Логотип Идель
Әдәбият

СӨЗГӘК ТӘКӘ

Ишегалдында чыннан да казлар каңгылдаша иде. Әхнәф, ишекне ачаргамы, юкмы дип, берничә минут чоланда икеләнеп торды. Ниһаять, тәвәккәлләде. Чолан ишеге ачылуга, ата каз муенын сузып, яңгыр суларына чап-чоп баса-баса, бик яман ысылдап, Әхнәф өстенә килә башлады. Ишекне шартлатып ябып куясы килсә дә, түзде Әхнәф.

Әхнәф карават астыннан башын чыгарды.

— Апа, яшен яшьнәмиме инде?

— Ят әле бераз, яшьни, - диде Әхнәфнең апасы мыскыллы тавыш белән.

Әхнәф, күзләрен чылт-чылт йомгалап, тәрәзә янына килде. Көн чалт аяз, тәрәзә артында чыпчыклар чыркылдаша иде.

— Апа, мин уйнарга чыгам...

— Ничек чыгасың, казлар ишек алдында бит, - диде дә Әхнәфнең апасы тагын көлемсерәде, - ата каз кемне тешләргә аптырап йөри анда.

Әхнәф апасының эчтән генә көлүен сизде, әмма сер бирмәскә тырышты, «Һәй, курыккан бар иде ата каздан», - дигән булды.

Ишегалдында чыннан да казлар каңгылдаша иде. Әхнәф, ишекне ачаргамы, юкмы дип, берничә минут чоланда икеләнеп торды. Ниһаять, тәвәккәлләде. Чолан ишеге ачылуга, ата каз муенын сузып, яңгыр суларына чап-чоп баса-баса, бик яман ысылдап, Әхнәф өстенә килә башлады. Ишекне шартлатып ябып куясы килсә дә, түзде Әхнәф. Әнә Идрис агай да сугышта пулеметыннан дошман якын килгәч кенә ата торган булган бит. «Кил әле, кил. Ысылда. Муеныңны ишеккә кыстырып куярмын менә!»

Хәер, ата каз акыллы икән. Муенын ишеккә кыстырасы килмәде. Әхнәф янына килеп җитәргә ярты адымнар калгач, башын югары күтәрде, ишек артында кем дә батыр дигәндәй, канатларын җилпеп каңгылдап алды һәм, кырын күз белән Әхнәфкә карый-карый, гаиләсенә таба китеп барды.

— Әһә, курыктыңмы! - диде Әхнәф, җирдә яткан тал чыбыгын кулына алып. Ата каз тагын бер мәртәбә каңгылдап куйды. Аннары тагарактан су эчәргә кереште. Ул арада Әхнәф җил капкадан исән-имин урамга чыгып ычкынды.

Ни галәмәттер инде — өйдә дә, урамда да Әхнәфне куркак дип хурлыйлар. Әйтерсең, үзләре бер дә курыкмый инде. Идрис агай әйтмешли, һәркемнең җаны кадерле. Вәт Идрис агай кеше ичмасам!.. Мыскыл итеп бер генә сүз әйтсен Әхнәфкә! Күргән саен батыр егет дип аркасыннан сөеп уза. Ә малайлар куркак дигән булалар, үртиләр. Көтү кайтмаса да, көтү кайта дип кычкыралар. Көтү кайтса куркыныч инде анысы, һәрвакыт көтү алдыннан коточкыч кыяфәтле сөзгәк тәкә кайта. Күзләрен һәрвакыт кан баскан булыр. Ул әкәм-төкәмгә охшап бөтерелгән мөгезләрен күрсәң! Юлында нинди җан күрә — тузан туздырып йөгереп бара да дөпелдәтеп сөзә. Бервакытны хәтта каршысына килгән тракторны сөзгән диләр. Шул тәкә белән нигә бер Әхнәфне генә үртиләрдер малайлар! Үзләре бер дә курыкмыйлар диярсең! Сарык көтүе кайта башласа, урамда җил себергән кебек була анысы...

Әнә Идрис агай тагын бүрәнә өстенә чыгып утырган. Уңган гимнастеркасы мендәр кебек кабарып тора. Әллә күрми инде бу юлы Әхнәфне? Күрде. Күзләре яктырыбрак, нурланыбрак киткәндәй булды.

— Кил, утыр, Әхнәф улым. Ял итеп ал бераз.

Әхнәф сүзсез генә Идрис агай янына барып утырды.

Карт белән малай бүгенге яңгыр турында, ата каз турында, печәннәре җиткән болын турында әңгәмә корып җибәрделәр. Шулай ипләп кенә сөйләшеп утырганда, рөхсәт-фәлән сорап тормыйча, Әхнәфнең уена әлеге сөзгәк тәкә килеп керде. Керде дә бөтенләй җан тынычлыгын алды малайның.

Шунда ул үзе дә сизмәстән картка эндәште:

— Идрис агай!

— Нәрсә, Әхнәфетдин?

— Син дә куркасыңмы сөзгәк тәкәдән, Идрис агай?

— Юк, курыкмыйм, Әхнәфетдин. Әллә син куркасыңмы?

— Куркам шул.

— Ә син, Әхнәфетдин, курыкмаска өйрән. Курыккан, саен куркыта ул куркаклык.

— Ә сугышта, Идрис агай?

Идрис агай аңламады ахры, сораулы караш белән Әхнәфкә текәлде.

— Сугышта куркынычмы, дим.

— Ә-ә-ә, син аны әйтәсең икән. Сугышта да курыкмаска кирәк. Курыкмасаң — җиңәсең, курыксаң — җиңеләсең... Бервакытны шулай Рәзән егете Сергеев белән безгә дошманны бер сәгать тоткарлап торырга куштылар. Сүзем ялган булмасын, әллә алты, әллә җиде тапкыр чигендердек инде без аларны. Менә шулай аркылы-торкылы кисәбез генә ике пулемет белән. Керер тишек тапмыйлар. Тәмам җеннәре котыргач, тегеләр безнең өскә танк җибәрде. Без Сергеев белән баш кагышып алдык. Соңгы чиккә кадәр көрәшәбез дигән сүзебез иде бу. Менә танк коры елганы да үтеп чыкты. Тавышыннан җир селкенә. Түбә чәчләре үрә тора. Пушкасыннан ут бөркеп, бездән ерак түгел бер нарат агачын да урталай кисен төшерде бу. Пулеметтан атудан мәгънә юк. Тимергә борчак белән бәргән кебек кенә. Ул чагында яшь бит әле без. Әй торып йөгерәсе килә. Йөгерергә ярамый. Гранаталар бәйләмен кочаклап җирдән күтәрелә башладым. Сергеев йодрык күрсәтте. Ашыкма, янәсе. Ә танк инде бөтенләй якын. Котырган ерткыч кебек, ант әгәр. Әй шул вакытта җирдә түзеп ятулары! Ниһаять, Сергеев боерык бирде. Безнең гранаталар танкның кайсы җиренәдер бәрелеп гөрселдәде. Аннары тагын ыргыттык. Ут, ялкын, эрегән тимер исе, төтен... Ул арада безнең пулеметлар тагын телгә килде. Дошманның соңгы һөҗүме булган икән. Шуннан соң борыннарын күрсәтмәделәр... Ә мин сине, Әхнәфетдин, батыр егет дип йөридер идем. Ярый, мин керим әле, кояш та баеп килә. Иртәгә Бүре чокырына печән чабарга барасы бар...

Әхнәф учы белән тирләгән маңгаен сөртеп алды.

— Мине алып бармассың микән, Идрис агай?

— Барырсың, Әхнәфетдин улым, барырсың. Әниеңнән рөхсәт сорарбыз да... Барырсың...

Идрис агай кереп киткәч, Әхнәф төрле уй-хыялларга бирелеп, онытылып утырган иде. «Сарык көтүе кайта» дигән тавышка сискәнеп артына борылды. Инде тыкрыкта тәгәрәшеп уйнаган малайларның эзләре дә калмаган. Урам буп-буш. Тимер-томыр склады почмагыннан сөзгәк тәкәнең бөтерелгән мөгезләре күренгәч, бүрәнә өстеннән сикереп торып, ярым ачык калган капкага таба элдертәсе килде Әхнәфнең. Әмма ниндидер бер көчкә буйсынып, ул бүрәнә өстендә утыра бирде.

Сөзгәк тәкә Әхнәф турысына килеп җиткәч тукталып торгандай итте. Башын чайкап, нәрсәнедер ошатмагандай, кагынып алды. Артына борылып карады һәм тузанда тәгәрәткән йон төргәген хәтерләтеп, тыкрыкка кереп күмелде.

Көтү узып, урамда тузан басылгач, Әхнәфне иптәш малайлары уратып алды.

— Ничек курыкмадың, малай?..

— Мөгезенә элеп селкеп ата дип торам...

— Әхнәфне курка диген... менә!..

— Әйдә, Әхнәф, безнең белән җәплекәч уйнарга...

Әхнәф кулларын чалбар кесәсенә тыгып, сүзсез генә аяк өстенә басты. Җыелган малайларга карамыйча гына:

— Өйгә керәм әле, - диде. - Ата казны акылга утыртырга исәп, югыйсә котырган эт кебек кергән бер кешенең өстенә ташлана...

Әхнәф кулларын кесәләреннән чыгарды, Идрис агай кебек аркасына кушырып куйды:

— Аннары иртәгә таң тишегеннән торасы була. Бүре чокырына печән чабарга барабыз...

Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин 1939 елның 18 маенда Татарстан АССРының Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Карашәм авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1953 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: өч ел колхозда эшли, аннан, 1956 елдан 1962 елның җәенә хәтле, Коми АССРында — урман кисүче, чирәм җирләрдә — тракторчы, Приморье краеның Находка шәһәрендә — кара эшче, слесарь, Тын океанның балык тоту флотында матрос була. 1962 елда ул туган якларына кайта һәм 1970 елның көзенә кадәр Яшел Үзән шәһәрендә производствода җыючы слесарь, сварщик булып эшли. Шунда эшләгәндә КПСС сафларына алына (1968), аннары кичке урта мәктәпне һәм, читтән торып укып, 1973 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

1970 елдан башлап Фаил Шәфигуллин Казанда журналистика эшендә: башта «Казан утлары» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары яшь язучыларның әдәби әлманахы «Идел»нең җаваплы редакторы була. Гомеренең соңгы елларында (1975—1982) ул республика юмор-сатира журналы «Чаян» редакциясендә әдәбият һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшләде.

Әдәбиятчы Байгыш

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Фаил шәфигуллин, сөзгәк тәкә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев