-
ВИДЕО: Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән” Татар журналистикасы турында чын дөресе! Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән”.
-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Татар атлы горур татар мин
"Идел" журналының апрель саны битләрендә Рифат Сәлах шигырьләрен укып була. Сезнең хозурга шагыйрьнең кайбер иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.
ӨР-ЯҢАДАН
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Ишекләрен ачар яңа галәм.
Ил-көнем дә башка булыр минем
Һәм җилфердәр күктә яңа әләм.
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Яңа йөрәк тибәр таң атканда.
Ак болытлар барсы җиргә иңәр,
Җилдерермен күктән пар атларда.
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Сезнең янга килер сабый бала.
Сокланырсыз, бәлки, сөенерсез,
Күзләремдә очкын чагылганда.
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Бүген сүнәм соңгы йолдыз илә.
Хыялымны җырга салмак булам,
Әләмемне үз итмәгән илдә.
ТАТАР МИН!
Мишәр диләр, башкорт, типтәр, кырым,
Кем дип кенә җирдә аталмыйм.
Бөтен дөнья халкын баш идергән,
Мең ел буе горур татар мин!
Болгары да, себер, нугае да,
Кыпчак та мин диеп, вакланмыйм.
Йөрәгендә – Алтын Урда йөрткән,
Татар атлы горур татар мин!
Киң далалар, урман, таулар, сулар –
Түрк җирендә булыр – Ватаным!
Аналардан килгән туган телем,
Идел йортын саклыйм атамның!
Хөсетлеләр, әйдә, кара көйсен,
Мин аларга ачу сакламыйм.
Таркатырга теләүчеләр белсен,
Мең ел буе инде татар мин!!!
...Аллаһ безне шулай халикъ кылган,
Кимсенмим дә, ләкин мактанмыйм.
Мин Аллаһның язмышыннан риза,
Татар углы горур татар мин!
КАЛӘМНӘН ТАМГАН ШИГЫРЬ
Әй, каләмем, үпкәләмә,
Язылмый синнән шигырь.
Әллә синең тизлегеңә
Яраша алмый күңел.
Әллә синең тизлегеңнән
Җәһәтрәк ага уйлар.
Болай акрын кыймылдауны
Хәзер һич аңламыйлар.
Тимер атлар уттай җитез
Кырларда, урамнарда.
Оча яшен тизлегендә
Фикерләр, уйлар анда.
Яшен тизлегендә уза
Атналар, айлар, еллар.
Синең зәңгәр киңлегеңне
Хәзер һич аңламыйлар.
Мин дә сиңа сирәк кайтам –
Җыр язам санагымда.
Әй каләмем, хәзер синнән
Җәһәтрәк ага дөнья.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз