Логотип Идель
Әдәбият

Өмет (хикәя)

Иртәнге өчләр булуына карамастан, урамда рәхәт – җәйге һава җылы. Кайдадыр якында гына бакалар үзләренчә сайраша, чырык-чырык кызлар көлгәне ишетелә.  Бүген төнлә нәни Кәрим тагын йоклый алмады – әллә эче авыртты, әллә тешләре чыгып килә – һич тынгы бирмәде.

   Алсу Шәһит кызы Зиннурова. Нурлат шәһәрендә туып үсә.  Казан кооператив институтын кызыл  дипломга тәмамлагач, Казан дәүләт университетының икъдисад бүлегендә магистратурада белем алган. Журналист. Буш вакытларында фотога төшерә, гитарада уйный.

Иртәнге өчләр булуына карамастан, урамда рәхәт – җәйге һава җылы. Кайдадыр якында гына бакалар үзләренчә сайраша, чырык-чырык кызлар көлгәне ишетелә. 
Бүген төнлә нәни Кәрим тагын йоклый алмады – әллә эче авыртты, әллә тешләре чыгып килә – һич тынгы бирмәде. Йорт каршындагы утыргычта әнисенең кулында бераз тирбәлгәч кенә, тынычланды. 
Иртәнге якта гына татлы йокыга талган Әлфияне Әхәт абзый:
– Кызым, тор! Әйдә, озат әтиеңне! – дип уятып маташса да, йокысыннан айнымаган Әлфия, аңлар-аңламас хәлдә иде. 
Әтисе әле төнгедән кайтты гына кебек иде. Бу вакытта йокларга тиеш, нишләп хафаланып каядыр җыена?..
Әхәт абый барып оныгының кулларын тотып карады, битеннән үпте, кызын кысып кочаклады да чыгып китте:
– Ишекне берәүгә дә ачма! Капкаларны ябып куй! 
Уяулы-уяусыз Әлфия өстәлдә торган савыттан яңа сауган сөтне стаканга салып эчте дә тагын нәние янына кереп китте. 
Бала тәмләп йоклый. Кечкенә әле. Бар эше – ашау да йоклау, көйсезләнеп алу. 
Иртәнге тугызларда шау-шу килгән тавышка Әлфия, сикереп торып, тәрәзә каршына килде. Урам тулы халык. Ашыгалар, каядыр чабалар. Тиз-тиз генә ни булганын белеп кермәкче иде дә, әтисе чыгып йөрергә кушмагач тукталды. 
Өстәлләрне җыештырды, мичкә ипи салды да, Әлфия көзге каршына килеп басты. Ай сылу үзе. Чәчләре озын. Толымнары калын. Ә туздырса, дулкын-дулкын булып таралалар да бөтен тәнен каплыйлар. Гәүдәгә ул артык зур түгел. Туфлиләрен киеп куйса да, буе чак кына була. 
Ә күзләре!.. Күзләре гел елмаеп тора сыман, зур зәңгәр күзләр. Кайчан карама, алар нур сибә. Күзләре генә түгел, иреннәре дә һәрвакыт елмая аның. 
Көрән чәчле, зәнгәр күзле кызлар сирәк була, Әлфия – шуларның берсе. Мәктәптә укыганда авыл егетләре аны күп озатты. Әлфиянең дус кызы артыннан да күпләр йөрде. Анысы янып тора торган кызгылт-сары чәчле, коңгырт күзле Асия иде. Асия Әлфия кебек авылда калмады. Мәктәпне бетерүгә үк калага качты...
Ул аның хакында уйлап торганда, берәү тәрәзәгә шакыды. Бу дөбердәүгә бала кычкырып елый башлады. «Көпә-көндез ник шулай куркытып йөриләрдер инде? Юньсезләр! Беләләр ич өйдә бала барын. Әкрен генә шакып йә булмаса кычкырып дәшә алалар бит», – дип үз-үзенә сөйләнде Әлфия. 
Ишектә – иренең дусты Сабир иде.
Бер секунд эчендә башыннан әллә нинди куркыныч уйлар йөгерде. Курку, дулкынланудан кызарып чыкты.
– Син әллә хәзер генә торып килүең? Дөньяда ни барын белмисең дә ахрысы?.. – диде егет.
– Ни булган? Рөстәм беләнме? Әтиме?    
Хатынның тавышы калтырый төште.
– Тыңла, каушама, курыкма! Бар да әйбәт булачак. Тик бераз түзәргә туры килер. Буген иртән Германия гаскәрләре безнең илгә кергән. Сугыш игълан ителде. Рөстәм армиядән яңа гына кайтканга, беренче партия белән үк сугышка алынды. Бернинди хат та яза алмады ул сиңа. Сиңа көтәргә, сабыр итәргә кушты. Менә ал, – дип Сабир кулъяулыкка төргән төенчекне Әлфиянең кулына тоттырды. – Моны Рөстәм сөю билгесе итеп җибәрде, – дип өстәп куйды.
 Әлфиянең карашыннан нур качты, иреннәре елмаймады, каш аралары җыерчыкланды. Ни еларга, ни көләргә белмичә басып калды. 
 Сабир китте. Әлфия бөтен уйлары һәм баласы белән бер үзе калды. Япа-ялгыз. Ни хикмәт бала тын калды. Еламады да, ыңгырашмады да. Салмак кына басып, хатын өй эченә керде. Баласын сәке өстенә яткырды да кабат көзге каршына килеп басты. 
Әлфия толымнарын сүтәргә кереште. Туктап калды. Көзгегә карап торды. Әтисе дә сугышка киткән бит. Әтисе дә аның автоматтан ата белә иде, заманында көрәшче, батыр булган кеше. Менә хикмәт нидә икән?! Менә нигә кешеләр урам тулы шау-шу килгәннәр! 
Ник әтисе берни әйтмәгән? Ә белмәгән булса, төнгә кадәр газизен көтеп утырган булыр идеме? Сыерын да савып киткән...
Рөстәмен дә алганнар. Ул атналап шәһәргә китеп эшли иде. Бер атна эшли, өч көн Әлфиясе янында була. Баштагы мәлдә бик авыр иде. Җибәрәсе дә килмәде. Нишлисең бит, бала үсә, акча да бераз кирәк, шәһәрдә ашамлыклар да, кием дә алып була. 

Армиядән кайтуга ук, Рөстәм Әлфиянең кулын сорап килде. Җәйләрен авылга кунакка кайткач, ошатып калган иде ул озын чәчле, зур зәңгәр күзле Әлфияне. Үзе шәһәр егете булса да, сөйгәне өчен авылда яшәргә дә риза булды. Йорт зур, Әлфиянең әтисен ташлап китәсе килми иде.
Әлфиянең күзе төенгә төште. Ашыкмыйча сүтте ул аны. Төенчектә акча һәм Рөстәмнең айлы муенсасы иде. Әлфия аны йодрыгына кысты, аннан учларын ачты. Ай бик матур иде. Хатын муенсаны салмак кына сабыена кигезде. Аннан киендереп урамга алып чыгып китте.
Агач рәшәткәләр каршында озак басып торды Әлфия. Үлән инде шактый үскән, йомшак үзе, аяк балтырын кытыклый. Күз яшьләре агудан туктады. Керде. Беренче көнен ялгыз кичерде.
Төн җитте. Тагын капка төбенә чыктылар. Бакалар да сайрамый. Кызлар чыркылдаганы да ишетелми.
Күккә карады. Ай яп-якты! Күк йөзе йолдызлар белән тулган.

Алсу Зиннурова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев