Һәрбер кызның үз Туфаны
Сүтелә кояшның нурлары, Керфекләр диңгезгә күмелә. Жавап бир: бүгенге яңгыр ник Урамнан күңелгә түгелә?
Алинә Хәбибуллина
Кире какма
Сүтелә кояшның нурлары,
Керфекләр диңгезгә күмелә.
Жавап бир: бүгенге яңгыр ник
Урамнан күңелгә түгелә?
Ник елый урамнар тилереп?
Нигә, әйт, көз ага тамырдан?
Синсезлек өшеткән дөньяда
Качарга урын юк яңгырдан.
Мин әзер түзәргә үпкәләр
Давыллы жил белән тулуын.
Тик кире какма син, үтенәм,
Бу көзнең вакытлы булуын.
Калдыр
Сурәтлә син болыт күбекләрен
Мендәр итеп күктән йөгерүем.
Сизмим, димә, ал буяуга мангач,
Зәңгәр күкнең нурга төренүен.
Теленүен күкнең, галәм ярып,
Калса әгәр ак бит тынлыкта.
Теләгән бар буяуларны сайла:
Бу жир шары – синең коллыкта.
Таплар булып читкә тамган төсләр
Илһам өреп бу жир йөзен ярса иде...
Ә син яса. Киң бәхеттән тын кысылып,
Ихлас көлә торган итеп яса мине.
Иске фотосурәт кебек бу жәйнең дә
Төсе уңар, эрер йолдызлары.
Хушлашканда (ә аңарсыз булмас)
Тетрәндерер ачы жан сызлавы..
Юк, кайгырма һәм борчылма, чөнки
Киң офыклар дәшәр ымсындырып.
Якты буяуларың кызганмассың,
Юллаганда хәбәр, юксындырып.
Һәм китәрсең. Алда мәңге уңмас,
Сызландырмас сурәтләрең бардыр.
Яшәү төсен алдың, ләкин, зинһар,
Ихлас көлгән рәсемемне калдыр.
Көлә белгән мине, зинһар, калдыр.
Шагыйрь
Шагыйрь үлә, авыр сулыш алып.
Елмаеп, йә яшькә күмелеп.
Соң юлына озатканда, кайнар
Мактау кала, эзгә түгелеп.
Шагыйрь үлә канлы сугышларда,
Йә сыенып тынчу почмакка.
Исән чагын аның беркем белми,
Ә аласы иде кочакка...
Һәрбер сүздә үлеп терелә ул,
Тик өлгерми соңгы юлына.
Аңа тиеш хөрмәт никтер кала
Йә кызына, яки улына.
Мәңгелеккә исән калыр өчен,
Үлә шагыйрь. Жаннар күшегә.
Һәр ел саен, һәр көн, сәгать саен,
Шагыйрь үлә һәрбер кешедә.
Алинә Хәбибуллина – «Идел» укучыларына азмы-күпме таныш автор. Моңарчы аның үзенчәлекле прозасы, каләм әһелләре югары бәяләгән (ә ул «Иделем акчарлагы» һәм «Глаголица», «Илһам» кебек кимәлле иҗат бәйгеләрендә Гран-при алган кыз!) шигырьләре журнал битләрендә дөнья күрде. Инде менә яңа шигъри шәлкемен тәкъдим итә.
Алинә Хәбибуллина 2001 елның 22 июлендә Актаныш районы Әтәс авылында туган. Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясен тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казан Федераль университетының татар теле, әдәбияты һәм журналистикасы бүлегендә белем ала.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев