Логотип Идель
Әдәбият

СӘЙЛӘН: «МИН - СИНЕҢ ИЛҺАМЫҢ»

Сәйлән шигырьләре

Мин – синең утларың.
Караңгы төнеңне, кайгылы көнеңне,
Кулларың җирләрдән сөйрәлгән көнеңне,
Нокталар тезелми калынган күгеңне
Яктыртам.
Мин – синең шәһәрең. 
Бетоннар салкының, төн баскан 
Тәрәзә утларың, таң белән сызгырган
Тимер юл, светофор чинавын кабызган
Токларың.
Мин – синең тар бүлмәң.
Изелгән караватың, кол булган өстәлең,
Утырган урының, ак пәрдә-челтәрең,
Һәм төссез торшерың астына салынган
Китабың. 
Мин – синең илһамың.
Йөрәгең атылыр дәрәҗә баскан моң.
Елыйсы, җырлыйсы китергән соңгы тын.
Яратып та булмас, качыра да алмас
Хисләрең
Мин синең.

Сәйлән (Ләйсән Илгизәр кызы Миннәхмәтова) 1998 елның 16 маенда дөньяга килгән. Сарман кызы. Казан театр училищесының эстрада бүлеген тәмамлаган. Бүгенге көндә Казан дәүләт «Әкият» курчак театрында эшли. Шигырьләр яза.  
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев