Логотип Идель
Әдәбият

Тегеннән иңгән хәбәр

Солтан Шәмсинең "Тегеннән иңгән хәбәр" хикәясенең беренче кисәген тәкъдим итәбез.

Солтан Шәмсинең "Тегеннән иңгән хәбәр" хикәясенең беренче кисәген тәкъдим итәбез.

Солтан Шәмси (Солтан Сәлах улы Шәмсетдинов) 1946 елда Биектау районы Суыксу авылында дөньяга килә. Хикәяче-прозаик, Балалар язучысы, тәрҗемәче, татар халкы тарихына багышланган әдәби-публицистик һәм фәнни-популяр китаплар авторы буларак билгеле. Аның «Көмеш чылбыр» (1984), «Җәяүле буран» (1988), «Еллар эзе» (1996), «Ибне Фазлан сәяхәте» (1999), «Низаглы Йортта» (2002), «Күк капусы ачылса...» (2006), «Сөт калыр, ватан китәр» (2011), «Ут хәйләсе» (2014) һәм башка китаплары дөнья күрә.

1

Тәрәзә каршына куелган өстәл артында егерме яшьләрдәге кыз нидер эшләп утыра. Әйләнә тирәсендә – китаплар. Кызый дәфтәренә нидер яза, ара-тирә каршына куелган китабына күз салгалап ала, аннан тагын яза. Иңнәренә төшкән кара чәчле, ак чиста йөзле, коңгырт-кара күзле, кечерәк кенә матур борынлы, чия төсендәге күпереп торган иренле бу сөйкемле кызның исеме – Халидә, ул студент-филолог, аның үз теле белән әйтсәк – талибә. Татар филологиясе һәм тарихны өйрәнә. Бүген ял көне булганга, Халидә укырга бармады, өйдә генә шөгыльләнә. Әнисе апаларына китте, өйдә шылт иткән тавыш юк, тыныч.

Бераздан Халидә язуыннан туктады, карашын бер ноктага төбәгән хәлдә, ничектер онытылып, уйлары белән кайларгадыр ерак-еракка китте. Бәлки, ул бу мәлдә бер ел элек гүр иясе булган әтисен исенә төшергәндер. Бәлки, үзенең киләчәк язмышын күз алдына китерергә тырышадыр. Кыз баланың язмышы үзеннән генә тормый шул, үз тиңеңне, гомерлек ярыңны табу җиңел түгел. Халидәнең хәзер бик уйлана торган чагы. Әтисе исән чакта тормышлары бөтен, гаиләләре тулы иде. Аның шулай булганын Халидә әтисе китеп баргач кына аңлый башлады. Аның әтисе күп әсәрләр иҗат иткән язучы булмаса да, талантлы, тирән фикерле әдип саналган икән. Иң өлгергән чагында, иллене әле яңа гына тутырып, көтмәгәндә китеп барды.

Шулай онытылып утыра торгач, Халидәнең уйлары тора-бара әллә кая таралды, ул үзен ниндидер бушлыкта торып калгандай хис итте. Үзе дә белештермичә, ирексездән кулын кабат каләменә сузды, дәфтәренә нидер яза башлады. Сәер хәл, бу юлы ул ничектер башкачарак, көч куймыйча, бөтенләй онытылып, язуга катнашы булмагандай, дәфтәренә ниндидер юллар сырлый иде. Тәнендә гаҗәеп тынычлык, бераз оеп китүгә охшаш халәт сизә, бу мәлдә ул үзенең ни язганын да, ни өчен язганын да аңламый иде. Ә каләме шул арада ниндидер сүзләрне кәгазьгә төшереп өлгерде: «Кызым... курыкма... Бу мин... әтиең... Мин синең белән элемтәгә кердем... Мин яшәгән дөньяда аны контакт урнаштыру дип атыйлар... Курыкма, сөеклем... Мин кайттым... тик мин сиңа күренә торган тәндә түгел... башка тәндә, башка халәттә... Мин барысын да күрәм... сизәм... тоям... Тик сез калган физик дөньяда нәрсә дә булса кылыр өчен минем инде мөмкинлегем юк... Синең аңыңа үтеп кереп кенә үземнең барлыгымны сиздерә алам... Әйләнеп кайтуымны әниеңнән башка берәүгә дә әйтә күрмә... ышанмаслар... Шулай тынычрак булыр... Мин әле кайтырмын... Уңайлы чакны сайлап, тагын элемтәгә керермен... Тик син, кызым... зинhар дип әйтәм... курыкма... Аңың карышмасын... Юкса миңа синең белән контактка керү авыр булачак... Киресенчә, минем килүемне сизеп алсаң... уйларыңнан арынырга тырыш... Хуш, кызым... Сине өзелеп сөйгән әтиең...»

Халидә язуыннан туктады, үзендә сәер арыганлык сизде, кулындагы каләме дәфтәр битенә төште. Күзләрен йомып, беравык кыймшанмыйча гына утырды. Ничектер фикерен туплый алмый азапланды. Сәер халәттән hаман чыга алмый иде: «Нәрсә соң бу? Миңа нәрсә булды? Мин нишләп болай утырам?» Ул күзләрен ачты hәм... алдында яткан дәфтәр битенә сырланган юлларны күрде. Ул, берни аңламыйча, беравык әлеге сүзләргә карап торды. Ә дәфтәрендә нинди сәер сүзләр: «Кызым, курыкма... Бу мин... әтиең...» Шунда Халидә тетрәнеп китте, мизгел эчендә барысы исенә төште. Ул барысын да аңлады. Сикереп торып, як-ягына каранды – бүлмәдә беркем юк. Куркынып битен каплады, диванга килеп утырды, сикереп торды, йөгереп

кухня ягына чыкты, аннан йокы бүлмәсенә керде. Йөрәге сикереп чыгардай булып тибә, чигәсенә суга иде. Өйдә тып-тын. Шунда Халидәнең хисләре тышка ургылды – ул кычкырып елап җибәрде: «Әти-и-ем...»

Әлеге минутта ул соң дәрәҗәгә җитеп каушаган, нишләргә дә белми иде. Шулай чайкала-чайкала, диванда бераз елагач, кинәт туктап калды, сикереп торып, кулына кабат дәфтәрен алды, йотлыгып укырга кереште. Күзләре зур итеп ачылган, нәфис куллары калтырана иде аның. Бер укыды, икенче кат укып чыкты... Ара-тирә, карашын тексттан аерып, шик белән бүлмәгә күз салгалый, тик анда әтисенең барлыгын сиздерә торган бер билге-хәрәкәт тә сизелми иде. Тып-тын.

Ниhаять, ул бераз тынычлана төште, кабат диванга килеп утырды. Дәфтәрендәге сүзләрне кат-кат укый, кайберләренә озаклап туктала, аларны эчтән кабатлый, мәгънәләренә тирәнрәк төшенергә тырыша иде. Укый торгач, Халидә тәмам ышанды: сүзләр, чыннан да, әтисеннән, аның стиле – алардан язучы Гаяз Кәрим интонациясе сизелеп тора. Халидә хәтта әтисе тавышына хас үзенчәлекле тембрга кадәр ишеткәндәй булды.

Шулвакыт аның күз алдына әтисен соңгы юлга озату күренешләре килеп басты. Бу хәл Язучылар берлегендә булды. Киңәшмәләр уздырыла торган иркен залдагы өстәлләр бер якка этеп куелган, уртада әтисенең табуты тора. Дивар буйлап аны озатырга килгән каләмдәшләре, таныш-белешләре, әтисен белгән, якын иткән әдәбият сөючеләр тезелешкән. Әнисе, әтисе белән бертуган Гөлнур апасы hәм тагын берничә туганы табутның сул ягына куелган урындыкларга урнашканнар. Халидә үзе, әнисенең иңенә кулын салып, аның артында басып тора. Беләкләренә кызыл матәм тасмасы бәйләгән язучылар, гаҗәеп чиста, тыныч йөз белән табутта яткан әтисенең як-ягына басып, аңа булган хөрмәтләрен белдерәләр. Алар алмашынып тора, мәрхүм әтисе өстенә чәчәкләр салалар. Аннан соңгы юлга озату мәрасиме башлана. Әтисенең шәхесе, әдәбиятта тоткан урыны, язган әсәрләре турында нотыклар сөйләнә, аның иҗатына үзе исән чакта бирелмәгән бәяләр бирелә.

Соңыннан, әтисен югалту ачысы бераз кими төшкәч, бу хакта Халидә еш уйланды. Дөресен генә әйткәндә, озату көнендә ул үзе өчен зур ачыш ясады – үз әтисен, Гаяз Кәрим исемле татар язучысын, ул бөтенләй диярлек белми яшәгән икән. Әйе, ара-тирә газета-журналларда әтисенең публицистик мәкаләләре, төрле язмалары, татар тарихына кагылышлы уйланулары басылып чыккалый иде. Сирәгрәк булса да, проза китаплары да дөнья күрә килде. Әтисе, сөенечен артык күрсәтмәскә тырышып, ул газета-журналларны, китапларны Халидәнең эш өстәленә куя hәм... эш шуның белән төгәлләнә иде. Халидә аларны ачып карый, факт буларак кабул итә, әмма укып, эченә кереп тормый. Берәр атна аның өстәлендә яткач, әтисе, бер сүз әйтмичә, аларны башка китап-журналлар арасына шкафка алып куя, ә газета өйгә алдырган башкалары арасына кереп югала. Үз әтисенә, аның бай күңел дөньясына, иҗатына никадәр битараф булганлыгын Халидә ул вафат булгач кына аңлады. Ул үзенең кем янәшәсендә яшәгәнлеген, нинди күңел хәзинәләреннән мәхрүм калуын эш узгач кына төшенде. Кызның йөрәген иң телгәне – әтисенең аңа бервакытта да канәгатьсезлек, үпкә белдермәве иде. Әтисе язмыш аның өстенә салган йөкне дәшми-тынмый тарта килгән икән. Моны хәзер генә аңлый башлады шул Халидә – бик тә ялгыз булган икән аның газиз әтисе...

Менә ишектә ачкыч чылтыраганы ишетелде. Әнисе кайтып килә иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: хикәя татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев