Логотип Идель
Әдәбият

Сакла, күңел, сакла сагышларны...

ГӘРӘЙ РӘХИМ ШИГЪРИЯТЕ

ГӘРӘЙ РӘХИМ ШИГЪРИЯТЕ

Без, бүгенге 70-75 яшьлек ватандашлар, барыбыз да сугыш балалары. Ә минем кебек 1941 елда туганнар – сугыш яшьтәшләре. Дөньяга килеп күзебез ачылган көннән башлап 10-15 яшебезгә кадәр тамак туйганчы ашамаган, өстебезгә, аягыбызга юньле кием кимәгән, ягъни көнкүреш тарафыннан кимсетелгән кызлар, малайлар. Фаҗига елларында – барыбыз да, ә сугыштан соң – күбебез әтиләрне күрмәгән, татлы итеп «әткәй» сүзен әйтә алмаган. Байтагыбыз туган көн үткәрүдән баш тарта, чөнки безгә, сугыш яшьтәшләренә, канкоеш башланган елны бәйрәм итү – тәүфыйкъсызлык кебек.

Мин үзем 1941 елның 15 июлендә, ягъни сугыш башланып егерме өч (нибары!) көн үткәч дөньяга килгәнмен. Бу – халыкның иң кайгылы көннәре. Әтием, биш ел буе Белоруссия фронтында элемтәче-телефонист, сугышта хәрби элемтәчеләр отделениясе командиры Родионов Василий Семенович мин туарга өч көн кала сугышка киткән. Корсагы борынына җиткән әнием Родионова Фекла Григорьевна (ул берсеннән-берсе кечкенә өч сабыйны тәрбияләп афәтле еллардан алып чыкты) урам уртасында бала тудырудан куркып, әтине басу капкасына кадәр дә озата алмаган... Бу көнне мин ни йөзем белән туган көн дип бәйрәм итим ди?!

Туган көнемне беренче мәртәбә 50 яшемә җиткәч кенә үткәрдем, анда да әле иҗатыма 30 ел тулу датасын нигез итеп алдым.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 40 ел тулган көннәрдә иҗат иткән «Автохарактеристика» дигән шигыремдә мондый юллар язганмын:

Туган көнем булган үлем көне,

Туган көнем бәйрәм булмаган.

Шигырь дигәннән, күпме шагыйрьләрнең шигырьләре Бөек Ватан сугышында җиңү яулау өчен көрәште – фронт сызыгында Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Салих Баттал, Нәби Дәүли, Нури Арслан, Сибгат Хәким, Әхмәт Фәйзи, тоткынлыкта Муса Җәлил, Хәсән Туфан язган шигырьләр... Сугыш чорында аларның һәр әсәре бер солдатка тиң иде!

Әле узган гасырның туксанынчы елларына кадәр шагыйрьләрнең иң күп мөрәҗәгать иткән темасы – Бөек Ватан сугышындагы батырлыклар, трагедияләр, тирән фәлсәфи уйланулар булды. Вакыт яраларны төзәтә, ди халык. Бәлки шул сәбәпледер, яңа буын шагыйрьләребез бу темага сирәгрәк мөрәҗәгать итә.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына якынайган көннәрдә үземнең әлеге фаҗигага багышланган әсәрләремне карап чыктым. Сан ягыннан алар күп түгел, әмма ул шигырьләрнең һәммәсендә минем, сугыш яшьтәшенең, шәхси күңел кичерешләре...

 

ВЕТЕРАННАР

Картаясызмыни инде сез дә,

Европаны саклап калган ирләр?

Сагыналар сезне күпме юллар,

Сагыналар сезне күпме илләр.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар.

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

Җырлагыз сез җиңү көннәрендә

Яшьлегегез – җиңү көйләренә.

Ветераннар, сез күп түгелләр бит,

Кайталмады күпләр өйләренә.

Солдатларча итеп, урамнардан

Узыгыз сез җиңү бәйрәмендә.

Кызылланып әнә янып тора

Сезнең каннар чәчәк бәйләмендә.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар.

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

БУЫННАН БУЫНГА

Бабам сөргән.

Гомре буе сөргән.

Ул тәм табып сөргән.

Буразнага ятып җан биргән –

Туймаганга туган җирдән.

Атам сөргән.

Штык белән йөргән.

– Фашистларга тиздән

Үлем килер, – дигән.

Танк астына кергән –

Туймаганга туган җирдән.

Киерелеп эшлим,

Тир таммасын, димим.

Кирәк булса,

Кан да тамар миннән.

Бабам бетермәгән,

Атам бетермәгән

Буразнаны сөрәм –

Туймаганга туган җирдән.

АВЫЛДАШ КАРТЛАРГА

Шундый матур бер кич китеп бара,

Җитәкләшеп китә кояш белән.

Урман өстен буяп куйган алар

Кызыл алтын төсле гуашь белән.

Җитәкләшеп китә ике матур,

Авыл өстен талгын моңга төреп.

Ялгыз картлар көрсенешеп куя,

Шушы гүзәл, матур парны күреп.

Ялгыз картлар үрелеп-үрелеп карый

Озын чәчле көләч ал кояшка.

Күңелләре һаман япь-яшь тә шул,

Гомер башка инде, гомер башка.

Яшьлек шулай ерак походтагы

Пилоткалар кебек туздымыни?!

Кич бит әле китеп кенә бара,

Ә гомерләр инде уздымыни?!

Әй, шунда бер болыт чыксын иде,

Картлар күңле кебек күкрәп-күкрәп.

Ялтырасын иде яшеннәре –

Бер ашкынып куяр иде йөрәк.

Тик күк аяз, күкләр шундый аяз,

Һәм җәйге кич инде китеп бара.

Зур яуларны кичкән батыр картлар

Тып-тын гына аны озатып кала.

САКЛА

Сакла, күңел, сакла сагышларны,

Мөлдерәмә тулы сагышларны.

Тыңлама син, заман сагышлардан

Азат, дигән ялган тавышларны.

Җиргә кара – анда күпме кабер,

Сугышлардан калган шешләр кебек.

Кемдер яный әнә кешелеккә:

Ракеталар – азау тешләр кебек.

Тыныч яши алмый әле дөнья,

Һаман әле җирдә сугышлар бар.

Бушап калма, күңел, гел уяу бул,

Сугышлар бар җирдә сагышлар бар.

 

КИСӘТҮ

Халыкара сугыш чукмарларына

нәфрәт белән

Бу таш белән беркемгә дә

сукмадым мин –

Әмма кулга алдым.

Крематорийларны күрмәдем мин –

Әмма яндым.

Тол хатынның тузган чәче сыман

Ап-ак төтен ургый.

Бу – мин янам шулай,

Янам тузгый-тузгый.

Эзләмәгез янганнарның гәүдәләрен,

Алар юк ич җирдә.

Янганнарга табут та юк,

Юк кабер дә.

Ә шулай да матәм маршы уйнамагыз!

Янучылар моңа каршы.

Уйнагыз,

Иҗат итегез

Җирдә нәфрәт маршы!

Тол хатынның чал чәчедәй

Тузгый-тузгый янам.

Һәм, ашыгып, җирдән

Кулга зур таш алам.

Крематорийларны күрмәдем мин –

Әмма яндым.

Бу таш белән беркемгә дә

сукмадым мин –

Әмма кулга алдым.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев