Яңалык/Эксклюзив
-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
ҺӘРБЕР ДОГА - БӘХЕТ ӨЧЕН ТЕЛӘК
***
Ә иреннәр дер-дер нидер сөйли.
Йөрәк белән мең кат көйли-көйли,
Тозлы тамчыларны йоттың мулдан;
Тәсбих җебе һаман төшми кулдан:
“Туры юлны, Раббым, насыйп итсәң,
Күңелемдә иман булсын исән;
Ике дөнья сәгадәтен сорыйм,
Һәм бишвакыт намазымда булыйм”.
Хаклы булган икән мәчет карты:
“Бәхетеңне сорап алу кирәк.
Һәрнәрсәне кат-кат сора, балам,
Сорамыйча бирүчеләр сирәк”.
....Һәм бәхетне сорап алу кирәк.
Һәрбер дога – бәхет өчен теләк.
Гөлназ Нуриева 1991 елда Чаллы шәһәрендә туган. Казан Дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы бүлегендә укып, татар филологы белгечлеге ала, тюркология юнәлеше буенча магистратура тәмамлый. Иҗатны мәктәп елларыннан бирле үз итә ул. Шигырьләре республиканың төрле газета-журналларында дөнья күрә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз