Логотип Идель
Әдәбият

Рифат Җамал шигырьләре

Шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) 1951 елның 1 октябрендә Татарстанның Арча районы Мирҗәм авылында дөньяга килә. Казан ветеринария институтында югары белем ала. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) 1951 елның 1 октябрендә Татарстанның Арча районы Мирҗәм авылында дөньяга килә. Казан ветеринария институтында югары белем ала. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

***
Гомер елгасында
Баткан чаклар булды,
Тик шулай да,
Агымнарга ятып акмадым.
Тормыш булгач
Төрле хәлләр булды,
Тик шунысы хак – 
Сатылмадым hәм дә сатмадым.

***
Исең китәр мәгърур буй-сынга,
Җаны гына күптән буйсынган.
Пыскып яна шәмнәр...
Уй сүнгән.

***
Олы кеше – солы төше…
Коелып кала кибәк ише.

***
Өйрәндем. Өйрәтмәдем.
Чөнки беләм hәркемнең дә
Үзенең өйрәнгәнен,
Үзенең өйләнгәнен,
Үзенең көйләнгәнен,
Үзенең көйрәгәнен,
Яңадан өйләнгәнен –
Тормыштан өйрәнгәнен.

***
Һәркем үзенчә яши...
– Ул яшәми! –
Димә, яшьти.

***
Кулларым хәлсезләнсә дә,
Күзләрдә очкын яна.
Узып барган бер гүзәлне
Күңелем кочты янә.

***
Кеше яши өмет белән...
Мин дә өметләнәм,
Кайчагында шампан кебек
Мин дә күбекләнәм.

Тик күбек тиз юкка чыга,
Калмаган шампаны да.
Тик барыбер өметләнәм –
Өметсез шайтан гына.

***
Яраткан кешем бар, 
Яраткан эшем бар.
Ике, пар канат –
Ярат та ярат!

Равил Фәйзуллинны күреп

Чакрым-чакрым йөзә, онытмыйча – 
Зур шәхескә зур эш килешле...
Дәрьяларны йөзеп чыгып була,
Йөзеп чыгып булмый инешне.

Инешләрне йөзеп чыгып булмый...
Башмакларны салып,
Иңнәренә асып,
Чупыр-чупыр ләмгә басып
Кичә аны 
Олы агай да, 
Маңка малай да.

***
Кызык бу дөнья:
Кеше
Тугач та,
Үлгәч тә
Бер биләүгә сыя.

Бәхетле кеше

Туксанга җиткән. Аһ ормаган.
Йокларга яткан да... тормаган.

***
Сөешүләр булды
Бик аздан.
Гайбәтләре булды
Бугаздан.

***
Учактан ерак торсаң
Туңар күзәнәкләрең.
...Тик күп күрдем учакта
Янган күбәләкләрне.

***
Урыс баеса да ярый – 
Хет кәчтүн кидерәләр.
Татарны – баймы, ярлымы –
Кәфендә иңдерәләр.

***
Кемдер урын бизи,
Кемне урын бизи, 
Урындагы гына
Моны сизми.

***
Алыштыралар Туган илне, 
Модада алыштыру динне,
Алыштырып торалар ирне...
Инде тагын нәрсә димме?
Оныттым ла әйтер сүземне!
Искә төште: бик, бик теләсәң дә,
Алыштырып булмый үзеңне.

***
Бар да үтә, ләкин бар да
Онытылмый бөтенләй –
Әйтерсең лә, сүнгән учак
Акрын гына төтенли.

Ышанмасаң, яшьлегеңә
Син бер борылып кара:
Искә төшә яшьли сөйгән...
Ябылмый татлы яра.

***
Кәккүк тынды бик тиз. Унмы, унбиш...
Санаргамы әллә соңардым?
Моңсу. Тукта, шунысын яшим әле,
Ә аннары... янә сорармын.

***
Иң матур чагы урманның
Көзләрен –
Әйтерсең лә, Сабан туе
Төсләрнең.

***
Уйларыма абынып тукталам...
Күпме башлар эчкән тустаганнан,
Күпме башлар булган тустаган...

***
Елгаларны туктаталар,
Суларны була җыеп.
Вакытны туктатып булмый,
Була бары тик җуеп.

***
Курыксаң, эшләмә,
Эшләсәң, курыкма.
...Куркамын – язмасын 
Басарга курокка.

***
Ничә еллар инде сине күрми
Тыныч кына, тып-тын яшим мин.
Бүген төштә синең белән йөрдем
Һәм аңладым – синсез ятим мин.

***
Әллә алдый,
Әллә алдамый...
Өстәгерәкләрне аңлый,
Астагыны аңламый.

***
Татып карамыйча,
Казның тәмен, 
Кызның тәнен
Белеп булмый.

***
Яшь чагында –
Аргамак,
Олыгайгач –
Арган ат. 

***
Артка карап күпне күреп була,
Алга карый белү кирәктер.
Алдыңдагы зәгыйфь бер үсенте – 
Киләчәктә мәгърур тирәктер.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шигърият Рифат Җамал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев