Логотип Идель
Әдәбият

СОҢ МИНУТТА

Алмаз Мансуров шигыре

Алмаз Мансуров шигыре


pixabay.com

Нечкә кылдай соңгы тапкыр чыңлап,
Өзелеп китсә язмыш кинәттән.
Тик йомарга язсын күзләреңне
Хуш ис тоеп ерак җәннәттән.

Үкенечкә калмасыннар юллар,

Фани дөнья буйлап чуалган.
Һәр адымым изгелеккә таба,

Һәр адымым сиңа бер Аллам!

Изгелекләр күбрәк кылу кирәк,

Берәүне дә алдап булмас анда.
“Лә иләһе иллаАллаһы” сүзе
Соң минутта булса иде җанда.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев