Логотип Идель
Әдәбият

ОНЫТЫЛГАН БЕР ҖЫРЫМНЫ ЭЗЛИМ!..

Кая барып, кая бәрелим соң? Күңелемдә йөри билгесез моң...

***

Онытылган бер җырымны эзлим,

Чорлар аша гел янәшә барган,

Ай күргән дә, аннан Кояш алган,

Өзелепләр, киселепләр калган...

Онытылган бер җырымны эзлим,

Җил-давыллар еракларга куган,

Ут эчендә калып, нәүмиз булган,

Суык яңгырларда җанын юган...

Онытылган бер җырымны эзлим...

Кая барып, кая бәрелим соң?

Күңелемдә йөри билгесез моң...

Барыр юлны күмгән сап-сары ком...

Онытылган бер җырымны эзлим... -

Берәр кайчан эзләп табачакмын,

Мәңгелеккә отып алачакмын,

Йөрәк үзәгемә салачакмын!

Ата-баба килгән тарафлардан

Көн-таң атса офыкларны күзлим.

Ярсу җаным, йөрәккәем түзми:

Онытылган бер җырымны эзлим,

Онытылган бер җырымны эзлим!..

Берәр кайчан эзләп табачакмын,

Та-ба-чак-мын!!!

Ленар Шәех шигыре

фото: Шәһри Казан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев