Логотип Идель
Әдәбият

Рәхмәт сиңа, музфак! (бәян)

Алмаз Хәмзинның "Рәхмәт сиңа, музфак!" бәяненең бер өзеген сезгә дә тәкъдим итәсебез килә. Дәвамы бар...

Алмаз Хәмзинның "Рәхмәт сиңа, музфак!" бәяненең бер өзеген сезгә дә тәкъдим итәсебез килә. Дәвамы бар...

Адашулар, ялгышулар...


Үзем кире кайта-кайта уйлап куям: нигә соң әти мине колхоз рәисе итәсе килгәч, кечкенә чагымда ук гармун алып биргән? Өйрәндем бит аны уйнарга. Аннан соң баянын да алды. Анысын да үзләштердем. Кирәк чакта, Казаннан чакыртып алалар иде бит районның беренче секретарена уйнап җырларга. Мине зур җырчы итәргә мөмкинчелекләре булган ич боларның, ләкин консерваториягә укырга җибәрмәгәннәр!.. Беренче секретарь үзенең урынына калдырырга ниятләгән микән әллә? Иң өсләремә кулы белән кагып, мактый-мактый үзе дә кушылып җырлый иде «Җаныем-бәгыремне», югыйсә. 


Моңа хәтле кылган гамәл, уй-фикер, хыялларыма кул селтәп, армиягә китеп бардым. Менә кайда икән ул минем кебек җүләр башларга ипкә керү урыны. Ике ел әрәмгә киткән... юк, минем өчен мәгънәгә, әдәпкә, туры юлга керткән еллар алар. Соңгы хезмәт елының ахыргы аенда, кулыма хат аша «Татарстан яшьләре» газетасы килеп төште. Анда, мин кызыксынып сораган ансамбль турында язылган бер мәкаләне кисеп җибәргән дусларым. Шул газета кисәгенең арткы ягында бер белдерү дә бар: «Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультеты студентлар кабул итә», – диелгән. Шуны укуым булды, йөрәк үз урыныннан купты. «Кайтам, керәм мин монда!» – дип әйтеп куйдым үз-үземә, төпле карар кылып. Прораб булып йөргәнче, үз күңелемнең хуҗасы булуым күпкә хәерлерәк!

Табышыммы, язмышыммы?..


Ике ел армия хезмәте барлык рәхәтләре һәм михнәтләре белән үтте дә китте. Ә бит үтмәс төсле иде. Мин анда үземне кирәкле кеше итеп сиздем. Ни дисәң дә, «секретчик» итеп, җаваплы эш йөкләделәр, ротада төп «запевала» буларак танылдым. Старшина: «Запевай!» – дигән команда бирүенә: «Путь далек у нас с тобою», – дип җырлап җибәрәсең!.. Чикелдәтеп атлап баручы солдат-служаклар эләктереп алалар, мин сиңа әйтим! Кая монда дошман тыгыла алсын?! Ватан язмышы безнең кулда бит, бездәй егетләрдә! Әйе, ул вакытларда илебез өчен җаныбызны, гомеребезне жәлләмәстәй рухта идек без. Ни дисәң дә, якларлык кыйммәтләр бар иде союзыбызда: бушлай уку, түләүсез медицина, үзара дуслык мөнәсәбәтләре, хезмәткә лаеклы түләү, иреклек һәм башкалар... Барысын да язмыйм, барыбер яшьләр моңа ышанмыйлар...


Менә кайтып, туп-туры музфакны эзләп киләм бит әле. Менә ул! Менә ул Илһам Шакиров укып йөргән мәгърур бина! Элек монда консерватория урнашкан булган. Дулкынланып, биек һәм калын зур ишекнең тоткасын тарттым. Мине анда ниләр көтә? Бина эче яп-якты. Өч-дүрт баскыч күтәрелгәч, сузылган озын фойе мине шунында дүрт ел буе бер аудиториядән икенчесенә йөртсә иде, дип уйлап куйдым. Бераз каушата, әйе, мин нишләргә белмичә, югалып калдым. Килеп керү белән каршыда утырган бер апа:


– Сезгә кемдер кирәк бугай? – дип татарча сорады.


– Кабул итү комиссиясе кайда икән, әйтмәссезме? – дидем, татарча сорарга мөмкинчелекне аңлагач.


– Икенче катка менегез, анда аларны табарга җайлы.


Апа кеше миңа баскычны күрсәтте.


– Рәхмәт, апа!


– Уңышлар, сезгә! – диюеннән соң мине баштан аякка хәтле күз йөртеп калганын абайлап алдым. Яше байтак бугай моның, дип уйлагандыр инде.


Имтиханга килүем консультация генә булып чыкты. Сораштыралар: мин кем, ни өчен монда килдем, белемем нинди, берәр музыка коралында уйный беләмме? Төскә-биткә, буйга карыйлар...
Исемемне әйттем, укырга телим, дидем. Ноталар белмим, баянда шыгырдатканымны өстәп куйдым. 
Шул вакыт Рәгъде Халитов дигәне:


– Баянда уйнап күрсәт әле? – дип, янәшәдә торган инструментка төртеп күрсәтте.
Мин нәрсә, башка чарам булмагач, юньләп уйный белмәсәм дә, баянны алып, бию көйләрен сыздырып җибәрдем. 


Бераз аптырап карап тордылар да:
– Да-а-а, әллә ни шәптән түгел икән шул бас ягың, – диделәр.
Үзем дә беләм инде аның шулай икәнен. Минем бит ул мәсьәләдәге грамота авылыбыздагы баянчы Гандәл Расимы мәктәбе генә.


Уйланып утыра башладылар. Алмыйлар мәллә?.. Тагын нишләтерләр икән инде? Хыялларым челпәрәмә киләме әллә?
Шунда Рәгъдесе:
– Бии беләсеңме? – диде.
– О-о! Анысын гына беләм, биимме?
– Юк, юк, кирәкми. Бии белүең яхшы! – диделәр. Гәүдәмә карап, тузан туздыртасылары килмәде, ахрысы. Тазалык бар инде анысы, секреткада ятып симерелде, сиксән биш килограмм, чүтеки, метр да җитмеш бер сантиметр буйга.
– Мәктәптә укыганда, Горький шәһәренә барып, зона конкурсында «Күпердә бию»не өч егет башкарып, лауреат булган идек.
– Молодец! – диде тикшереп утыручыларның берсе, үртәгән сыманрак итеп. – Безгә җырчылар кирәгрәк, син бераз җырлый беләсеңме соң?
Әлбәттә, җырлый белүемә шикләнебрәк әйтелде бу сүзләре дә.
– Беләм, – мәйтәм.
– Әйдәле!


Мин Илһам Шакиров җырлый торган «Кара урман»ны башладым. Бу җырны армиядә көне-төне Илһамга охшатып җырлап йөри идем инде. Консультациядә, моңарчы миңа карата игътибарсыз утыручы ике кеше дә авызларын ачып калдылар.


...Карадагынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә...


Бер куплет җырлап бетерергә өлгермәдем. Рәгъде Халитов урыныннан сикереп торды да:
– Әйдә, киттек минем арттан, – диде.
Ни өчен шулай әйткәнен аңламыйча, аңа иярдем. «Декан» дип язылган ишектән эчкә үттек тә, андагы абзыйга бу:
– Александр Вячеславич, менә бу егетне алырга кирәк, тавышы бик әйбәт, – дип, минем җилкәгә сукты. Сукты, дип, болай хөрмәт итеп кенә инде. Һәм чыгып та китте. Мин декан белән сөйләшеп калдым.
– Сине институтка әзерләү курсларына билгелибез, тугыз ай укыйсың да, шуны тәмамлагач, институтка автомат рәвештә студент итеп алынасың.
– Ни...
– Ни түгел, синең музыкаль белемең юк икән бит, беренче курска керергә. Яле, миңа да җырлап күрсәт!
Мин яңадан «Кара урман»ны суздым:
...Заманалар авыр, еллар ябык...
Ярый инде, алалар бит. Дүрт ел урынына биш ел укыйсы була.

Сөенүләр, көенүләр...


Көзгә керү белән укулар башланыр дигән идем, алай килеп чыкмады – безне колхозга эшкә җибәрделәр. Бәрәңге алырга. 


Бәхетсезлеккә каршы, ул елны көз бик ямьсез килде. Явымлы көннәр, салкынча һава торышы белән алышынып, туфракны, юлларны киптерергә өлгерми иде. Шулай булса да, безнең тырыш хезмәт үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтте. Бәрәңге уңышы мул, ә булачак студентларның хезмәте батырлыкка тиң рәвештә, зур җиңү яуладык, дип әйтергә мөмкин. Район һәм колхоз җитәкчелеге исеменнән Мактау кәгазе дә тапшырдылар әле үзебезгә. Кичке концертлар куеп, авыл халкын шатландыруыбыз да чагылган иде аның эчтәлегендә. Шулай булмый ни?.. Шыксыз клубларының эчендә агач эскәмияләр. Домино сугу өчен ышкыланмаган такта өстәл, идән ярыкларыннан тычканнар чыгып йөгерә, ә сәхнәсендә бер бизәлеш рәсеме дә эленмәгән клуб иде ул. Ямьләндердек без аны, кичәләр оештырып! Ә яшьләр, ә яшьләр байтак иде әле авылларында ул вакытта. Бигрәк тә ял көннәрендә, күрәсең, Казаннан кайтучылар... Атна саен – дискотека!.. Безнең егетләр баян уйнап җибәрсә, без шуңа кушылып бии башласак, авыл яшьләре купса, әби-чәби, карт-коры да түзми – тыпырдый бит инде андый кызган чакта – бер сүз белән әйткәндә, ду китерә идек халыкны. Рәхмәттән башка ни әйтсен авыл кешесе!..


Менә шундый хисләр белән, гөр килеп, кайтып кердек үзебез укыячак музфакка. Җитәкчебез Марс Нәҗипович Кашипов, дирижер шикелле килештереп, ә ул чыннан да дирижер, кулларын болгап, фойега хәтле уйнатып-җырлатып кертте. Без, зур уңышлар яулап, күкрәк киереп кайтып җиттек, янәмәсе... Шуны күрсәтәбез... Нигәдер, безне оркестр белән каршы алырга тиешле төсле, ә алучы юк. Мондый чакта Марс Нәҗипович каушап кала торган кеше түгел! Безне җырлата:


Без кабызган утлар, сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә, эх!


Башыннан ахырына кадәр җырлыйбыз бит әле... 
Шулвакыт каршыбызга деканыбыз Александр Вячеславич Назаров килеп чыкты да, кулы белән изәп Марс Нәҗиповичны деканатка алып кереп китте. Алар артыннан усал йөзле бүтән педагоглар да атлады. Без, ниндидер сәер хәл булачагын сизеп, таралыштык.


Күп тә үтмәде, Марс Нәҗиповичны эшеннән азат иттеләр. Шат күңелле, эчкерсез, менә дигән музыкант, ифрат та кешелекле затны. Нәрсә инде, кешенең бите кызарганыннан гаеп табалар ди мени!.. Ә бит ул безнең белән горурланырга теләгән иде!.. Фидакарь хезмәт күрсәткән өчен бирелгән Мактау грамоталары коткара алмады аны.

Уку – энә белән кое казу


Укулар, октябрь аенда тиешле эзгә кереп, җайга салынды. Кайчандыр, мәктәптә үткән темалар өр-яңа кебек тоелып, укытучылар тарафыннан кабат бирелә башладылар. Тарих фәненнән керә торган укытучыбыз кызык кына фактлар китереп, безне шаккатыргалап та куйгалады. Әйтик, мәктәптә укыган буенча Явыз Иван бик тә дәһшәтле тоелган патша, куркак та булган икән әле. Үзенең боярларын буйсындыра алмагач, ярдәмгә татар морзасын чакыртып, тәхетенә утыртып, хакимлеген ныгыттырган. Ул укытучы, бу фактны яшермичә безгә сөйләве белән, үзенә зур хөрмәт уятты.


Аннан соң, «Җәмгыять белеме» буенча галим кеше, яһүд милләтеннән булып, без – татарларга ихтирам белән карый иде. Бу фән безнең өчен бик авыр үзләштерелсә дә ул, тырышлыгыбызны күреп, бәяли белде. Аның дәресендә булган кызык кына бер очракны искә алып үтим әле. Вәзир исемле курсташыбыз семинардагы биремгә җавап язганда «США» дигән сүз урынына «АКШ» дип язган булып чыкты. «Я уж понял содержание этих букв», – дип көлдерде безне соңыннан укытучыбыз. Урысчабызның такы-токы икәнен аңламаслык түгел, профессор, чүтеки, ул!


Алда әйтеп үтелгән фәннәр минем өчен әллә ни авыр түгел, мин аларны мәктәптә үк яхшы үзләштергән укучы. Ә менә «Сольфеджио» дигәне?.. Монысы беренче сыйныфка укырга кергәндә генә өйрәнә башлаган, моңарчы күрмәгән хәрефләр тануга тиң, хәтта аннан да авыр җәфа булды. Алай гынамы соң? Хәрефне аны күрәсең дә әйтәсең. Нотаның бит яңгырашын колагыңда тоеп, җырларга да кирәк. Менә син шуны укып, яңгыратып кара!.. Ул ноталар дәфтәр иңенә кадәр сибелгән бит... Бит саен, китап булып!.. Әле кулың белән дирижер кебек йөртеп-чутлап, тактлар саен, бирелгән тизлектә саташмый-ялгышмый, өзми-нитми җырлау сорала. Бу сиңа бер кулың белән баш түбәсен чәпеп, ә икенчесе белән күкрәк тирәсендә әйләндереп түгәрәк ясау гына түгел!.. Самолетта «мертвая петля» ясауга тиңдер мондый гамәл! Һич югында минем өчен...


Әйтергә кирәк, курсташларым нота тануны укырга кергәнче үк «су кебек эчәләр» иде инде. Чөнки кайберәүләре музыка мәктәбендә укыган булганнар, кемнәрдер үзләрен монда керү өчен күптәннән әзерли башлаганнар. Шуңа күрә нәтиҗәләре күзгә күренеп тора, нотага күз төшерүләре белән ничек яңгыраганын сызгырса – сызгырып, җырласа – җырлап бирердәйләр. Ә мин – надан. Надан, дип, укыган булмагач, каян белим инде аны – «Сольфеджио»ны. Рәхмәт Маһинур Фәйзулловнага – өйрәтте. Бу фәнне үзләштермәсәм, ничек баяннан шактый катлаулы көйләр уйнар идем. Чиләнә-чиләнә булса да, байтак музыкаль әсәрләр өйрәтте миңа баянчы укытучым Ливенсон шушы әзерләү курсларында. Әлбәттә, аның белән танышу баян дәресләреннән башланмады, фатирын Киров районыннан үзәккә – Карл Маркс урамына күчерүдән керешелде. Яшь аермабыз әллә ни зур түгел, булса-булыр өч-дүрт ел. Дәрестә минем җырлаганга уйнап утырырга ярата иде. Фамилиясеннән яһүд егете икәнен күреп торасыз. Баянга өйрәнү – җырлаудан артмады. Менә шул...


Аннан соң, монда, минем күңелемә инглиз теле укытылачак дигән хәбәр бик сөенечле булып ятты. Гомерем буе менә шул телне үзләштерергә хыялланып йөргән идем бит. Мәктәптә чакта «әй», «би», «си», «ди»не укытты да укытучыбыз, декретка китте. Бик матур апа иде. Ярый, аңа алфавиттагы дүрт хәреф өчен рәхмәт әйтеп калдык. Бала табу хатын-кыз өчен – изге максат! Гаепләмибез...


Мәктәптән соң Авыл хуҗалыгы институтында бераз укыганымны язган идем бит. Андагы дәвердә дә минем бу – иң куанычлы өметем булды. Ләкин... Ләкин теге дүрт хәрефкә «кю», «аа», «эс», «ти» өстәлде дә, тегесеннән дә чибәр ханым шундый ук мәшәкать белән балалар тудыру йортына китеп барды. Бәлки, инглиз теле укытылган булса, китмәгән дә булыр идем... Нишлисең? Язмыш...


Төзелеш институтында да укып йөрергә туры килде дидем. Анда алфавитны тулысынча өйрәнеп бетерергә өлгерелде. Тегеләреннән дә чибәррәк инглиз телен укытучы, хәрефләрне ятлаттырып, «экс», «вай», «зет» белән бетертте дә, шундый ук хәлгә килеп, көмәнен бүртәйтеп, декретка чыкты. Ярый, исән-сау гына тапсын да, бәхетле булсын, дип калдык озатып.


Ә менә мондагы укытучыбыз Гүзәл Фәйзрахмановна белән дә шундый ук хәл кабатланыр әле дип көткән идем, алай килеп чыкмады. Гәрчә ул тегеләрнең өчесенә караганда да гүзәлрәк иде. Исеме дә туры килә бит. Ул аның сызылып киткән кара кашлары, гел сирпелеп кенә торган озын керфекләре, күзләренең нурлары, сылу гәүдәсе, сөйләшүләре... Кайларда шулай булып туган бу дисәгез, чыннан да бу безнең якларда туган гүзәл зат түгел, ә Кавказ табигатенең бар гүзәллеген, ямен җыеп килгән татар кызы иде. Кияүгә чыкканлыгы гына менә... Хәер, анысы да аның уңганлыгын аңлата. Мондый матур кыз нишләп иясез йөрергә тиеш?.. Сүземнең монысы урынсызрак, сизәм...


Шулай да шаярткалап сүз ката идем үзенә. Бер тапкыр мондыерак сүз ычкынды телемнән:
– Гоу ту де бәдраф! – Әлбәттә, дорфарак мәгънәдә иде аның эчтәлеге. Нишлим соң, әйтелде инде... Аптырап калды, ни әйтергә белми. Югыйсә, бер сәбәп тә юк иде бит мондый «табышмак» сыман җөмлә букаларга, шуңа күрә хәзергә хәтле гафу итә алмыйм үземне.


Мин:
– Әниегездән сорагыз? – дидем. Болай дип әйтү бөтенләй кирәк булмаган.


Икенче көнне дәрестә миңа болай ди:
– Ну, Алмаз Наилович, ну Алмаз Наилович! Мин сиңа «икеле» куям! Бәдрәф түгел, «бәдром»...


Мин бу сүзне татарчадан инглизчәрәк әвәләп әйткән идем. Әмма ләкин шулай шаяргалап-шаяргалап хәйран өйрәндек без ул инглизчәне.


Гүзәл Фәйзрахмановна турында нигә күбрәк язам. Чөнки ул – безнең буын кешесе, әле минем белән укучы кайбер студентлар яшендәге, инде югары белем алган һәм шушы мәртәбәле институтта укытырлык педагог булып өлгергән кеше. Ә мин әле һаман үз белдегем белән йөреп, күптән институт тәмамларга тиешле бәндә, әзерлек курсларында «әлифба» укыйм. Эчтә ялгышлардан үкенеч кайный. Шаяртырга дигәндә оста тагын үзебез...


Бер тапкыр тагын Гүзәл Фәйзрахмановнага әйтәм:
– Әйдәгез, дәрес урынына «Татарстан» кинотеатрына барабыз, бөтен группа белән!
Кирәк бит шундый оятсызлык белән котыртырга... Ә ул шундый беркатлы, балаларча хәйләсез...
– Күрсәләр, нишләтерләр? – ди.
Юри генә сүз каткан идем бит. Никләр әйттем?.. Чыннан да бу хәлне белсәләр, «рәхмәт әйтмәсләр» иде аңа. Җүләр баш – мин.
Ярый бармадык...


Әле, баштарак, ул укыта башлагандагы килеп чыккан бер вакыйганы язарга онытканмын. Унбиш минутлар чамасы соңга калып киленде аның беренче дәресенә. Моңа хәтле күргәнебез юк иде бит Гүзәл Фәйзрахмановнаны. Шулай яшь булыр дип кем уйлаган инглиз теле укытучысын?! Янып-пешеп кердем аудиториягә, бөтен группа авызларын ачып тыңлап утыралар моны. Нигәдер, мине күрү белән ул урыныннан сикереп торды. Группадашлар да бастылар. Мин бу халәтне бик тиз аңлап алдым: тикшерүче керде дип уйлады укытучыбыз. Нәкъ шулай!.. Җитмәсә, минем дуслар да торып, әлеге туган мизгелне көчәйттеләр. Үзем дә инде ул көнне яңа кәчтүм киеп, галстуклар таккан идем. Баш түбәмнең ялтыравы да сәбәпче булгандыр бу мохитне тудыруга.


Мин, исәнләшеп тормыйча:
– Борчылмагыз, утырыгыз, мин менә монда кырыйда гына... – дип, почмактагы ялгыз өстәл артына барып утырдым. Кулымда ник бер кәгазь кисәге булсын, язарга ручкам да юк. Күземне укытучымнан алмыйм, ә ул анда-монда миңа карап, каушый-каушый дәресен дәвам итте.
Соңыннан, минем шундый ук укучы-абитуриент икәнемне белгәч, күңеленә җылы йөгерде күрәсең, ягымлы гына йомшак тавышы белән:
– Ә мин сезне тикшерүче дип белдем, – дип әйтеп куйды.
Көлештек инде, рәхәтләнеп.


Әлегә хәтле хөрмәтем саклана Сезгә – Гүзәл Фәйзрахмановна!

 Дәвамы бар

 

Алмаз Хәмзин

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Алмаз Хәмзин Музфак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев