Логотип Идель
Әдәбият

"Соңгы очрашуның соңгысы"

Ә аралар өзелмәгән әле, ябылмаган әле юллар да. Хәтерлимсең, каен сыендырды коеп-коеп яңгыр яуганда.

Синең яктан ник бер хәбәр булсын,
Ник бер җилләр иссен ялгышып.
Көне буе бүген карлар ява,
мамык бияләйгә сырышып.

Онытмадың, беләм...
Онытырлык түгел синең хисләр.
Килерсеңме тәү очрашу урынына,
Бер күрешик, диеп хәбәр бирсәм?..

Соңгы очрашуның соңгысы

Ә аралар өзелмәгән әле,
ябылмаган әле юллар да.
Хәтерлимсең, каен сыендырды
коеп-коеп яңгыр яуганда.

Соңгы очрашулар күпме булды,
өзгәләде һәрчак бәгырьне.
Яшьнәтә дә, яшәтә дә алган
беркем дә юк синнән кадерле.

Бу юлларны укыганда, бәлки,
танымассың да син үзеңне.
Миндә инде соңгы тамчы калды,
бүлеп бирче бераз түземне.

Төшләнәмме, әллә инде өнем?..
Сине күрүләрем чынмы соң?!.
Бу буранлы көндә уртак газап -
Соңгы очрашуның соңгысы...

фото: pixabay.com

Энҗе Хөсәенова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте мәхәббәт,ярату Энҗе Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев