-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.
-
«ТӘРТИП» РАДИОСЫ КУШЫМТАСЫНДА ПОДКАСТЛАР ТЫҢЛАП БУЛА Казанда «Тәртип» радиосы үзенең яңа логотибын, мобиль кушымтасын, гимн һәм подкастлар системасын тәкъдим итте.
-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
-
Идәнгә төшкән пилмәнне кәстрүлгә салып укучыларга ашаткан Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
Төенләнгән йомгак сүтелә
Ренат Галиәскәр тумышы белән Балтач районы Борнак иле авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында белем ала, армия сафларында да хезмәт итәргә өлгерә. Бүгенге көндә Казанда яши, шигырьләр, җырлар иҗат итә, бәйрәмнәр оештыру, алып бару белән дә шөгыльләнә. Язган шигырьләрен инстаграм битенә урнаштырып бара, шул сәбәпле «сүземне кыска тотарга тырышам», - ди.
Уйлар җебе
Уйлар җептәй… Сүтелде дә китте.
Җыеп алып булмый. Чорналды.
Лабиринтның уртасында торам.
Йә арты юк аның, йә алды.
Энә күзен әле кайчан гына
Саплый идем. Очы югалды.
Еллар үтеп, кире сүтмәк булам -
Кая бакма, шунда караңгы.
Тартып алып ташланылган икән
Җепләремнең очын еракка.
Төенләнгән йомгак сүтәрмен дип,
Карамаган идем уйлап та.
Уйларымның башын төенләргә
Дөнья җебен җаннан үткәрәм.
Төнне таңга тегеп, өзми генә
Шигырь сүтеп хәзер көн күрәм.
Мәхәббәт
Шүрләвеңне беләм. Хатларыма
Бер шик катыш, пауза саклап,
Нык көттереп, фикерләрең чарлап,
Саран сүзләр атып, килә җавап.
Син яшь, матур. Ә мин – ир уртасы.
Сырланса да күптән киң маңгай.
Зурдан кубып, язгы аҗагандай,
Сине уйлыйм бала-чагадай.
Бер тәкъдим бар. Утыз күпмени соң?
Җир җимерткән егет кешегә?
Икебезнең яшьне кушыйк та без,
Кыл урталай бүлик икегә!
Авторның калган шигырьләрен "Идел" журналының май санында укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз