Логотип Идель
Әдәбият

ТАЯНЫРГА ТЕЛИМ МИЛЛӘТЕМӘ

Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев әсәрләре...

Фәнил Гыйләҗев шигырләре

Гөрзи

Кем син?! Күлтәгиннән, Атилладан, 

Чыңгызханнан килгән гаярь халкым?

Үз илеңдә үз дәүләтең өчен

Көрәшерлек бармы хокук-хакың?



Үз телеңдә оран салу түгел, 

Ым ясарга җөрьәт итәсеңме?

Сизәсеңме горурлыгың җуеп,

Үз башыңа үзең җитәсеңне?



Каһанлыклар тоткан каһарманнар,

Яугирләрнең варисы ул – синме?

Үз халкыңа үзең каршы барып

Җуймадыңмы шанлы исемеңне?



Тын Иделгә баккан чакларыңда

Үз сурәтең әле таныйсыңмы?

Бармак бөкләп, югалтуларыңны,

Чигенүләреңне саныйсыңмы?



Яки, аяк бөкләп, кул кушырып,

Саныйсыңмы «шулай дөрес» диеп,

«Тиеш», диеп, безнең яшәвебез

Кол хәлендә, башны аска иеп.



Суга салып өмет хыялларны,

Сабырлыкны хан алтыны итеп,

Түземлекнең үзе булып яшәү –

Өлешебез шулмы? Йә соң, ничек?



Бу уйларның кайда илтәчәген

Аңлыйсыңмы? Чамалыйсыңмы син? 

Иман, намус, милли гамең кайда?

Ни хәлең бар? Нигә качты төсең?



2


Телдән яздыручы җәлладларга

Ләббәйкәле тугры халыкмы без?

Бүреләрне көтү башы иткән

Әллә аңсыз мүкләк сарыкмы без?



Сулар суын аждаһалар эчкән

Ярда калган телсез балыклармы?

Такырбашлыларның түбәсеннән

Коелырга язган кавыклармы?



Бердәм тәннең бер шартларга мәжбүр

Шешеп тулган сукыр эчәгеме?

Йә ил арбасының дегете бетеп

Күгәргән бер тишек көпчәгеме.



Мәдәниятебез жыр-биюдән, 

Сабантуйдан гына гыйбарәтме?

Үз башыңа үзең җәллад сайлау

Чарасызлыкмы ул? Йә гадәтме?



Яки чиребезме төзәлмәслек?

Канны агулаучы үләтме йә?

...Киләчәккә өмет белән багып

Таянырга телим милләтемә. 



Айнытырга телим сәрхүшлектән,

Гамьсезлектән, маңкортлыктан аны.

Мәрткә киткән тере мәетләрнең

Ничек итеп кайтарырга аңын?



Яңаклап йә якасыннан алып

Файда юкны аңлап сыза йөрәк.

Бар иде лә шанлы чакларыбыз,

Яшәгән чак яшьнәп, янып, гөрләп!



Ник пыскыды, ник тузгыды учак?!

Ник каралды болай зәңгәр күгем!

Элек бар да гади булган ласа:

Сатлык, куркакларга бары – үлем!



Җан асырар көнгә калдыкмы без

Рухи горабалар арасында?

Шулмы, диеп, безнең дәвамыбыз

Хәтер аша ханнар оран сала!



3


Тәкъдиреңне кабул итү – Иман,

Тик язмышын кеше үзе сайлый!

Алда безне Хисап көне көтә,

Кемнәр кемне түрә итеп таный!?



Һәрбер түрә үз халкына лаек,

Һәм халкы да лаек түрәсенә.

Языгына күрә җәза булып

Алар менә халык түбәсенә!



Коты качкан гамьсез маңкортларны

Языклылар дими кем диясе?

Тере мәет булсалар да алар

Җанисәпкә кергән җан иясе!



Ул мәхлуклар безнең арабызда

Сау буынга йогу җаен эзли.

Алар үрчи, алар зәхмәт сыман –

Милләтемә кизәнүче гөрзи.

Милләтемне ул зәхмәттән әле

Гасыр буе булыр тазартасы.

Нинди чара табыйк сакланырга?!

Ничек канны, аңны яңартасы?!
 

Өметсезлек чиген узганда
 

Бар да уза...
Сөләйман балдагындагы язу


1

Атасы атылган, ятасы ятылган,

Җимерек кашлар да, борын да ватылган,

Телләр дә тешләнгән, төшкәннәр тешләр дә,

Калмаган мөмкинлек терсәкне тешләргә.

Тартылган ук-җәя кыллары өзелгән,

Һәм сынган булатлар, кылычлар, хәнҗәрләр,

Җәлладка җария, кәнизәк булганнар

Мәрьямнар, Сылулар, Банулар, Хаҗәрләр,

Күп хыял-максатлар уалган, ватылган,

Өзелгән үзәкләр, өметләр, гомерләр...

Ядрәле көбәләр төбәлгән безләргә,

Коллыкның ачысы, михнәте татылган...

Кайчандыр гөл булган милләтем өмете

Янган һәм көл булып таралган җиһанга.

Карарлар гел катгый: басарга, асарга,

Телләрен кисәргә, нәселен өзәргә,

Себереп түгәргә бу дөнья йөзеннән

Тарихи эзләрен, яндырып, көл итеп!

Кимәсен бу милләт каюлы күнитек,

Сукмасын тимерен, атын да тотмасын,

Кол булсын, иңкәеп сөйрәсен сукасын,

Тезләнеп җир ертсын, шул булсын тәкъдире,

Кемлеген онытсын! Бу – җәллад әмере!

Шуңамы аз гына турайса милләтем

Бөкреле туганы тезенә чүктерә,

Куркумы этәрә аны бу гамәлгә?

Йә башка сәбәпме? Кем белә...

Әләкләр языла, пычраклар атыла,

Мөһерләр сугыла, карарлар карала,

Чаралар күрелә, каралар ягыла...

Мәхкәмә, зинданнар, ГУЛАГлар ишеге

Рәхим ит! Түрдән уз! Каерып ачылган!

Коллыкның михнәтен, ачысын татыган

Без тере мәетләр бу кояш астында...

...Махмырлы уйларым укшытып чаң кага,

Бу авыр халәттән авырта баш кына.


2

Һәм менә бүген дә авызны каерып

Телләрне кисәләр – кытыршы тел артык...

Һәммәсе кайгырта, кадерли үз артын...

Шуңамы үтле кан сытылып бавырдан

Тама һәм ягыла карасы каләмгә,

Каләмнән дәфтәргә төшә ул, ә аннан

Үлекле чуандай сибелә галәмгә.

Һәммәсен фаш итеп, үз башым аш итеп,

Һәм куеп көреге тартылган көбәләр,

Кыллары тартылган ук-җәя астына

Күкрәкне, тураеп басам мин – атыгыз!

Шулай да, татыгыз хакыйкать ачысын!

Тамганчы канымның актыккы тамчысы

Ишетеп калыгыз дөресен, турысын!

Үпкәсен төтәтеп, черетеп төтендә,

Йөткерә бу дәүләт, какыра, төкерә...

Үтәсе үтелгән, үтисе үтәлгән,

Киңлекләр кителгән, калебләр биртелгән,

Кысалар кысылган, бәгырьләр сытылган,

Дошманнар дус булган, үз ишләр сатылган...

Илдәге төзелеш үзе бер яман шеш,

...Яшәеш күчәре авышкан бер якка,

Каралар ап-аклар, керсезләр чем кара.

Атыйсы иде лә исемләп һәммәсен

Кем Аллаһ бәндәсе, кем шайтан бәласе.

Кем – ихлас, эчкерсез, кем –дәдҗал, бәдбәхет.

Атасы иде лә җыелган ташларны

Ятканчы изелеп, кол булып, хур булып...

Ватасы иде лә сындырып, яндырып

Киртәләр, чикләрнең, ялганның, һәммәсен...



3


...Атасы ташларны капчыкка тутырып,

Шул капчык астында бөкрене сыдырып

Шуышабыз алга, кем кала, кем бара

Хәленнән тайганчы һәм тынсыз калганчы

Сөйрибез ташларны атмыйча һичкая.

Хәзрәтләр кушканча булыйк тик догада,

Кабердә, иншАлла, бөкреләр турая!

Бәгырьләр тулы таш, тегермән ташыдай

Аш булсын диепме канымны кыздыра.
...
Уздыра милләтем, һәммәсен уздыра,

Булганын чәчә дә, сата да, туздыра...

Ни диим, афәрин! Булдыра, булдыра...

Иртәгә туачак таңны ул уйламый,

Ул бүген ашкына яшәргә ничек тә:

Соранып, теләнеп, ваз кичеп теленнән,

Халкыннан, хаклыктан, диненнән, иленнән.

Әмма таң, белегез, һичшиксез туачак!

Ул таңның исеме Азатлык булачак!

Ул таңга әзер соң кайсыбыз? Ни әйтим...

Хакыйкый бәйсезлек алырга әзерме,

Өр-яңа таң аткач хокуксыз милләтем!?


Идел Хәзәргә кушыла

Идел Хәзәргә кушыла,
Хәзәргә суза кулын.
Гүя барлый, тоташтыра
Төрки каганлык юлын.

Төрки каганлык юлы бу,
Бу юлдан яу чапканнар.
Хәзәр бабамнар бу җирдә
Ил бәхетен тапканнар.

Идел Хәзәргә омтыла,
Ашкына кочагына.
Дулкыннар ярга кагалар
Дөңгердәй, уйчан гына.

Дөңгерләр моңын сеңдереп,
Учаклар янган ярда.
Кузлары көлгә әйләнгән,
Тарихта калган бар да.

Идел Хәзәргә тоташа,
Тоташа үткәненә.
Чаптар дулкыннар уйнаклап
Кага тау итәгенә.

Тау итәкләре, далалар,
Елгасы, диңгезе дә.
Чигелгән булган кайчандыр
Тояклар эзе белән.

Идел ага да ага шул, 
Хәзәргә, узганына.
Тарих юылмый, юыла
Эзләр һәм тузан гына.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев