-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең яңа сезонын «Кызлар-матурлар» мюзиклы премьерасы ачып җибәрә «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгендә «Кызлар-матурлар» спектакленең күрсәтмә репетициясе узды. Ул Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча куелган.
-
2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак? Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел гает 9 июльгә туры килә.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Үрдәк бәпкәсе (хикәя)
Күптән булган хәл. Июнь урталары булгандыр. Шимбә көн иртән ахирәтем, авылдаш Фәнисә машинада безнең капка төбенә килеп туктады. Мине күргәч исәнләшеп:
- Кызый, йомышың булса әйт, мин район үзәгенә барам, вакытың булса әйдә, бергә урап килербез.
Мин шатланып риза булдым, җәяү йөрисе түгел, вак-төяк тә аласы бар. Фәнисә район үзәгендә йомышларын йомышлагач, универмагны урап чыктык, хуҗалык товарлары кибетенә кердек. Шунда ике хатынның сөйләшкәннәре колакка керде:
- Бүген каз бәпкәләре чыккан икән, сатарга чыгарганнар.
Мин Фәнисәгә төрттем, ишетәсеңме янәсе, әйдә тизрәк барыйк, дим. Безнең район үзәгенең читендә кошчылык фабрикасы бар.
Анда тавык чебешләре, күбрәк үрдәк бәпкәләре чыгарып үстерәләр иде. Иртә яздан җәй азагына чаклы төрле төбәкләрдән машиналар йөрде. Халыкка да сату ирекле булды.
Ул заманда каз бәпкәләрен әз күләмдә, вакытлыча гына үз хезмәткәрләре, кирәкле кешеләр өчен генә чыгардылар.
Бәхеткә каршы без дә очраклы рәвештә, кирәкле вакытта, кирәкле урынга килеп туктадык. Каз бәпкәләрен машина белән фабрика алдына чыгарганнар, яздырып алганнарга тараталар иде. Фәнисә дә бик үткен хатын иде шул, бухгалтерияга чиратсыз гына кереп, түләү кәгазен алып чыкты. Миңа кырык каз бәпкәсен ике тартмага салып бирделәр. Шатлыгым эчемә сыймады, каян алырмын дип, хыялланып йөргән чак.
Кайтырга чыккач азык-төлек магазины янында Фәнисәне туктаттым. Аннан кереп кызыл шәраб белән бер тартма кәнфит алып чыгып: монсы сиңа күчтәнәч, зур ярдәмең өчен, дип арткы утыргычка пакетны салдым.
Авыл башына җиткәч Фәнисә машинаны олы юлдан борып, чирәмгә чыгып туктады:
- Күчтәнәчеңне өйгә алып кайтмыйм, ирем өйдә, дөрес аңламас, үзең беләсең ир-ат халкын, әллә нәрсә уйларга мөмкин.
- Әйдә, монда гына авыз итик, бәпкәләр исәнлегенә!
Шулай итеп ахирәтем белән бәпкәләрне "юып" алып кайттык.
Аларны урнаштырып махсус җим, су куеп өйгә кереп киттем. Берәр сәгать ял итеп алгач чыгып бәпкәләремне күзәтәм, барсы да тереләр, тик берсе генә үрдәк бәпкәсенә охшаган. Кайчак шулай күзгә күренә , диләр, ышанасы килми. Иремне чакырдым. Ул күргәч тә көлә башлады, бер бәпкә чынлап та үрдәкнеке булып чыкты.
Ике атна үткәч үрдәк бәпкәләре сатып алдым, ун көнлекләрне. Каз бәпкәләре белән кайтканын да аларга кушарга булдым, тик килеп чыкмады. Бергә ябып та карадым, ә ул чыгару белән каз бәпкәләрен эзләп йөгерә иде. Аңлагач бүтәнчә тырышмадым, каз бәпкәләре белән бергә үсте. Шунсы гаҗәп, бәләкәй чагында да, үскәч тә казлар аны читкә типмәделәр, күбрәк ашаса да. Хәтта суяр көнне үрдәкне тотып алып киткәндә казлар арттан ияреп бардылар, хушлашкан кебек. Булса да була икән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз