Логотип Идель
Әдәбият

«СИН МИНЕМ БИК ЕРАК ЯКЫНЫМ»

Пышылдар: «Бердәнбер. Бердәнбер...»

    ***

Син минем бик ерак якыным.

Ялкыным. Җанымда дөрләгән.

Янымда үткәргән көннәрең

Аз алар.

Калалар аерган чак булды.

Чакрымнар һәм юллар чакырды.

Күп булды. Күк аша серләшкән чагыбыз.

Чабабыз. Язмышка каршымы.

Карышып үтәли җилләргә.

Хисләргә.

Янабыз. Әле дә.

Якыным. Шулкадәр якыным.

Дәвамым төсле син.

Көчле син.

Көчле мин.

Бу ике гарасат, кавыша алмыйча,

Язмышлар җиһанын иңләде.

Килмәде. Язылган ул бер көн килмәде.

Күк белә. Ул икәү очрашкач,

Галәмдә мең йолдыз кабыныр.

Табылыр. Әлегәчә тирән-тирәндә яткан сүз.

Ярый, уз. Уз, әйдә.

Ходайдан бирелгән бер көнем.

Төннәргә тоташ та,

Тоташтан яңгырлар яудыр син.

Югыйсә, ул көчле һәм аның битенә

Тик яңгыр тамчысы эленер.

Һәм эңгер. Яшерер сагышын.

Пышылдар: «Бердәнбер. Бердәнбер...»

Гөлназ ГАЗИЗОВА

Нәрсә ул шигырь? Кемгә кирәк? Ярамы ул? Дәвамы? Үзенә күрә бер терапия – котылу... коткарылу ысулымы? Шигырь булмаса, без нишләр идек? Гөлназ белән бу сорауларга җавапны инде ничә еллар буе эзлибез. «Ярый әле шигырь бар, име», – дип төгәлләнә күп кенә сөйләшүләр. Әйе, ярый әле бар. Мин Гөлназны белә башлаганнан бирле шигырьле аның дөньясы. Язмый торган чакларында да. Һәм аннары кабат – ул янә томырылып яза башлагач бигрәк тә.

Ул шигырьләрнең артында җан тарихы бар: реаль көенечләр, сөенечләр, табу-югалтулар. Кешеләр «язмыш» дип атый торган көч әнә шулдыр. Бу язмышның инде шактый өлеше минем күз алдымнан кинохроникадай йөгереп узды. Ул киноның әле дәвамын карыйсы да карыйсы... Анда төп рольне башкаручы затның тормыштагысы белән шигырьдәгесе арасында тигезлек тойганга, хөрмәт уяна. Сүз һәм Гамәлнең тәңгәллеге какшап, Җиһандагы гармония җуелган заманда бу берәү аларның бөтенлеген якларга омтыла. Тагын бер фразасы үтә дә якын Гөлназның: «Күгебез бит безне ярата...» Күкне Җирдә эзләп, аңа сусап, үз куллары белән монда булдырырга омтылып яшәү... шигъриятнең нигезендә әнә шул ята, дип уйлыйм. Моны ваемлаганнан соң, сорауларга җавап та табыла: кешеләргә кирәк шигырь. Яра да, дәва да, котылу, коткарылу ысулы да ул. Шигырь булмаса, без кайтасы Йортыбыз барын, һәм монда кунак кына икәнлегебезне онытыр идек. Димәк, Шигырь безне Дөньяга саграк карарга да өйрәтә икән, дип ышаныйк. Гөлназ әйткәнне, бер мизгелгә генә заман ыгы-зыгысыннан айнып торып, ишетик әле, сискәник: БЕЗ булмаган бер көн, чыннан да, киләчәк бит...

Луиза Янсуар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Гөлназ Газизова, шагыйрә, яңа буын, иҗат, шигърият, мәхәббәт, син минем бик ерак якыным

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев