Логотип Идель
Әдәбият

Түбәтәй (көлкеле хикәя)

Унҗиденче елның җәенә Мәскәүдә кердем мин. Кызыл мәйданда узасы китап фестиваленә татар әдәбиятының йөзе итеп җибәрделәр. Гәрчә минем йөздә, карап торышка, татарлык аз булса да.

Унҗиденче елның җәенә Мәскәүдә кердем мин. Кызыл мәйданда узасы китап фестиваленә татар әдәбиятының йөзе итеп җибәрделәр. Гәрчә минем йөздә, карап торышка, татарлык аз булса да.
Гаять салкын иртәдә вокзалга килеп төштем. Урамда беренче июнь түгел, туксан икенче март иде гүя. Вакытында Туктамыш хан шикелле, бисмилла әйтеп, бәрәкәтле олыс туфрагына аяк бастым. Мамай явыннан бирле түләнми җыелып килгән ясакны кайтарыр вакыт җиткән сыман тоелды... 
Шулчак тарих дулкыны катырак бәрдеме, җанда әллә нәрсә кайнап куйды, туксанынчы еллардан үткә сеңеп калган һәм, ни гаҗәп, әлегәчә җилләп-җилфердәп бетмәгән әрнү, ачу, рәнҗү... чарасызлык хисе кара кан булып күзне басты. Башта каш җыердым. Аннары, букча төбенә махсус салып килгән түбәтәйне чыгарып, салам чәч чүмәләсенә батырдым. 
Мин – чыңгызыйлар торыны! Әллә кайдан күреп торсыннар. 
Дөресен әйткәндә, миндә мондый сабыйлык еш уяна. Казанда, ваһһабиларны чүплибез, дигән сылтау белән мөселман өммәтен уптым илаһи зинданга олактыра башлагач, мин дә, теләктәшлек күрсәтеп, куе сакал җибәрергә ниятләдем. Ислам кушкан гамәлләрне санап-сайлап кына үтәсәм дә, бу юлы үземне хак эш кылам дип санадым. Ләкин бер атнадан ач яңакны сирәк-сорак, эреле-ваклы, сары-коңгырт төк басуын күргәч, һич өметсез кул селтәдем: мондый мукшы кызгану хисеннән башка нәрсә уятсын?
Кызыл мәйдандагы чара төштән соң гына башланачак. Аңарчы шәһәрне карап-күреп, барлап чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Җәмигъ мәчетендә булганым юк әле.
Җирле халыкның шом тулы, шик тулы һәм, һичшиксез, гаепләү тулы карашлары мине бораулап үтә. Метрода артык якын килмәскә тырышалар. Әмма мин бу хәлдән гайрәтләнәм генә, борын һаман саен өскәрәк күтәрелә. Такырбашларның юл кисү ихтималы да куркытмый. Булсын! Очрасалар, артыгы белән яхшы әле! Чөнки мин, үзгә кавемнән чыраемны җимертеп, газиз халкымны бәхетле итә алам. 
Бел, Мәскәү: татарның түбәтәе башы белән бергә салына!
Ләкин күрәчәгем «Олимпийский» стадионы артында көтеп торган икән: фәкыйрь киемле, кысык бәбәкле, каратут шәркый йөзле адәм, күк гөмбәзе авырлыгыннан басылыпмы, чүгәли төшкән иде. Күз төпләре өлгергән сливадай сусылланган. Карашларыбыз очрашуга, аның чоңгылдай тонык, караңгы җан көзгесендә гөлт итеп ут кабынды. Урыныннан сикереп торып борыныма терәлде: 
– Кардәш... – диде, калтырый төшеп.
Югалып-каушап калуыма карамастан, аңа да, үземә дә кыюлык өстәр өчен, күрәсең, тавышымны шактый җылытырга тырышып: 
– Рамазан мөбарәк булсын! – дидем.
Ул берсүзсез килеште. Һәм фаҗигасен ачып салды: чын җәйгә чыгып, бакча-коттедж мәрәкәсе башланмый торганга, эш таба алмый эт типкесендә йөри икән. Хәл кадәри сәдака сорый. 
Гозере әллә нинди исләргә үрелеп чыкса да, кире какмаска булдым: беренчедән, үзебезнең кыргыз; икенчедән, рамазан-шәриф иртәсе, минем яшәү рәвешемне искә төшерсәң, сыңар савабы да артырлык түгел; өченчедән... өченчедән, кирәк, ди бит, ярдәм ит, ди – ничек карышасың? Күкрәк турысындагы эчке кесәдән шыгырдап торган биш йөзлек шуып чыкты. Кардәш шат иде. 
Түбәтәйне батырыбрак киеп, ары киттем.
Күңелгә корт төште. Әмма үземне: «Барыбер, асылда, иманлы гамәл кылдым», – дип юаттым. 
Егерме метр алдарак мине шундый ук ир уртасы көтеп тора иде:
– Кардәш, – дип ялварды ул, җиткән сакалын сыпырып. Язмышы да, гозере дә әүвәлге гәптәшемнекенә бермә-бер охшаш иде:
– Ярдәм?..
Әлеге дә баягы: үзебезнең сарт; рамазан-шәриф; изге айда өстәмә балл эшләү мөмкинлеге... Баш түбәмдә ачулы кояш шаһит булып торганда нишли ала идем соң? Күкрәк турысыннан сыңар йөзлек белән бергә куш уч җан җылысы да суырылып чыкты гүя. Башымның төрле ягында сибелеп-аунап яткан цифрлар арасыннан Мәскәүдәге мөселманнар санына туры килгәнен эзләдем. Ахыр чиктә, төп-төгәл исәпне «шактый» рәвеше белән генә билгеләргә булдым. Алар һәр йорт почмагыннан килеп чыгарга, күз ачып йомган арада мине уратып алырга мөмкин иде. 
Әстәгъфирулла! Ни бу? Үземнең шулкадәр вак, мәгънәсез һәм көфер уйларга бирелүемнән үзем үк чирканып куйдым. Җанда кабынган оят вә хурлык ялкыны битемне пешерде. 
– Тәүбә! – дидем мин, баш очымдагы ачулы кояшка багып.
– Тәүбә! – дидем. 
Һәм... түбәтәемне салып, ары киттем.

 

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН

Авторның хикәяләрен журналның ноябрь санында укыгыз!

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев