-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
ТЕЛ (Ленар Шәех шигыре)
Тел
Тел – фахишә. Гүя гөнаһ
Кылырга ул һәрчак әзер.
Буш вәгъдәләр бирә-бирә,
Сөйли-сөйли әйтә нәзер.
Бер башласа, туктый алмый,
Гайбәт сата учлап-учлап:
Кеше сөйли, кеше сүгә
Ышкый-ышкый тоз-борычлап.
Тел – сөяксез. Гүя пычак
Телә генә йомычканы.
Эше – сөйләү, шуңа микән
Булдыралмый ул башканы.
Ярар иде берәр мәлгә
Теш артында торып торса,
Колак тыңлап, уйга чорнап,
Кеше авыз ерып торса.
Сөйләү ни ул!? Моның белән
Шаккатырып булмый-булмый.
Кеше һаман кеше сөйли,
Ике кулын болгый-болгый.
Тел – кешене эткә сала,
Кирәк булса, шиксез, мактый,
Салпы якка салам куя... –
Ә андыйлар шактый... шактый...
Тел майлый да, тел җайлый да,
Тел алдый да, нихәл итим.
Күп сүз сөйли алмаучылар
Бу дөньяда чит һәм ятим.
Тыңлау күпкә җиңелерәк,
Тешкә кысып шома телне.
Нигә соң телгә алырга
Дус, күршене... әллә кемне?..
Аңлар идем, эш буенча
Алар телгә килеп керсә,
Бары якты сүзләр булып
Телдән-телгә күчеп йөрсә...
Юк шул, юк шул, бик еш кына
Әллә ниләр телгә килә.
Тел гүя ат.
Чабышкыдай
Сахра буйлап җилә... җилә...
Тыңлау – сәләт. Күп вакытта
Шул да җитә, син беләсең.
Ә кем бер дә туктый алмый –
Сөйләсен инде, сөй-лә-сен...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз