Логотип Идель
Әдәбият

ШЫРАГАЙ (хикәя)

Нәбирә Гыйматдинованың хикәясен укып алыйк әле.

     «Туганым табылды, туганым!»

    Шаһиәхмәтнең шатлыгы күңел кәсәсеннән тулып, дөньяга ташый иде. Бу хәбәрен ул кемнәр белән генә уртаклашмады, урамнан олысы узамы, кечесеме, башындагы кәпәчен әле маңгаена шудырып, әле түбәсенә «элеп», һәм, әлбәттә инде, чамасыз горурланып:

– Карале син, туганым табылды бит, – дияр иде. Кеше: «Әйбәт, әйбәт», – дип хуплап үтә дә китә, ә менә хатыны Җәвидә, кичә искереп иртән тагын «яңарган» яңалыктан тәмам туйды. Ул туйса да, ир туймады, «туган» дигән сүз кабатлаган саен җанга рәхәтлек бирә, аның көч-кодрәте арта, мәгънәсе тирәнәя иде. Туган! Кушкаен төсле бер тамырдан яралган игез! Билгеле, кечкенә генә авылда әлеге хәбәр тиз таралды. Аны ишетмәгән адәм заты калмады. Адәмнәр генәме, куактагы чыпчыкларга хәтле «туган, туган» дип чыркылдаша иде.

– Чакырма да! Никакой кунак. – Хатыны иренең шатлыгын таяк кебек урталай бөгеп сындырырга маташты.

– Җәй корысында мунча буратабыз!

– Оял әзрәк! – диде Шаһиәхмәт.

– Бердәнбер абыемны күпсенмә! Синекеләр авыл тутырык. Кайсы капкага орынма, җә энең, җә
сеңелең! Җәвидәсенең теленә шайтан төкергән иде:

– Минекеләрнең нәсел-нәсәбе билгеле. Ә менә синең абый дигәнеңнең атасы кем дә,
анасы кем!

– Анасында эшем юк! Безнең әтиләр – уртак, Җәүдә! Нәсел ир-ат ягыннан исәпләнә.

– Шырагай син, Шәймәт, валлаһи.

– Ызгыш-талашның бәләкәй варианты – әйтеш-үртәш вакытында икесенең дә исемнәрендә хәрефләр кыскара иде.

– Теләсә кемгә ышана- сың. Аферистыр әле. Мәрхүм кайнатам ягада улым үсә димәде бер дә.

– Әти үз эченә бикләнгән. Әнидән кыен ашамас өчен яшергән. Әни, мәрхүмә, синең сымак вакчыл иде бит. Хәтәр көнләшә дә иде.

– Моңарчы Җәвидәсе белән һәр нәрсәне уртага салып киңәшкән, бәхәсле урыннарын аның белән килештергән, ә кайбер мәсьәләләрдә юл биргән ир акыл бизмәнендә үлчәде: әгәр хәзер җебесә, туганының чыраен да күрмәячәк. Ачудан кашлары тартышкан Шаһиәхмәт бала башы хәтле йодрыгы белән өстәлгә сукты.

– Теге ни... Җанымны көйдермә, Җәүдә! Абый кайта! Бездә күпме яши, ун көнме, өч атнамы, ике аймы – иртә-кич аш-суың әзер булсын! Хатын кинәт кенә дулаган иреннән шүрләсә дә, үзенекен куәтләде:

– Кайната миңа да серен ачар иде. Без аның белән дус-тату идек, Аллага шөкер! Шаһиәхмәт, чебен куган төсле, кулы белән селтәнде:

– Бәйләндең тәки! Авызына теле сыймаган килен белән серләшергә әтинең башына тай типмә-
гән! Әни белән ызгыштырып аерттырыр идең, ә! Әни үлгәч гөнаһын яшермәде әти. Гөнаһ дип, арттырдым ахры. Көнчыгышта зур төзелештә эшләгәндә Кадрия исемле кыз белән таныша ул.

     Никах укыталар. Малай туа. Аңа Наил дип исем куштыралар. Бабай: «Без авырыйбыз, улым,
кайт», – дигәч, әти үзе генә кайтып китә, чөнки хатыны, синең шикелле киребеткән, шәһәрне авылга алыштырмыйм, ди. Әтигә ахырдан хатта яза: «Кияүгә чыктым, безне оныт», – дип. Әти шулай итеп әнигә өйләнә! Үткәндәге хәлләрне белгертү юк инде, тегеннән дә эзләү юк. Вәт аркылы да торкылы сызылган язмышлар! Ул, ышандыңмы инде дигәндәй, хатынына карады.
Җәвидә исә һаман үзенекен сукалады:

   – Кайнатай әкиятләр ярата иде. Аның кушаматы да әкиятче Барый. «Бабай, теге маҗараңны сөйлә дә, бу маҗараңны сөйлә», – дип урамда бала-чага сырып ала иде үзен. Син инде сабыйлардан күпкә артык, атаң шыттырган борчакны һаман ашап туймыйсың, шырагай!

   – Әти моның ише әйберләр белән шаярмас. Йом иләк авызыңны, Җәүдә! Минем абый бар! Нокта!

   – Йоммаган кая инде.

Хатыны бүтән бәхәсләшмәде. Җәвидә аның туганын өнәмәсә дә, табибә кызлары Ләйсән әтисенә теләктәш иде. Рәхмәт яугыры, интернет дигәненә «фәлән елда туган Наил Бари улы Кирамовны эзлибез» дип кыска гына белдерү язгач, менә сиңа могҗиза, өч айдан хәбәр дә килгән. Башта Шаһиәхмәт Көнчыгышка үзе барырга уйлады, шулай дип «пәрәвез челтәре»нә хәбәр дә юллатты, ләкин нияте Наил тарафыннан хупланмады. Фатирыбыз бәләкәй, дигән. Гаепләмәде ул. Ятим үскән бала ата малына туенмагандыр шул. Аның каравы, энесенең йорты галәмәт зур: дүрт бүлмә белән җәйге веранда ике дистә кешене сыйдыра. Әмма: «Өчегезне дә кунакка чакырабыз», – дигән тәкъдимгә дә туганы эремәде. Билетка акчалары юк икән. И-и, кире кагарлык сәбәпмени бу! Абзарда симергән ике үгез: берсен иткә озатса – кайтырына да, китәренә дә җитә. Ләйсән белешкән, юлга өчесенә (хатынына, улына) утыз мең кирәк, ди.

    Үгез ике бәясенә артыграк сатылып, акчалар Көнчыгышка «очты». Тилмереп көткән җавап та алынды: ниһаять, туган абыйсы кайта! Тавыш юньлегә илтмәс дигәндер, тыртайган Җәвидәсе дә җайланды. Казан белән авыл арасы илле чакрым, Ләйсән ял көннәрендә генә әнисенә булышыр иде, димәк, кадерле кунакларны җиренә җиткереп сыйлау хатыны җилкәсендә. Гәрчә суыткычта тартма-тарма ит сакланса да, хуҗа сарык чалдырды. Аш төрләндерер өчен балык хәстәрләсәң дә ярыйсы.

  – Район кибетендә туңдырган камбала күрдем, ул тәмле, кылчыксыз, – диде Җәвидә.

 – Абыйга биш былтыр бозда катырылган үләксә ашатмыйбыз, Сөлчә елгасыннан үзем каптырам, – дип Шаһиәхмәт камбала кебек үк «биш былтыр»гы кармакларын барлады. Күз генә тимәсен, нәрсәгә генә тотынмасын, һәрберсе уңайга ятты. Димәк, абыйсы ипле-җайлы кеше. Сөбханалла, кармак ташлау белән балыгы да ярты чиләк булды. Дөрес, алар вак, ярты гына уч, әмма «эсвежий»!

– Моны ни кыздыр, ни пешер, шыр кылчык, – дип зарлана-зарлана ярты көн тәңкә кырды Җәвидә. Чисталык-пөхтәлек ягыннан алар икесе дә уңган: өйдә хатын һәммәсен дә тәртипләп торса, абзар-кура, ишегалды, бакча ише «мәмләкәтләр» ир карамагында иде. Инде сарай идәннәре ялт иттереп себерелгән, олау-олау тирес түгелгән, койма кырыендагы бармак очы хәтле кычыткан йолкынган, кыскасы, иң бәйләнчек комиссия килеп тикшерсә дә, күзгә кырып салырлык чүп бөртеге тапмаслык дәрәҗәдә хуҗалык җыештырылган. Туктаусыз тырма-сәнәк күтәреп чапкан Шаһиәхмәткә Җәвидәсенең генә эче поша иде:

– Әлләү, без патша көтәбезме соң?

– Абыйны көтәбез, ул патшадан олырак. Әгәренки туганым әти белән миңа охшаса, һавада тирбәлгән кар бөртеген җиргә кундырмыйча авызы белән җыячак. Безнең нәсел шундый, аппагым. Син дә иренмә, өйалды баскычын мунчалага кер сабыны сөртеп ю!

– Баскычта эскәтер җәеп чәй эчмәсләр әле! Иренең сүзен теленә абындырып екмаса, хатынының күңеле булмый иде.

    Баскыч, аппагым, ир-ат өчен изге урын! Әтисе чордашы Гайнан абзый белән сәгатьләр буе шунда гәп корып утырыр иде. Башта алар кычкырып-кычкырып дөнья хәлләре турында сөйләшә. Радиодан фәлән әйткәннәр, телевизордан фәлән дип күрсәткәннәр. Америка бик каты «тукмала». Ул дәҗҗал атом-төш коралы белән янагач, күмәк хуҗалыктагы сыерлар сөтен «киметте» (Гайнан абзый ферма мөдире). «Һи, синеке чепуха, шул Әмрикә кортларны ялкауландырды, быел балның чыгышы аз», – ди әтисе. (Ул – умартачы.) Чордашлар җир шарын «урап» күрше Кәкре Күл авылына күчә. Анда нәселле атларны җигәләр икән. Мәгънәсез халык! Аннары баскычтагы тавышлар әкренәя. Монысын чит-ят колак ишетмәсен! «Яшь чакта икебезнең дә йөрәкне җилкендергән Бибигайшә тәки ялгыз картая. Чибәрлеге белән масайды. Безне тиң күрмәде. Сайланды. Минеке аңардан көнләшеп үлә, Гайнан. Минеке дә, Барый дус!»
Алла кушса, Шаһиәхмәт белән абыйсы да, әтиләре кебек, икәү генә шушы баскычта серләшер. Бүген заманалар үзгәрде, кем дошман, океан артындагы илләрме, үзеңнекеме? Өздереп кенә әйтүе кыен. «Пенсия яшен арттырды, дәҗҗал Әмрик», – дип авылда бердәнбер эт ялкавы Сафа гына сүгенә хәзер. Абый кеше энекәшеннән акыллырактыр, чөнки ул баш бала. Шуңа күрә Шаһиәхмәт күбрәк аны тыңлар. Нәсел-нәсәпләре турында, әлбәттә инде, берәмтекләп энекәш сөйләр. Йорт-җир «ялтырый», ә тимер капка «калтырый», аның буявы кубып, «бите» шадраланган иде. Капка – хуҗаның йөзе.

– Чү, чү, – диде хатыны. – Абый, дия-дия, миең шулпаланды ахры. Яңасына заказ бирдек ләбаса!

– Анысы ай ярымнан гына өлгерә, Җәүдә.

– Өлгермәгәе соң! Ашарга сорамый әле. Буяу кыйбат, нәрсәгә шулай расхутланырга ди. Кассадагы акчаны кузгатмыйбыз. Мунчага ул. Кузгатмасаң ни! Кибетчеләрнең әҗәтләр теркәлгән «Кара дәфтәре»яшәсен. Шаһиәхмәт шунда исемен яздыртып ун савыт зәңгәр буяу юнәтте. Иске капканың шадралары тигезләнмәсә дә, әз-мәз матурайды шикелле. Ләйсән шылтыратты: «Әти, туганнар Казан аша кайта. Поезддан каршыладым. Авылга кадәр такси ялладык».

   Шаһиәхмәт кая басканын белмәде. Шкафтагы өр-яңа костюм-чалбарын киде-салды, киде-салды.

  – Өстеңдәгесе дә кырт иткән бит, – диде хатыны. – Авыл кешесе кәчтүм кими дә әле. Муенчак та такмый, адәм көлдереп.

  – Абый – шәһәр малае, культурный. Моның өстендә сәләмә димәсме соң, Җәүдә?

  – Менә безнекеләр ашка чакырыр, шунда көязләнерсең.

  – Абый төскә-биткә ниндирәк икән? Әтигә тартканмы, миңамы?

  – Сиңа, сиңа! – Җәвидә «абый» сүзеннән тәмам гарык иде. – Кухняда ашыйбызмы? Бишебезгә биш урындык.

  – Ниткән «кухня»?! Ишек төбендә кунак сыйлыйлар ди!

  – Монда да түр ансы, – дип мыгырданган хатыны белән әрләшер чакмыни, күрешү минутларын якынайтып, диварда сәгать текелди. Тек-тек, тек-тек... «Абыең кайта, абыең!» Хуҗалар турга чыгып басты. Шаһиәхмәт, кулын каш өстенә куеп, олы юлны күзәтте.

  – Маңгаена шакмак чәпәгән, такси бу, – диде ул. Аяк үзалдына биеде. Кара син, Җәвидәсе дә
дулкынлана, алъяпкыч бавын бер бәйләп бер чишә.

  – Токмачым изелмәдеме икән инде? Камырын өч йомыркага баскан идем үзе... Иң беренче машинадан унҗиде-унсигез яшьләр чамасындагы ябык кына егет белән тәбәнәк буйлы хатын-кыз төште.

– Здрасьте...

Әһә, абыйсының гаиләсе. Алар артыннан ук туган буласы кеше күренде.

– Здрасьте...

– Абау, урман шүрәлеләремени, – дип пышылдады Җәвидә.

– Шыпырт, – диде каушаган Шаһиәхмәт. Чынлап та, өчәү имгәнеч кыяфәттә иде. Озын чәчләре җилкәсенә кадәр салынган егетнең чалбар балагын эт талаганмыни, тездән үк ертык, колагында әллә ниткән тимер алкалар аскан, муенында – бармак калынлыгы чылбыр... Җиңги дигәненең кофта уемы кендегенә кадәр уелган, бау белән бәйләгән кыска ыштаны да арт чүмечен яртылаш кына каплаган, ялангач тәненә җиңсез комбинезон кигән абыйсы да әкәмәт иде.

   Оялды Шаһиәхмәт, үзеннән оялды: кияү егетләре кебек көязләнмәсә инде. Кунакларга хөрмәт  йөзеннән, дигәч тә... Ул хатынына пышылдады:

– Бар, токмачың изеләдер.

   Очрашу шатлыгы көчлерәк иде, ир тилмереп көткән туганын кочаклады:

– Исәнме, Наил абый?! Тач әти икән.

– Что? – диде абыйсы. Эһе, болар белән аралашыр өчен тел сындырасы икән. Хәер, баш миенең татар авазларына көйләнгән өлеше тиз тәрҗемә итә иде.

– Ну-ка, карыйк, – диде кунак.

– Минем энекәш ниндирәк икән? – Әгә, прям начальник какой-то! Таныш, хатыным – Маша, улым – Денис.

   Капка төбенә хәмер катыш тәмәке исе таралды. Бу сасы ис өйгә дә ияреп керде. Поезд вагонында кемнәр генә юк, киемнәренә сеңгәндер, диде Шаһиәхмәт. Өс-башларын алмаштыргач, һава сафланыр. Тик менә алмаш киемнәре кайда икән? Машаның кулында җептән үрелгән җәтмә сумка гына иде. Нигә аптырарга ди? Ул абыйсы белән, Маша Җәвидә белән бер чама, киендерерләр. Шкаф тулы чүпрәк. Җәвидә өстәлгә нәрсә генә тезмәгән, күз йөгерә, хатынның теле дә тәмле, йөзе дә ачык, ул, әнә, тәлинкәләргә төрледән-төрле салатлар тутыра-тутыра:

– Ачыккансыздыр, юл озын, ашагыз, аша, – дип кыстый. Тик кунаклар шымайган, берсе дә алдындагы тәгаменә үрелми, абыйсы уйнаган төсле кулындагы кашыгын әйләндерә иде.  Шаһиәхмәт:

– Ягез, тартынмагыз, ни бары белән сыйланыгыз, – дигәч кенә алар, анда да теләртеләмәс кенә, ашарга кереште. Ризык тәмсез дисәң, Җәвидәнең аш-суына тел-теш тидерерлекме соң!

   Абыйсы белән җиңгәсен ару киемнәр тоттырып мунчага озаткан (Денис сарайга сөягән иске велосипедка атланып, урам буйлап «юыртты») хатыны:

– Нишләп кәефсезләнүләрен аңламадыңмыни, и шырагай, – диде. – Табынга аракы куймадык ич без. Боларга иң тәмле сый – бер ярты бит!

– Юкны лыгырдама, Җәүдә. Юлда арганнар.

– Лыгырдыйм шул менә. Махмырдан интегә бичаралар. Шаһиәхмәтнең барыбер үзенеке өстен иде:

– Көнчыгыштан тиклем ничә тәүлек поездда кайт әле син. Тынчу вагонда эчмичә исерерсең. Наил абый – әти малае! Хәмер – әтинең дошманы иде. «Шайтан суы»н бусагадан да кертмәгез дигән әманәте исеңдәме?

– Исемдә, исемдә. Түлке аңа исерекләрне дә кертмәгез, дип өстәргә иде.

– Син, Җәүдә, минем туганнарымнан шикләнүеңне туктат! Абыйсы мунчада озак юынмады. Чабынмаган да бугай, йөзе ап-ак. Алай да яшәргән кебек. Кат-кат күңелдә яңарган хыял, ниһаять, чынга ашты: ул туганы белән янәшә баскычта утыра.

– Авыз кипте, – диде Наил.

– Җәүдә, су бир! – дип кычкырды Шаһиәхмәт.

– Кирәкми. Исемнәрегез җайсыз сезнең, энем. Жа... Жа...

– Җәвидә, абый.

– Женя, короче. Синеке Шаги... Шаги...

– Шаһиәхмәт, абый.

– Шурик, короче. Миңа да Наил димәгез, Машадан уңайсыз. Николай мин.

– Безнең Барый әти кем инде?

– Борис!

    Җәвидә чыгарган бер тустаган суны изүенә агыза-агыза үзе эчте Шаһиәхмәт. Юк, ул сусамаган, бәлки йөрәккә капкан ут (исемнәрегез җайсыз, имеш!) дөрләп күкрәген яндыра иде. Эчте дә, җиңе белән иренен сөртеп:

– Әти казыган чишмәнеке, – диде. – Йомшак.

Әмма су да дөрләгән ялкынны сүндермәде.

– Син безнең исемнәрне үзеңә яраклаштырма, абый. Тел үзгәртүең генә җитмәгән монда!

– Йә, йә, браток, сезнеке – сезнеңчә, безнеке – безнеңчә!
– Синең атың сезнеңчә дә, безнеңчә дә – Наил. Саф татарча!

    «Бәхәсләшмә, бу тилмереп көткән туганың, әгәр ул рәнҗеп-үпкәләп китеп барса нишләрсең?» – дип, Шаһиәхмәт оста гына сүз йомгагын бүтән якка тәгәрәтте.

– Җиде буынның шәҗәрәсен төзедем, абый. Беренче бабай – мәзин, икенчесе – мулла, өченчесе – кызылмалчы. Без – Кирамовлар борынгыдан абруйлы нәсел саналган.

– Минем фамилиям – Кириллов, браток.

– Алай икән. Тәнең – тирең белән алышын-
гансың икән.

– Дәвам ит, браток. Теге сәүдәгәр бабай кай-
дадыр алтын-көмеш күммәгәнме?

– Күммәгән. Мәчет-мәдрәсәләр салдырган. Абыйсы муенындагы юеш сөлгесен кулына
чорнап тезен «кыйнады»:

– Ох, зря! Байлыгын оныкларына калдырмаган. Зря!

– Син нәрсә инде, абый? Аннан бирле күпме сулар аккан. Үзең ишәйтмәсәң, мал-мөлкәт артмый бит. Туганы нәсел белән тамчы да кызыксынмады. Җәйге кояш җылытса да, баскычта салкын иде. «Иңгә-иң терәп...» Хыялның бу өлеше акланмады бугай. Бәлки, Шаһиәхмәт ашыгадыр?

   Юлдан гына кайткан абыйсын тинтерәтә. Әле исем, әле нәсел... Туганлык җепләре ярты көндә генә ялганамыни?

– Тормышлар ничек? Сөйләп җибәр, абый.

– Нәрсә сөйлим? Маша белән пенсиядә без. Фатир кечкенә.

– Кайларда эшләдең?

– Син миннән отчет аласыңмы, браток?

– Болай гына инде, абый. Кызык өчен генә.

– Миндә кызык юк, браток.

    Кайсы гына җиреннән башласаң да, әңгәмә черек бау төсле чер тә черт өзелә иде. Ике туганга аралашуы шулкадәр кыен микәнни? Сөлге белән генә уралган җиңгәсе мунчадан чыккач, Җәвидә кунакларны өйгә чакырды:

– Әйдәгез, бал белән мәтрүшкәле чәй эчәбез.

– Чәй эчкән бар, – диде абыйсы, күңелсез генә.

    Хәзер аның кинаясе аңлашыла иде. Шаһиәхмәт аны җилтерәтеп урыныннан торгызды:

– Тагын эчәрсең. Коймакка бал сылап. Әти шулай ярата иде. Ир-атка кисәтү ясаса килешмәс, җиңгәсе йөри һаман сөлгегә уралып.

– Җәүдә, килендәшеңә берәр нәрсә кигез, – диде ул.

– Өр-яңа халат бүләк иттем, әллә кызу микән? – дип җиңгәсе артыннан бакчага кергән хатыны агарынган иде.

– Син ул якка ялгышып күз ташлама тагы. Анадан тума чишенгән Маша кызына. Велосипед сөйрәгән Денис пәйда булды. Ярышта катнашкан диярсең, егет еш-еш сулый иде.

– Пап, аларның кибетләре ябык.

«Пап»ның болай да караңгы чырае тагын да каралды. Кунаклар кибет эзли икән, димәк, хуҗаларның сые сыек.

– Бездә ревизия, сезгә нәрсә кирәк соң? – диде ул. Ата белән ул бер-берсенә карашып
алды.

– Шоколад, браток. – Абыйсы көлемсерәде. Туганнары өчен кыш сөте саварга әзер
энекәш хатынына боерды:

– Суыткычтагы шоколадларны апчык! Кич белән, кыяр-помидорларга су сипкәндә, Шаһиәхмәт нәрсәгәдер китереп басты. Чытырт! Үлән арасындагы өч кап шоколадны изде, хәерсез!

– И шырагай инде син, валлаһи. Ышандың, әйеме? Шоколад – сәбәп кенә. Малаен аракыга чаптырды абыең! Машасы ух-вах килә. Баш чатный, ди.

«Син хаклы», – дип Җәвидәсенең сүзен җөплисе, югыйсә. Ә ул абыйсын яклады:

– Синнән аракы сорамыйлар бит! Айнык бит Наил. Яхшы гына сыйла, синең эшең шул. Иртәнге ашка тавык тутыр!

– Абыең өйдә тәмәке пошкырта. Сасы исеннән күңел болгана.
Хатынының бу зары да хупланмады:

– Синекеләр дә паровоздан ким пуфылдатмый! Җәвидәнең агай-энеләрен яманларлык идемени! Җизни дип өзелеп торалар, нинди генә йомыш белән барсаң да, сәгате-минуты белән
гозерең үтәлә. Их, бияләй авызыңа чөй кагасыңмы соң?

– Синекеләр... тәртипле шул, Җәүдә. Ә безнеке ата тәрбиясе күрмәгән. Әти белән үссә, болай кыланмас иде. Бервакыт, унөч яшемдә малайлардан күрмәк гәзит кисәгенә төреп махра суырганда тотылдым, әти төпчеге белән иренемне яндырып, тәмәкедән тиз биздерде. Кунакларны авыл белән таныштырырга вакыт иде. Уңган хуҗабикә иртән үк тутырган тавык пешерде, ашагач, рәхмәт димәсәләр дә, хуҗалар канәгать иде. Алардан сыйлау! Җиңгәсе тән каралтырга бакчага юнәлде, Денис телефонында казынды, абыйсы теләр-теләмәс кенә энесенә иярде. Кырынган-юынган, Шаһиәхмәтнең күлмәк-чалбарын, кара түфлиләрен кигән чиста-пөхтә Наил белән урам әйләнгәндә күкрәк киерелеп, баш югары чөелергә тиеш иде. 

Дәвамы бар...

Нәбирә Гыйматдинова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев