Логотип Идель
Әдәбият

СИН – БЕР ГЕНӘ...

Наис Гамбәр шигыре

Меңнәр арасында син – бердәнбер,
Син бер генә дөнья йөзендә;
Бер гомер ул нәрсә?! Мөмкин булса,
Бирер идем унын, йөзен дә.

Сиңа гына... Син кайларда хәзер,
Җир шарының кайсы төшендә?!
Нинди билгеләрдән танып дәшим,
Очрата калсам төшемдә?!

Чәчкәләрең кайда орлык коя,
Туфрагына нинди түтәлнең?!
Син гөл идең, сеңлем, һичберкайчан
Шиңмәс гөле ерак үткәннең.

Дуслар, иптәш, таныш, якыннардан
Бармы кешең «абый» диярлек?!
Син – беренче идең, син – бер генә
«Сеңлем» итеп башым иярлек.

Наис Гамбәр
«Идел», N3, 1991 ел

Фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте татар әдәбияты Наис Гамбәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев