Логотип Идель
Әдәбият

ТАУЛАРНЫҢ МОҢ ТУЛЫ АВАЗЫ

Хакас шагыйре Сагатаев Алексей шигырьләре. Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәсендә.

Сагатаев Алексей Владимирович – хакас шагыйре, драматург, театр артисты, КВНчы, агач сувенир эшләнмәләре остасы. 1983 елның 6 июлендә Хакасия республикасының Бейск районы, Кече Монок авылында туа ул. Шунда Аскиз урта мәктәбен тәмамлагач, Н.Ф. Катанов исемендәге Хакас дәүләт университетына укырга керә һәм туган телендә шигырьләр яза башлый. Беренче шигырьләре 2004 елны «Хакас җире» газетасында басыла. Шул ук елны ул «От ыры» («Ут җыры») республикакүләм эстрада бәйгесендә рэп стилендәге күңелле такмаклар авторы буларак өченче урын яулый. 2010 елда аның «Яшь тайгачы җырлары» атлы шигырь җыентыгы дөнья күрә. «Тайга бүреләре» КВН командасы өчен язган сценарийлары өч ел рәттән җиңүче урыннар яулый. 2011 елда республикакүләм КВН бәйгесендә ул «Алыплар» командасы төзеп, беренче урынны ала. Университетта техник сәнгать һөнәрен үзләштерә һәм әдәби иҗат белән беррәттән, 2006 елдан башлап, агачтан кырып ясау сувенир эшләнмәләре җитештерә башлый һәм һәр ел саен «Чыл Пазы» («Ел башы») республика бәйрәмендә Осталар шәһәрчегендә үзенең кул эшләре белән катнашып килә, төрле этномәдәни күргәзмәләрдә урыннар ала. 2014 елдан Абаканның «Читиген» («Җидегән») драма һәм этник музыка театрында артист булып эшли башлый, берочтан каләмен драматургиядә дә сынарга алына. 2016 елда аның «Тайга юлында» пьесасы нигезендә «Серебряный крест Акина» фильмы төшерелә һәм республикакүләм конкурс лауреаты була. Шул ук елны ул Улан-Удэ шәһәрендә узган «Алтан Сэргэ» халыкара театр фестивалендә иң яхшы ир-ат роле башкарганы өчен лауреат була. 2017 елда Истанбулда узган беренче яшь язучылар форумында катнаша. Хәзерге вакытта Алексей Хакасия башкаласы Абаканда хатыны Виктория белән Айхан, Аяна һәм Айлана атлы балалар үстерә. Ә шигырьләренә килгәндә – аларда тайга һәм табигать стихияләренең рухы аеруча калку чагыла.
 

 

ШОМЫРТЛАР
Әтиләр-әниләр моңая,
Балалар очты дип оядан.
Кайгыра, ничек, дип, хәлләре,
Кайтырлар микән, дип, яңадан.

Авылым артында шомыртлар...
 Аларда балалар гөр килә.
Сабыйлар иңенә кошлардай
Очарга канатлар бирелә.

Ә әти-әниләр шомырттай,
Җимешләр гел әзер балага.
Тик вакыт-суалчан шомыртның
Кәүсәсен кимерә һаман да.

ЯРЛЫ ХӘСРӘТЕ
«Кырдагы чәчәкләр сатылмый!» –
Диеп мин – самими уйладым.
Тик байлар бүлделәр уемнан:
«Синеке түгел», – дип, ул байлык.

Җир-Ана куенын ниләрдер
Казыйлар, диварлар торгызып.
Табылган байлыкны аннары
Кайдадыр ташыйлар көнозын.

Ә халык битараф, канәгать
Булдыклы байгура эшеннән.
Кырдагы чәчәк тә аныкы
Икән шул, мин – яңа төшенәм...

 

ЯРЫМХОДАЙ
Ялгышмамдыр төсле, әнкәм,
Ярымходай дисәм, сине.
Карыныңда сулыш өреп,
Кешелеккә бирдең мине.
Һәм үстердең әзер булып
Тормышның һәр михнәтенә.
Үзем әти булгач, хәзер
Сине бераз аңлыйм менә.
Хәтеремдә – балачакта
Елап, сиңа йөгерә идем...
Башымнан бер сыйпау белән
Оныттыра идең чирем,
Борчу, курку – һәммәсе дә
Шул мәл онытыла иде...
Бүген төнлә яман төштән
Куркып, улым: «Әни!» – диде.
Авыр чакта үз баласын
Әнкәй генә юата ала –
Бишек җырын көйләп назлый –
Әнкәй, гүя, ярымалла!
Һәм уртак тел таба ала ул
Ут алласы белән хәтта,
Һәм Умайдан бәхет сорап,
Дога кыла безнең хакка!
Ярымходай дими, әнкәм,
Тагын сине кем диим соң?!
Чал чәчләрең буйыйсың һәм
Яшьле күзең яшерәсең...
И, әнкәем, чал чәчләрең,
Күз яшьләрең яшермә син!
Ярымходай күңелкәе
Юк-бар уйдан борчылмасын...

МОҢЛЫ ҖЫР
Җан белән ишетәм борынгы җырларны
Аналар йөрәген төрүче сагышка.
Мәһабәт таулардан агыла ул көйләр,
Ул таулар астында җирләнгән «Алыплар».

Авылда балалар хәзер дә туадыр –
Җир-Ана куенының уллары-кызлары.
Хөр сулыш алырга сәләтле җаннар тик
Алыптай булырга лаеклы нибары.

Корычтан эшләнгән хәнҗәрләр күгәргән –
Кызыл кан урынына батканнар тутыкка,
Һәм агач сөңгеләр буш ятып черегән,
Җир-Ана өндәми яуга вә сугышка.

Атасы нигезендә улына ни шөгыль?
Тын аккан гомерне шәрабка салумы?
Әллә соң ныгумы иң каты токымдай –
Олылар үгетен колакка алумы?

Тауларның моң тулы авазы бүген дә
Халкымның күңелендә ап-ачык кайтаваз.
Бу таныш аһәңнәр яшь буын җанында
Алыплар үстереп кайнаучы бер аваз.

 

Фотолар: А.Сагатаевның социаль челтәреннән һәм pixabay.com сайтыннан.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев