ӘТИ (бәян)
Караңгы төн. Буран. Ике ягына ике бала җитәкләп, ялангач кыр уртасыннан бер ир атлый. Итек эчләренә кар тула.
Илсөя Зарипова
Караңгы төн. Буран. Ике ягына ике бала җитәкләп, ялангач кыр уртасыннан бер ир атлый. Итек эчләренә кар тула. Олы юлдан ике-өч чакрым тирәсе ераклыкта гына бер авыл булырга тиеш. Ир, шул авылны чамалап, алга атлый. Исән-сау алып кайтып җиткерә алырмы ул балаларын кышкы буранда өйдә бер яшьлек кечкенә кызы белән калган хатыны, әниләре янына? Кемгә барып керерләр, авылга ничек хәбәр итәрләр....
Ә балаларга нәрсә... алар бураннан да, салкыннан да курыкмыйлар. Әтиләренең көрәк кадәр җылы кулын тотканнар да кар ерып баруларын дәвам итәләр. Күңелләренә ялгыш кына да яман уй килми, әтиләре яннарында бит.
1985не 86га бәйләгән Яңа ел төне иде бу. Унбиш яшеннән әтисез калып, уналтыдан колхозда эшли башлаган, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын, читтән торып Казандагы авыл хуҗалыгы институтының агрономлык бүлеген тәмамлаган әтиебезгә туган авылында «комбайнер ярдәмчесе» итеп тә эш бирелмәгән еллар... Әти Лаештагы «Полив» оешмасына урнаша, йөк машинасында район үзәгенә көн саен йөреп эшли. Яңа елны да хезмәттәшләре белән бергә каршыларга булалар. Ул чакта безне дә: 7 тулмаган кызын һәм 9 яшьлек улын үзе белән алган иде. Бүгенгедәй хәтердә ул бәйрәм. Хезмәткәрләрнең балалары өчен оештырылган бөтен уеннарда катнашканым, бүләкләр отканым истә калган. «Ай-яй, Җантаһир, кызың...» – дигәннәре һаман колакта... Бәйрәм беткәч, кунып калырга күпме генә кыстасалар да, әти кайтырга карар кылды. Күрәчәк шулай булгандыр инде....
Безнең авылны Лаеш белән ике юл тоташтыра. Гадәттә, Лаеш урманы аша чыгып, Чирпы авылына тоташкан юлдан йөри идек. Ләкин көчле буранда ул юл күмелгән булганлыктан, «25 октябрь» исемендәге авыл юлы аша кайтырга чыктык. Күз ачкысыз буран. Әти рульдә, абый аңа юлдагы билгеләрне әйтеп бара. Берни күренми. Каршыга ник бер машина очрасын! Олы юлга чыгып җитәргә күп калмаган иде инде, машинабыз юл кырыендагы карга кереп чумды. Алай-болай итеп тә машинаны чыгара алмагач, әти, бәлки олы юлдан машина борып булыр дип, җәяүләп алга таба китте. Лаеш ягыннан килгән безнекеннән зуррак йөк машинасы, туктап: «Әтиегез кайда, туңмыйсызмы?» – дип сорады. «Машинадан төшә күрмәгез, хәзер әтиегезне табам», – дигәне истә... Әти белән машина тирәсендә озак маташты алар, ахыр чиктә без ул абыйның машинасына күчеп утырып, юлыбызны дәвам иттек.
Әле күрәселәр алда көткән икән... Ул машина белән дә озак бару насыйп булмады. Ахыр чиктә, машинадан төшеп, «25 октябрь» совхозына таба атлаудан башка чара калмады. Ул төнне бөтен районда ут бетеп, беркайда да багана утлары янмыйча, авылны чамалап кына, икебезне ике яктан җитәкләп, кыр буйлап алып китте әти. Билдән кар ерып, авылга барып кергәнебез, өйдән-өйгә шакып, телефон сорап йөргәнебез истә. Өстә, үз туныннан кечерәйтеп, әни теккән бишмәт, аякта киез итек, башта мамык шәл булгангадыр, күрәсең, туңмадык шикелле...
Ә бит ул төнне, пассажирлар катып үлмәсенгә, юлда калган автобус тәгәрмәчләренә кадәр якканнар. (Болар хакында, без инде, әлбәттә, соңрак ишеттек.) Бөтен районда ут булмагач, телефоннар да эшләми. Телефон сорап кергән бер гаилә безне кунарга калдырды. Танышлар да булып чыктылар, ноябрьдә генә Лаеш хастаханәсендә аларның кызлары белән бер палатада яткан идек. Бер айдан соң көтелмәгән очрашу кызык булды безнең өчен. Шәм яктысында итле бәрәңге ашадык... Ул кичне күрше Мөнирә апаларга шылтыратып, хәбәр итә алдыкмы-юкмы, хәтерләмим.
Ләкин икенче көнне кич өйгә кайтып кергәндә, әнинең, сеңлебезне кысып кочаклап, әрле-бирле йөргәне күз алдында. Аның ниләр кичергәнен мин өч бала анасы булгач кына аңлый алганмындыр, мөгаен. Утыз дүрт ел элек булган әлеге вакыйга, әтиле, бәхетле балачакның аерылгысыз бер кисәге булып күңелләргә уелды.
Әти авылга кайтты. Баш агроном, соңыннан колхоз рәисе булып... Гомеренең соңгы алты елында Кече Елгада имам-хатыйп вазифаларын башкарды. Әти туры сүзле кеше иде. Ялагайларны сөймәде, ялагайланмады. Гади иде, әллә кем булганнарны кабул итмәде. Кешене эшенә карап хөрмәт итте, игенчеләр белән дә, терлекчеләр белән дә бер табында утырды. Кирәксә эт итеп сүкте, кирәккәндә, иң беренчеләрдән булып ярдәм кулын сузды. Бик төгәл кеше иде. Базарда сату итү, халык белән аралашу, балык тоту – аның иң яраткан шөгыльләреннән булды. Әти озак еллар эре терлек суеп сатты. Кама аръягыннан алып кайтып, берәр ай тәрбияләп, бөтен шартын туры китереп, үзе чала иде. Шулай бервакыт, итләрен төяп, Казанга базарга китә. Шулчак ит алырга килгән Әлфия апа Афзалованы күреп ала һәм «Картаямыни соң йөрәк...» – дип җырлап җибәрә. Әлфия апа да аңа кушыла.
Алар дуэтын тыңларга бөтен базар халкы җыела һәм Әлфия апаның җиңел кулы белән, әтинең ите тиз арада сатылып бетә...юМәчетне төзекләндерү эшләре белән дә янып йөрде әти. «Искегә тимә, исең китәр» диләр шул. Төзелеш чималлары, эшче көчләр табу өчен кайларга гына мөрәҗәгать итмәде, кемнәрдән генә сорамады. Уңышлы сәфәрләреннән чын күңелдән сөенеп кайта иде. Сорый белеп сорады, оештыра белеп оештырды.
Әтинең арабыздан киткәненә бер ел була. Балачак хатирәләрен яңартып, буран булый...
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: бәян, Илсөя Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев