-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
"Сөйлә!"
Бүген татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты, барыбызга таныш Рәдиф Гаташның туган көне! 79 яшен тутыручы шагыйребезне чын күңелдән без дә гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Шул уңайдан, сезне дә аның шигырьләре белән сөендерәбез.
Сөйлә!
Бик күптәннән тавышың ишетмәдем.
Шундый тансык миңа!
Колак салыйм шатлыкларың чишмәсенә,
нинди көчләр шулай күчкән сиңа?
Мин бәхетле, тыңлыйм озак... Сөйлә!
Сөйлә серләреңне, яшь җанында
нинди хыяллар бар, сөйлә!
Чәч тузгытып җилдә, очынып көлә-көлә,
яшьлегеңнең назлы көен көйлә!
Язгы яңгыр кебек җылы сүзең —
чыланырга ризамын мин.
Кояш тә әнә чыгып килә,
сөйлә!
Сөйлә миңа имин юллар юрап,
кайтыйм синең янга тиз үк урап,
телә: кайгы миннән йөрсен ерак,
җил чәчмәсен җырларымны урлап.
Ә син сөйлә,
арыганчы сөйлә...
Мин киткәч тә, бергә чакны сагынып сөйлә.
Мин кайткач та,
күпләр кебек:
"Соңлап кайттың", — димә.
Шатлыгыма тимә!
Онытсаң да мине,сөйлә!
Һичьюгында,шулчак
кемне
ничек сөюеңне сөйлә!
Рәдиф Гаташ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз