Логотип Идель
Әдәбият

ОҖМАХ КАТЫНДА

Зиннур Хөсниярнең бер пәрдәлек комедиясе.

Зиннур Хөсниярнең  бер пәрдәлек комедиясе.


Унҗиденче каттагы өч бүлмәле фатир. Моңарчы авылда яшәгән хуҗалар аны күптән түгел генә ипотекага алган. Читлеккә ябылган кош тотып күрше ире керә.

Хәбиб. Нәрсә күтәреп йөрисең, күрше?


Күрше. Оҗмах кошы!


Хәбиб. Нинди оҗмах, нинди кош?


Күрше. Ничәнче катта яшәгәнегезне белмисезме әллә?


Хәбиб. Унҗиденче, беләбез, Аллага шөкер! 


Күрше. Аллага шөкер генә түгел, аңа бик якын да. Аеруча Ходайның фәрештәләренә якын. 


Хәбиб. Без бу фатирны әлеге каттан ипотекага алдык лабаса?!


Күрше. Күкнең унҗиденче катыннан теге дөнья башлана! Кая куйыйм бу оҗмах кошын?


Хәбиб. Балконга чыгар, күршекәем, балконга!

Күрше ире читлекне балконга чыгарып куя да үзе ишеккә юнәлә. Балконнан кош сайравы ишетелә башлый.
 

Хәбиб. Люция! Карчык! Кил әле монда!


Люция чыга.
Люция. Балалар йоклый! Кычкырма шул хәтле!


Хәбиб. (балконга төртеп күрсәтеп). Бар, чыгып карале!


Люция балконга чыгып керә.


Люция. Аста шәһәр, йортлар, кешеләр, трамвайлар,  без бик өстә!


Хәбиб. Өстә шул! Тагы нәрсә күрдең?


Люция. Нәрсә күрим?! Катаракт бит минем!


Хәбиб. Алайса күрмәгән инде бу!


Люция. Мин күрмәгәнме?! Синең белән илле ел эчендә күргәннәрне сөйләсәмме!


Хәбиб. Күп сөйләшергә дә ярамый монда!


Люция. Ник сөйләшүдән тыясың әле син мине! Шәһәр бабае булдым дигәч тә! Мин дә шәһәр әбие хәзер!


Хәбиб. Без хәзер шәһәрнеке дә, авылныкылар да түгел инде, карчык! Бетте!


Люция. Нәрсә бетсен! Башлана гына әле!

Хәбиб. Унҗиденче катта без!!!


Күрше хатыны попугай читлеге тотып керә.


Люция. Монысы да оҗмах кошымы?


Күрше хатыны. Оҗмах кошының ниндие генә әле! Сезгә Ходай бүләге бу!  Ә сез чынлап та күкнең җиденче катында! Безгә унбишенче каттан гына эләкте! Ирем тәмәкесен телеграмм баганасының башына басып сүндерә.


Люция. Телеграмм баганасы биек була бит инде ул!


Күрше хатыны. Сезнеке шикелле үк түгел инде. Сез күкнең җиденче катында!


Люция. Нинди җиде?! Унҗиде диген!


Хәбиб. Дөрес әйт, җиде!


Люция. Оныттыңмыни! Унҗиденче каттан фатир алганыңны?!


Хәбиб. Җиденче!


Люция. Унҗиде!


Хәбиб. Җиденче!


Люция. Хәбибрахман, нинди җиде булсын! Без кичә ген авылдан шәһәргә күченеп килдек! Унҗиденче каттан ипотекага алган яңа фатирга!


Хәбиб. Җиде!


Люция. Унҗиде!


Попугай тавышы. Җиде! Җиде!


Хәбиб. Ышанмаса, тыңла.


Люция. Абау, әллә чынлап та җиде инде! 


Попугай тавышы. Оҗмах катында!

Люция. Кара монысы да оҗмах каты дип сөйли! 


Хәбиб. Әнә, ничек матур сайрый оҗмах кошлары, ә, карчык! Ну эләктек без! Аллага шөкер!

Люция. Тыңлыйм, күзләремнән яшь агыза-агыза тыңлыйм.


Хәбиб. Күз яшьлреңне агызмасаң да ярый. Монда боларга ошамый икән дип, куып чыгарырга мөмкиннәр. Тәмуг капкасы да ачык ди анда! Тыңла син! Тыңла!
 


Тыңлыйлар. Кенәри сайраган тавыш ишетелә.
 


Люция. Чыпчык чыркылдый. Нәкъ авылдагы шикелле!


Хәбиб. Без авылдан шәһәргә күченеп килмәдек!


Люция. Абау, хәтере! Кичә генә күченеп килдек!


Хәбиб. Без синең белән... карчык, үлдек... үлгәнбез, гүр иясе булганбыз... аяк сузганбыз, җан тәслим кылганбыз да оҗмахка эләккәнбез!


Люция. Хыялланма, карт җүләр!


Хәбиб. Тыңла! Чыпчык түгел бу.


Люция. Һай, Аллам, чынлап та чыпчык тавышына охшамаган шул сайравы? 


Хәбиб. Кош!


Люция. Кош икәнен үзем дә ишетәм! 


Хәбиб. Оҗмах кошы!


Люция. Оҗмах кошы?! Абау, Хәбибрахман, без чынлап та җан тәслим кылганбызмыни?


Хәбиб. Һәм оҗмахка эләккәнбез!


Люция елый башлый.


Люция. Безне өчен ипотеканы кем түли инде хәзер!


Хәбиб. Түләми.


Люция. Һай, Аллам, гөнаһлы булдык! Гомер буе кеше әйберенә кул сузган булмады, намуслы гомер кичердек!


Хәбиб. Кешенеке түгел ул, хөкүмәтнеке!


Люция. Барыбер караклыкка керә инде. Хәзер бурычлы булып калыйкмы?


Хәбиб. Түләмибез.


Люция. Бурычлы булсак, бу оҗмахта озак тотмаслар!


Хәбиб. Тотарлар! Әйтте бит!


Люция. Кем нәрсә әйтте дисең, Хәбибрахман? Мин ишетми калдым бугай?..


Хәбиб. Ишеттең! Икәү бергә тыңладык! Күрәсең, син төшенеп кенә җитмәгәнсең. Телевизордан зур түрә: «Рәхәт тормыш сезгә теге дөньяда әзерләп куелган!» – диде.


Люция. Шуларга ышанып утырсаң! Алдый бит алар!


Хәбиб. Нишләп алдасыннар! Менә мондый биек йортны тикмәгә генә салганнар дип уйлыйсымы? Безне, гади халыкны, оҗмах катына якынайту өчен тырыша партиябез!


Люция. Әәә, мин дә ишеттем бит аны! 


Хәбиб. Надан, сиңа озак барып җитә! 


Люция. Монда, оҗмахта да, мине аңгыра чыгарып утырасыңмы?!


Хәбиб. Тс-ссс!


Люция. Нәрсә ата каз кебек ысылдаган буласың?!


Хәбиб. Шыпырт дим мин сиңа!


Люция. Тыйма мине!


Хәбиб. Фәрештәләр ишетсә!


Люция. Ипотеканы түләмәсәк, ул фәрештәләр гафу итәрләр дип уйлыйсыңмы безне?!


Хәбиб. Тәүбә итсәк, итәрләр!


Люция. Юк! Син теләсә нишлә! Мин кире кайтам!


Хәбиб. Җир астыннан юллар юк!


Люция.  Ә мин әйтәм, аңлатам: ипотека түлисе бар әле безнең! Кире чыгарыгыз дим! 


Хәбиб. Хәер... Алай дисәң, кире кайтарулары да бар.


Люция. Шулай дисеңме?


Хәбиб. Алар бергә бит!


Люция. Аңлатыбрак сөйлә әле! Кемнәр бергә?


Хәбиб. Түрәләр белән фәрештәләр.


Люция. Шулай ук микәнни?


Хәбиб. Оныттыңмыни, түрәләрне бер гөнаһсыз фәрештә кебек йөргәннәрен? 


Люция. Ә, аны әйтсең икән...

Хәбиб. Әйтәм шул!


Люция. Йә, нишлибез!


Хәбиб. Барыбер безгә гөнаһлардан арынырга кирәк. Шулай итсәк? Бәлки әле?


Люция. Тәүбә итәрлек гөнаһ кылганым юк, Аллага шөкер! Хәер, шул ипотеканы түләмәүдән башка инде...

Хәбиб. Без монда гөнаһлы дөньядан килдек. Бер дә гөнаһсыз булмас, карчык. Әйдә, тәүбә итик. Мин башлыйм.


Люция. Йә алайса...


Хәбиб. Люция, мин синең каршыңда гөнаһлы! 


Люция. Хыянәт иткәнсеңдер инде?!


Хәбиб. Нигә, ул бик зур гөнаһ бит!


Люция. Мин итмәгән дип уйлыйсыңмы әллә?

 
Хәбиб.  Ә мин өч мәртәбә бит!


Попугай. Бер, ике, өч!


Люция. Синеке күбрәк икән шул. Мин бер генә тапкыр.


Попугай. Бер булса да, бик берәгәйле булды! 

Люция. Бу чынлап та оҗмах кошы ахры. Барысын да белеп тора, ләгънәт!


Попугай. Ләгънәт! Ләгънәт!


Хәбиб. Алайса, син башла!


Люция. Хәтерлисеңме, үзеңне шәһәр советы... 


Хәбиб. Аңладым! Дәвам итмә! Бу гөнаң түгел! Гөнаһ кылмасаң, депутат булып булмый торган дөньядан килдек!


Попугай тавышы. Гөнаһ кылмасаң, депутат булалмыйсың! Булалмыйсың!


Люция. Әәә , дөрес икән, әнә. Алайса, син башла.


Хәбиб. Мин дә шулай дип уйлыйм. Исеңдәме, балдызның туена бардык. Күршеләр белән кара-каршы утырдык.


Люция. Бик яхшы хәтерлим.


Хәбиб. Шулчакта мин күрше хатынының йөзенә туры итеп карадым. Чибәр иде ул бик. Ире көнләште дә әле.


Люция. Әәә! Исемдә. Исемдә! Аның каравы ул көнне өйгә кайткач, төне буе йокламадык!


Хәбиб. Йокламадык шул.


Люция. Син шуны гөнаһка саныйсымы?


Хәбиб. Күрше хатынына кызыктым бит! 


Люция. Шуннан соң безнең тугыз айдан Сабитыбыз дөньяга килде! Әле әйттең дә шаяртып кына: төне буе сине күрше хатыны дип уйлап чыктым, дидең. Шаяртырга ярата идең бит син бик тә.


Попугай тавышы. Мин сине күрше хатыны белән бутадым! Күрше хатыны!


Хәбиб. Анысы шулай да шулаен...


Люция. Бала табу гөнаһка саналмый! Утырма башыңны катырып!


Хәбиб. Шәһәр советы депутаты дисеңме әле?


Люция. Сайланып йөргән вакытлары дим.


Хәбиб. Дөрес әйтәсең, мин нәкъ шул чакта сиңа хыянәт иттем.


Люция. Иии, хәчтерүш, мактанып утырган була тагы! Синең ул чакта өйгә кайткач, кыл кыймылдатырлык та хәлең калмый иде.


Хәбиб. Калмас та. Көне-төне электорат хатыннары белән эшләп кайткач. Алайса, син әйт гөнаһыңны!


Люция. Әйтмсәң булмый микән аны, Хәбибрахман?


Хәбиб. Ул инде гамәл дәфтренә язып куелган. Монда берни дә яшереп булмый барыбер...


Люция. Алай дисәң генә инде...


Хәбиб. Сузма.


Люция. Мин бит бер генә мәртәбә!


Попугай. Бер булса да бик берәгәйле! Бик берәгәйле!


Хәбиб. Ишетәсеңме? Ни ди оҗмах кошы! Барыбер син аны әйтергә тиешсең!


Люция. Әйтсәм, әйтим инде алайса. Һаман да шул синең депутат булам дип йөргән чаклар... 

Хәбиб. Йә, йә? Кем белән хыянәт иттең миңа?


Люция. Кем белән дип инде...


Хәбиб. Әйтсеңме, юкмы?!


Люция. Сине сайласыннар дип инде...


Хәбиб. Әйт!


Люция. Электорат белән, Хәбибрахман, электорат ирләре белән...


Попугай. Электорат! Электорат! Ха! Ха!
Көлкеле музыка. Балконнан кенәри сайраган тавыш ишетелә.


Хәбиб. Ишетәсеңме?


Люция. Ишетәм, Хәбибрахман, ишетәм.


Хәбиб. Мине депутат итәргә тырышканың өчен син гафу ителәсең!


Көлкеле музыка.


***


Сабит белән Халисә.


Сабит. Төш күрдем, Халисә.


Халисә. Тагын яман төшме инде, Ходаем?!


Сабит. Әйбткә юрыйк.
Халисә. Йә?


Сабит. Мин депутат булам!


Халисә. Сабит! Бу бит! Бу бит гениаль төш! Ә син борыныңны салындырып утырган буласың!

Сабит. Сайлау вакытында синең ярдәм кирәк була, Халисә!


Халисә. Сине депутат ясау өчен мин айга менәргә әзер, Сабитым!


Сабит. Шулай дисеме, Халисә? Рәхмәт сиңа, Халисә!


Халисә. Электорат белән үзем эшлим! Борчылма, рәхәтләнеп эшлим! Кайнана рецептларын язып калдырды!


Көлкеле музыка.


***


Шул ук күренеш. Хәбиб белән Люция.
 

Хәбиб төенчек актарып утыра. Аннан алтын чылбыр, кулоннар, балдак-йөзеклр алып, өстәлгә тезә.


Хәбиб. Ник үзең белән алдың боларны?!


Люция. Киленгә калдырасым килмәгәнгә!


Хәбиб. Болар өчен монда җавап тотасы була бит!


Люция. Бергәләп тотарбыз! Син алып бирдең бит аларны!


Хәбиб. Люция! Ни сөйлисең син! (Ишектә кыңгырау тавышы.) Әнә, сорау алырга киләләр дә!


Люция. Ә син үзең белән нәрсә алдың соң? 


Хәбиб. Буш кул белән килдем мин!


Люция. Ә алтын тешең?


Хәбиб. Харап булдык! Салып калдырырга онытканмын бит!


Фәрештә керә. Канаты бар, полиция фуражкасы кигән.


Фәрештә (Люциягә). Син чыгып тор! 


Люция чыгып китә. Фәрештә яшел тышлы дәфтәрне актара.


Фәрештә. Йә, Хәбибрахман Сәләхетдин углы, килдеңме?


Хәбиб. Килгән идек шул.
Фәрештә. Тәмугка элгергә телисеңме, оҗмахкамы?


Хәбиб. Мин пенсиягә кадәр профком рәисе булып эшләдем.


Фәрештә. Аның монда ни катнашы бар?


Хәбиб. Мулла әйтте, түрәләр туп-туры оҗмахка диде.


Көлкеле музыка.


Фәрештә. Һе, мулла әйтсә, хак әйтә инде ул.


Хәбиб. Үзебезнең авыл мулласы, бик ышанычлы ул, үз кеше булгач.


Фәрештә. Муллалар хак сүз генә сөйли инде алар.


Хәбиб. Мин дә шулай дип уйлыйм. Гомер буе исереп аунап яткан бер кеше иде. Ходай аннан бер дә бер көнне мулла ясады да куйды. Эчен дә киметте шуннан соң. Шул ашка барганда гына инде, самавыр борыннан салып бирә идек. Ну тәмәкесен сразы ташлады түлке!


Фәрештә. Димәк, Ходай Тәгалә аның башына акыллы уй салган!


Хәбиб. Алайса мин турыдан-туры оҗмахкамы?


Фәрештә. Кылган гөнаһлары булмаса инде. Укып бетерим әле гамәл дәфтәреңне.


Хәбиб. Мин колхуалланы беләм!


Фәрештә. Намаз укымагансың икән? 


Хәбиб. Менә калага күченеп килгәч, иң беренче эшем итеп намазга утырырмын дигән идем!


Фәрештә. Яхшы ният бу, әлбәттә. Алайса ары киттек. Байлыкларыгыз?


Хәбиб. Әллә нәрсә юк инде! Хатын гына ялгыш бар алтыннарын төяп килгән. 


Алтын бизәнү әйберләрен чыгарып тезә. Алар бик күп һәм бик матур. Кояш яктысында йолык-йолык киләләр. Фәрештә сокланып карап тора-тора да, аннары, түзә алмыйча, аларны берәм-берәм тотып, иснәп, тешләп карый. Кояш яктысына куеп тикшерә.


Фәрештә. Боларны конфисковать итргә туры килер!


Хәбиб. Ничек? Монда да бармыни ул андый закон?


Фәрештә. Закон кайда да бер!

Попугай тавышы. Закон! Закон!


Көлкеле музыка.

Фәрештә алтыннарны капчыгына җыеп сала.


Хәбиб. Закон да, закон ди бу. Монда тәртип каты ахрысы?.. Карале, тауриш фәрештә! Ә минем алтын тешне нишләтәбез?


Фәрештә. Суырабыз! Ярамый монда байлык белән килергә! Закон!


Хәбиб тешен тартып карый. Ул чыгарга теләми.


Хәбиб. Слушай, тауриш фәрештә, ярдәм ит әле!

Фәрештә келәшчә ала. Авызын ачтыра. Суырып карый. Тик теш бирешми. Азапланып бетәләр, әмма суырып ала алмый. Хәбиб, авыртуга түзә алмыйча, аннан кача. Тегесе артыннан куа.


Попугай тавышы. Тауриш фәрештә! Тауриш фәрештә!


Фәрештә. Ярар, монысы калсын инде! Зур байлык түгел әллә ни.


Фәрештә балконга кереп, теге читлектәге кошны күтәреп чыга.


Хәбиб. Әй, слушай, кая алып барасың безнең оҗмах кошын!


Фәрештә. Оҗмахка эләгүчеләр арасында син бер үзең генә дип белдеңме әллә?


Хәбиб. Ә?


Фәрештә. Бу йорт егерме дүрт катлы!


Чыгып китә.

Көлкеле музыка.

Люция чыга.


Люция. Кая фәрештә?


Хәбиб. Очты!


Люция. Ничек очты?


Попугай тавышы. Очты дигәч, очты инде! И, надан хатын!


Люция. Нәрсә ди ул?!


Хәбиб. Сине мактый.
Люция. Ничек мактасын! Надан ди бит?! 


Хәбиб. Оҗмахта начар сүзләр, киресенчә, яхшы мәгънсендә кабул ителергә тиеш!


Попугай тавышы. Яхшы мәгънә! Яхшы мәгънә!


Люция. Сөйләшә белә торган карга алайса!


Попугай тавышы. Карга! Карга! Каргалар очты! Фәрештәләр очты!


Хәбиб. Очты шул! Миннән сорау алып бетерде дә! Башка каттагыларга менеп, алардан да сорау аласым бар, диде дә...


Люция. Һай! Каравыл! Каравыл! Алдаганнар бит безне, Хәбибрахман!


Хәбиб. Шулай дисеме, карчык?


Люция. Точно әйтәм! Аферист булган ул! Әйдә полициягә заявить итик тизрәк!


Попугай тавышы. Каравыл! Каравыл! Полиция! Полиция! Әй, ментлар! Килегез тизрәк!


Хәбиб. Стоп! Хәтерлисеңме, аның башында милиция фуражкасы бар иде бит!


Люция. Бар иде шул!


Хәбиб. Фәрештләрнең полициясе булгандыр ул!


Люция. Тузга язмаганны сөйләмә! Точно мусор булган ул!


Попугай тавышы. Мусор! Мусор!


Хәбиб. Оныттыңмыни авыл мулласыны вәгазьдә ни сөйләгәнен?


Люция. Онытмадым, нишләп онытыйм ди! Андагы тәртипне махсус фәрештәләр саклап тора ди! 


Хәбиб. Бәлки, ул шул махсус фәрештә булгандыр да инде!


Люция. Шулай дисеңме, Хәбибрахман? (Сандыгын актара.) Син мондагы барлык алтын әйберләремне биреп бетермәгәнсең ич әле! Ай Аллам, гөнаһлы булдык!


Хәбиб. Борчылма! Алар бер генә түгелдер әле. Мондагы тәртипләр Җирдәге кебек, диде ул миңа. Прокурор фәрештә бардыр, судья фәрештә!


Люция. Ә, ие шул, Хәбибрахман! Салым җыючы фәрештә дә булса әле, име бит?


Хәбиб. Аларсыз булмас инде ул.


Люция. ЖКУдан управдом фәрештә, газовик фәрештәләр...


Хәбиб. Бу оҗмахлары бигрәк якты. Электрик фәрештәләре дә бардыр дип уйлыйм мин, мәсәлән!


Попугай тавышы. Управдом фәрештә, электрик-фәрештә, газовик-фәрештә, сезнең күршеләрдә дә фәрешәтәләр!


Люция. Нәрсә ди ул?


Хәбиб. Игътибар итмә! Белеп әйтми ул!


Попугай тавышы. Белми! Белми! Белмиләр!

 
Хәбиб. Люция, Люция дим...


Люция. Әү, Хәбибрахман?


Хәбиб. Ә хур кызлары кайда икән соң?


Люция. Мин үзем дә монда эләккәннән бирле хур егетләре эзлим.


Попугай тавышы. Хур кызлары! Хур кызлары! Кайда сез?!

Көлкеле музыка.


Фәрештәнеке кебек итеп иңбашларына каз каурыйлары-канатлары куйган фәрештә кыяфәтендәге күрше хатыны керә. Ул өй борынча йөреп очынып йөри башлый. Нидер эзли.


Хатын-фәрештә. Алтыннарыгызны яшереп калдыргансыз бугай! Баш фәрештә бик ачулы сезгә!


Люция. Бирәбез, бирәбез! Зинһар, ачулана күрмәсен безгә!


Сандыкны актара башлый.


Люция. Туктале, тауриш фәрештә! Ә нишләп оҗмах кошлары сайраудан туктады соң әле?


Балкон ягыннан, тәрәзәдән күрше ирнең исерек тавышы ишетелә.


Ай түгәрәк, ай түгәрәк,

үрелеп алам балконнан. 


Күпме байлык җыйдык инде

Ошбу йортның халкыннан.


 

Хәбиб белән Люция икесе бергә. Әәә?


Попугай тавышы. Әй, алкаш! Ник минем башка тәмәке төпчегеңне ыргытасың?!


Хатын-фәрештә. Зинһар, тынычланыгыз! Моны үгез-фәрештә җырлый!


Хәбиб. Аһ, аферистлар! Хәзер чукындырам бит!


Ир тавышы. Урра! Гол! Тәки керттеләр бит! Вәт, молодцы!


Попугай. Үгез-фәрештә! Үгез-фәрештә! Урра! Гол! Безнекеләр кертте! Тегеләргә керттеләр!


Люция (хатын-фәрештәгә таба бара.) Аһ, хәзер мин сине, карак хатын!
 


Хатын-фәрештә, иңбашындагы каз канатын каерып алып, кулына тота да, шуның белән айкана-айкана, йөгереп чыгып китә.
 


Көлкеле музыка.

Тәмам.

Зиннур Хөснияр
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар әдәбияты драматургия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев