Логотип Идель
Әдәбият

ШИГЫРЬДӘН ҖИТЛЕККӘН АЛМАЛАР

Афаг Шихлы Баку шәһәрендә туа. Мәскәүнең М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Шагыйрә, тәрҗемәче, табибә. Азәрбайҗан, Русия һәм Ауразия Язучылар берлекләре әгъзасы, Азәрбайҗан Язучылар берлегенең Мәскәү бүлеге сәркатибе. «Гомеремнең бишенче фасылы», «Читтән искән җилләр» китаплары авторы. Шахмар Әкбәрзадә, Микаил Мөшфиг исемендәге халыкара әдәби премияләр иясе. Мәскәүдә яши. 2016 елда Бакуда азәрбайҗан телендә нәшер ителгән «Яшь татар шагыйрьләренең антологиясе»нә кертелгән шигырьләрнең бер өлешен Афаг ханым тәрҗемә иткән иде.

 Афаг Шихлы Баку шәһәрендә туа. Мәскәүнең М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Шагыйрә, тәрҗемәче, табибә. Азәрбайҗан, Русия һәм Ауразия Язучылар берлекләре әгъзасы, Азәрбайҗан Язучылар берлегенең Мәскәү бүлеге сәркатибе.
«Гомеремнең бишенче фасылы», «Читтән искән җилләр» китаплары авторы. Шахмар Әкбәрзадә, Микаил Мөшфиг исемендәге халыкара әдәби премияләр иясе. Мәскәүдә яши. 2016 елда Бакуда азәрбайҗан телендә нәшер ителгән «Яшь татар шагыйрьләренең антологиясе»нә кертелгән шигырьләрнең бер өлешен Афаг ханым тәрҗемә иткән иде.


ЧАКЫР МИНЕ, ГАЗИЗ БАКУЫМ!

Бакуым минем, сагындым сине!
Мин – газиз балаң, әнкәем, димен!
Сагындың микән нәкъ шулай син дә?!
Кайнар кочагың үстерде мине!
Син бит минем дә туган җирем лә.
Искән җилләрем, койган яңгырым,
Кара туфрагым, кояшым, җирем,
Синдә ямьлерәк – шуны бел генә.
Теләгем гади – сагынсаң иде,
Бераз булса да үзең дә мине.
Чакырып алсаң иде яныңа.
Ятим итмәсәң иде тагын да.
Читтә тилмертеп газаплама син,
Үзеңә чакыр, Бакуым минем,
Адашып, юлда арыгач йөреп;
Өшесәм – җылыт, тыныңны өреп.
Шифа-дәва тап,
«Ватаным» атлы
Йөрәк ярама
Җилләрең назлап
Аерылышудан
Чаларган чәчем килеп сыйпасын.
Бакуым минем, үзеңә чакыр!
Әнкәем сыман җылы кочагың
Тоясым килә, мин – синең бахыр!

 ХЫЯНӘТ
Куркаклык – хыянәт, дускаем!
Вөҗданның йөзенә, үлемнең күзенә
Багарга берәүләр кыюлык таба ич!
Әмма син
Сагыштан саргайган йөземә
Карашың күтәреп багарга кыймыйсың.
Дәшмәү ул –
Шулай ук хыянәт, дускаем!
Азмыни бу җирдә кешеләр –
Асылган-киселгән хакыйкать хакына!
Кемнеңдер күзләре чукылган,
Күргәнгә хаксызлык барлыгын...
Әллә соң ваз кичтең
Вөҗданнан, намустан, антыңнан
Бер учма комга да тормаган
Кәнәфи, танылу,
Мал-мөлкәт хакына барыннан!
Йә, чынмы?
Аерылу шулай ук – хыянәт, дускаем!
Күп еллар үтәчәк,
Ә синең вакытың калмаган!
Балчыкның күзләрен үбәчәк
«Соңгы юл» – мәңгелек киләчәк!
Җиңелү, рух сынып тезләнү –
Шулай ук хыянәт, дускаем,
Хыянәт!


 ТӘКЪДИР УЧЫНДА

Фанилык – канатлы кош сыман –
Яшәүнең чикләре билгеле.
Сөюгә илтәсе юлларда
Тау калка.
Без – Сак-Сок шикелле.

Аерылу газабы ул – агу,
Сынаулар җебенә эленгән.
Ә бәхет – дәвамсыз бер мизгел,
Галәмгә сыймаучы бүгеннән.

Тыйгысыз ярсулы хисләрем –
Шигырьдән җитлеккән алмалар –
Мәңгелек иреккә талпынып
Тәкъдирем учына тамалар.
 

Азәрбайҗан теленнән Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәләре

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият шигърият

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев