебез шул!

“Бу очрашуга Ләйсәнне обязательно чакырырга кирәк” диеп план корганда, сиңа инде ул очрашу кирәк булмаган. Фәридә апаны җибәрдең. Әгәр Фәридә апа килмәгән булса, мин синең белән саубуллашмыйча да калган булыр идем… Әллә шуны сизеп, минем янга Фәридә апаны җибәрдең инде, Ләйсән???

Йә Раббым, Синнән сыгынып сорыймын: безгә синең Фирдәвес җәннәтләреңдә очрашырга насыйп итсәңче!!!

 

Айгөл Биктимирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев