-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Самавыр
Мәләүз махсус автомәктәбендә укыган чак. Кемнәр генә юк иде безнең төркемдә: мәктәп тәмамлап килгәннәр дә, хезмәттән кайтканнар да, "ирек"кә чыккан да, "права" сын алдырып яңа- дан укырга килгән дә бар иде. Шулай да төркемнең яртысы бер чама яшьтәге, мәктәпне шул елны тәмамлаган егетләр иде. Шуларның берсен әле дә онытмыйм. Белеме ягыннан бик түбән дәрәҗәдә иде ул, әйтерсең бөтенләй укымаган. Акыл ягыннан да бик шикле күренде. Уку барышында аның бер нәрсә аңлама-ганы битенә язылган иде. Укытучылар сорау биргәндә бер кайчан да дөрес җавап бирә алмады, "подсказкалар" белән генә "өчле"ләр алды. Төркемдә иң тәртипле, пөхтә киенгән, дәресләргә төгәл йөрүче, бер вакытта да соңга калмаучы булганга аны кумадылар. Без дә аны читкә типмәдек, киресенчә һәрберебез аның белән күрешеп, кирәк-кирәкмәсә дә хәлләрен сорашкан булдык. Ул булмаса дәресләр дә күңелсез үтәр иде. Аны җавап бирергә бастырсалар безнең гөжләп утырган төркем тынып кала, бар игътибар аңарда, ә ул дәшми, тик елмаеп басып тора. Төрле яктан пышылдыйбыз, дөрес ишетмичә кабатласа шаркылдап көләбез. Көлеп булса да дәрестәге киеренкелекне йомшарта идек. Бер дәрес бигрәк тә нык истә калган. Автомобиль төзелешен өйрәнгән бүлмәдә укытучы детальләр төшерелгән плакатларны элеп аны бастырды. Күрсәтә торган таягы белән бензин багы төшерелгән сүрәткә төртте:
- Бу нәрсә?
Тынлык. Бераз торгач арттан пышылдаша башладылар:
- Казан, казан, казааан!
Укытучыга хәтта ишетелә, елмаеп тора. Безнең дус аптырап
торды бугай, шулай да кабатлады:
- Казан.
Бик озак көлдек, тынычлангач укытучы тагын сорау бирде:
- Ә, монсы нәрсә?
Плакатта радиатор иде. Тагын беразга тынлык. Арттагылар җавапны тиз тапты:
"Самавыр", - дип берсе пышылдады, барсы да төрле яктан аңа кушылды:
- Самавыр, самавыр, самавыыыр!
Ул тагын, барсы да пышылдагач, ышанып бугай, самавыр дип кабатлады.
Дәрес кайгысы калмады, барыбыз да рәхәтләнеп көлдек, тик укытучы гына көлмәде, кулын селтәп, ике кулы белән башын тотып урынына барып утырды.
Әлиф Галимов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз