Логотип Идель
Әдәбият

ШИГЫРЬ БУЛЫП ҖАН ТҮГЕЛӘ

Ләйлә Хәбибуллина 1993 елның 8 гыйнварында Буа районы Бик-Үти авылында туган. КФУда югары белем алган. Бүген ул Казан шәһәренең 19 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта, ТР Фәннәр академиясендә аспирантурада белем ала. Иҗаты моннан ике ел элек «Идел» журналы һәм ТР Язучылар берлеге каршындагы Әдәби суд утырышында тикшерелгән иде инде. Әлеге җитди вакыйгадан соң яшь шагыйрәбезнең илһам куәсе тагын да арткан кебек тоелды. Кыскасы, укыйк, Ләйлә Хәбибуллина иҗат сутын авыз итик.

***
Кан түгелә күккә
(таң түгел лә!)
яраланган офык түреннән.
Телисеңме,
эреп юкка чыгам,
җиһаныңда башка күренмәм.
Телисеңме, яки
сызлануың,
әрнүләрең алыйм үземә.
Барлыгымны
хәтта фида кылам –
үзең (зинһар!)
бары түз генә!
Бәргәләнәм...
Сыймый күңелемә!..
Ярдәм сорап күккә үреләм.
Кан түгелә анда
(таң түгел лә!)
яраланган офык түреннән.

ХУШЛАШАБЫЗ

Хушлашабыз.
Җылы кулларыңа
соңгы кабат назлы кагылам.
Юлларыбыз
әле аерылмады,
ә мин инде өзелеп сагынам.
Ә мин инде
синле хатирәне
югалтмаска диеп яшерәм.
Яшерәмен
күзләр кызарганын
әрнетүче тозлы яшемнән.
Әллә булыр,
әллә беркайчан да
насыйп булмас тою җылыңны.
Ишетерсең –
сиңа багышлавым
сагыну тулы йөрәк җырымны.
Ирексезләп,
алсу иреннәргә
моңсу елмаюлар тагыла.
Хушлашабыз.
Җылы кулларыңа
соңгы кабат назлы кагылам.

Яшь шагыйрә Ләйлә Хәбибуллинаның шигырьләре журналның май санында чыкты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Ләйлә Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев