-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
СӨЮ – МӘҢГЕ, УЛ ДА ЧИКСЕЗ ГАЛӘМ КЕБЕК!
Оксана Ильюп Башкортстанның Салават районы Лаклы авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Чиләбегә китә, әүвәл техникумда, аннары Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясендә укый. Шигырьләрне ун яшеннән яза башлый. Соңрак җырлар язарга һәвәслеген дә төшенә. Һәм... лицензияле «Чәчәкләр гаеплеме» дип исемләнгән альбом чыгаруга ирешә. Узган ел тәүге шигырь китабы да дөнья күргән! Бүгенге көндә ул Чиләбе халык театрында уйный. (Сүз уңаеннан, былтыр театр Бөтенрусия «Идел-йорт» театр фестивалендә Гран-прига лаек булган иде.) Сәяхәтләр ярата. Кайсы гына шәһәрдә булса да, татар мохитен табып, очрашулар, иҗади кичәләр оештыра.
***
Җаннар күптән таныш безнең.
Җиңел генә булмас аңлап,
тик гасырлар арасыннан
эзләп таптым сине кабат.
Кабат! Сиңа гашыйк бүген!
Йөрәк түзми: дулый, дулый!
Бу дөньяда беркемне дә
инде сиңа тиңләп булмый.
Коңгырт-яшел күзләреңдә
гүя кояш нуры качкан;
иреннәрең миңа диеп
оҗмахларны гүя ачкан.
Бармакларым асларында
кыллар чыңлый.
Җырлыйк, әйдә!
Җаннар шушы кыллар белән
бәйләнгәнме икән әллә?
Алар инде күптән таныш.
Шуңа сине сөю ансат.
Мең гасырлар арасыннан
эзләп таптың мине.
Кабат!
***
Ак чәчәкләр өзелә дә чәчкә куна –
Дөньяны күк, мине бизи – мин өлеше.
Мин ярашлык таптым Җирдә яшәвемдә:
Үзәгемдә – Галәм аңы, Галәм көче.
Вакыт ватык – аны ерып чыгып була.
Гүя агым елга: ега, нидер сөйли.
Ә хыялым – кул сузымы ераклыкта.
Һәм йөрәкне иксез-чиксез рәхмәт били!
Хыялларга иң кыска һәм туры сукмак –
Ихлас рәхмәт.
Рәхмәт шушы тормыш өчен!
Бәхет – миндә! Һәр вакыйга – минем дәвам.
Мин үзем дә шул Галәмнең бер өлеше.
Анык аңлыйм – ни көтәргә? Нәрсә өчен?
Нинди куәт тупланганын төгәл беләм.
Кичә чәчкән орлык-уйлар чәчкә аткан –
Өзелә дә, чәчкә куна берәм-берәм...
Оксана Ильюп
Шулай ук укыгыз: Оксана Ильюп «Телне белсәң, язасың килсә, хет космоста яшә»
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз