Логотип Идель
Әдәбият

САГЫНЫРГА ВӘГЪДӘ БИРДЕМ

Айгөл Җәмилева-Габитова шигыре

Айгөл Җәмилева-Габитова

КЕМГӘДЕР
Мин капканы әле япмый торам,
Келә элми торам ишеккә.
Тылсымга да кабат ышанырмын,
Үзсүзле җан сине иш итсә.
Күзләрдә дә моңсулыгым кимер,
Җитезләнер янә адымым.
Карашымнан, итек очларынан
Ут чыгарыр мәлгә кайтырмын.
Ә әлегә
Әллә үтә сабыр,
Әллә боек ялгыз кура мин.
Җилдә йөзем куеп, аһәң биреп,
Тау битендә горур торалмыйм.
Тик бер генә өмет миндә бары.
Ул – сүнүдән саклый, чаң кага.
Тәрәзәмдә ут балкуын күрсәң,
Һәм күптәннән көтүемне сизсәң,
Атың бәйлә килеп капкама.

Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәсе

Айгөл Җәмилева-Габитова Башкортстан республикасының Уфа шәһәреннән. Шагыйрә, журналист. «Башкортстан» республика ижтимагый-сәяси һәм мәдәни бүлеге хәбәрчесе, «Акбүзат» республика балалар журналының бүлек мөхәррире. «Яңгыр вальсы» , «Капма-каршылыклар» шигырь җыентыклары авторы.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: шигырь, мәхәббәт, башкортча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев