Логотип Идель
Әдәбият

СОҢГА КАЛГАН РОМАНТИКА

...Ә син мине ачык китап, дисең, Яшермисең, дисең, хисләрне.

АЧЫК КИТАП

...Ә син мине ачык китап, дисең,
Яшермисең, дисең, хисләрне.
Тормыш ак-карадан тора диеп,
Аерырга өйрән, дисең, төсләрне.
Ә син мине артык иркә дисең.
Имеш, аңламыйм язмыш тозагын.
Синдә түгел, башкаларда, дисең,
Бәхет ишегемнең йозагы.
Башкалардан фикер тупла, дисең.
Башкалардан эзлә, дисең, үзеңне.
Чикләрне шулай бозып ташлап,
Мин югалтмаммы соң үземне?
Артык сабы, дисең, артык тыныч...
Әрсезләрне алга куясың.
Усаллыкка баткан дөньясында
Имеш, мин белмим нинди буласын.
Кыюлыгы ташып торган чакта
Дәшми калмас хәтта түземле.
...Ә син мине ачык китап, дидең...
Синең бүлек шунда өзелде.

Эльвина Миңнуллина шигыре

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев