Логотип Идель
Әдәбият

Әти (хатирә)

​​​​​​​ Әти… Шушы сүзне язуга ук, бугазга төер килеп тыгылды. Вафатына ничә еллар узса да, мин аның турында тыныч кына сөйли алмыйм. Күңелемдә йөрткән изге нәрсәләр хакында кешеләргә теләсә кайсы вакытта бик ачыласы да килми. Ә кирәк. Балалар, оныклар, якыннар, гыйбрәт өчен кирәк.

 Әти… Шушы сүзне язуга ук, бугазга төер килеп тыгылды. Вафатына ничә еллар узса да, мин аның турында тыныч кына сөйли алмыйм. Күңелемдә йөрткән изге нәрсәләр хакында кешеләргә теләсә кайсы вакытта бик ачыласы да килми. Ә кирәк. Балалар, оныклар, якыннар, гыйбрәт өчен кирәк.

 

Төрле мәҗлесләрдә, әңгәмәләрдә, зур сәхнәләрдән әти-әнисен күкләргә чөеп мактаганнарын еш тыңлыйм. Һәркемгә алар бик кадерле, шунлыктан башкаларныкыннан да яхшырак, затлырак тоела. Шул вакытларда, чыгыш ясаучыларны яхшы белүчеләрнең, янәшәмдә туры килеп, ә бит аның әтисе бөтенләй андый түгел иде, фәлән иде, төгән иде, дип каршы төшкәннәрен дә ишеткәлим. Әниләрен кыйнаган, гомер буе үзенә, туганнарына рәхәт күрсәтмәгән, авызы тулы әшәке сүз булган, йортына тиен акча алып кайтмаган әтиләрен дә ниндидер җайларын табып мактаучыларны ишетеп, үзем дә таң калам. Хәтернең кыскалыгымы бу? Татар традицияләре буенча килгән ата-анага хөрмәт чагылышымы? Үзеңә бәяне нәселеңә карап бирүләрен белгәнгә алдаумы? Әдәплелекме? Чын күңелдән үз ялганыңа ышану һәм башкаларны да ышандырырга теләүме? Барыннан да элек, җан-кан тартылышыдыр, мөгаен. Балалар йортларында үскәннәрнең биологик әти-әниләрне эзләүләре, чит гаиләдә тәрбияләнгәннәрнең күпчелек очракта ташлап киткән аналарын табулары, эчсә дә, йортсыз-җирсез булса да, шуның белән кушылулары, үз канатлары астына алулары шул хакта сөйләмимени?

Йөз процент ышанып әйтәм: әтием турында бер генә кеше дә начар сүз сөйли алмас, бик якыннан белгәннәр көне буе аның яхшылыкларын искә төшерәчәк. Ул – чыннан да, тормышта очравы да мөмкин түгел кебек бер идеал иде. Гадел, туры сүзле, йомшак телле, соң дәрәҗәдә булган, талантлы, игелекле, диндар һәм милләтче, шул ук вакытта иманлы коммунист, тирән белемле, эрудицияле, кешеләрне чиксез сөючән, җитез һәм эшкә гаҗәеп булган. Әтиемә хас сыйфатлар болар гына да түгел, мин аларны прозамның уңай геройларында чагылдырам.

Без үскәндә, югары белемле кешеләр аз иде. Шуларның берсе – әти. Ул – авыл халкы исеменнән гариза язучы да, өлкәннәрнең хатларына җавап бирүче дә, район җитәкчеләре алдында үтенечләрен юллаучы да. Гаиләдә низаг чыкса да, проблема туса да, безгә киләләр. Һәр нәрсә башта иптәшләр судында карала. Әти – шуның рәисе, әмма эшне аңа кадәр җибәрмәскә тырыша, үзе уңай якка хәл итә. Бик еш кына ир белән хатын, кычкырышып алалар да, аерылышабыз, дип әйтергә кичен безгә юл ала. Әти башта аларны бик ныклап тыңлый, гаиләне саклатырлык киңәшләрен бирә, әмма кайберәүләр әлеге киңәшләргә игътибар итәргә дә теләми. Аерылам да аерылам. Әти бу эшнең җаен алды: хатын-кызлар ирләрен бик нык хурларга тотынса, юри генә, әйе, ирең бик начар икән, булмаса, аерыл, дип әйтә башлады. Ә бит һәркем үзен жәлләтергә, ирен аерылу белән куркытырга, әтидән аерылма инде, дип ялындыртырга килә. Рәиснең, и аның белән тилмермә, дип сүзләрен җөпләве генә була, хатын-кыз шунда ук акылына килә. Нинди аерылу, акча алып кайта, биш бала бар, аларны караша, салып кайтмаса, бер дигән… Ирләренең уңай якларын тезепме тезәләр дә дуслашып, кочаклашып кайтып китәләр. Гаиләнең сакланып калуына сөенешеп, тынычланып калып, бераз көлешебрәк тә, чәй эчәбез.

Районыбызда мәктәпләр салу артыннан йөргән, төрле авылларда укыткан һәм үзебезнекен генә түгел, тирә-як район кешеләрен дә күп белгән, руслар һәм марилар белән нык аралашкан әти белән исән чагында яшәү бик җиңел булды. Кайсы авыл кибетенә керсә, аңа иң яхшы әйберләрне тәкъдим итәләр, акчасы барлыгын, аласын беләләр. Алай да ул иң яхшы әйберләрне, заказ калдырып кайтып, Казан кибетләреннән бандероль белән дә китерткәли. Күп киемнәрем әнә шуңа күрә чит илнеке иде. Чиксез рәхмәт хисе белән искә алам.

Әтием, каядыр барырга чыкса, машиналар янына үзе килеп туктый. Күтәрткән юлдан Күкшелгә таба атлаганда, ерактан гүләү ишетеп, артыма борылмакчы булсам, ул: «Кирәкми, мине алар пеләшемнән таный», – дип эшләпәсен күтәрә. Шунда ук йөк машинасының ишеген ачып: «Абый, кая барасың, утыр әйдә», – дип дәшәләр.

Хәер, безнең үз машинабыз да бар иде. «Жигули» машинасы чыга башлагач, әти аны беренче унлыгыннан ук алды. Мотоциклга гына язылган иде, машина ук тәкъдим иткәннәр. Бу район җитәкчеләренең хөрмәт билгесе булгандыр. Алган да кайткан. Әтинең киң күңеллелеген белеп, анда хокукы бар, теләсә кем йөрде. Бераздан акчалырак кеше машинабыз барлыгын ишетеп килгән дә, ялынуына түзә алмыйча, аны үз хакыннан очсызгарак та сатып җибәрделәр, ә бит машиналар дефицит, икеләтә бәягә ычкындырырга, бик баерга була иде. Әнием, сәрхүшләрнең дә машина ачкычын алуларын белгәч, имгәнүләреннән курыкты, ә әтием бераз начаррак ишетә, әле үзе йөртми, кирәк чагында кеше яллый иде. Беренче машиналарымның ачкычын кем сораса, шуңа биргәнемә аптыраучыларга әйтәм: аннан килә бу юмартлык, кешеләргә яхшылык эшләү теләге.

Әти исән чагында өйдә һәркөн бәйрәм кебек иде. Килгән киткән кешедән капка ачылып-ябылып кына тора. Әти вафатыннан соң авыл бәйрәмнәренең дә яме китте. Ул алып та барды, катнашты да, халыкны да активлаштырды. Әтинең микрофонсыз да сөйләгәне зур авылыбыз өсләрендә яңгырап тора иде. Ә батыр билгеле булгач, Сабан туе өйгә кайта. Әтине бик хөрмәт иткән әни бәгырь гомер бакый бәйрәм күрмәде, әмма аның дусларын кунак итә алуыннан бәхетле иде. Сабан туйларында өй тутырып килгән әтием туганнары юклыгыннан да, йортыбызда шатлыклы җырлар яңгырамавыннан да моңланам. Хәтта аның моңнары югалудан да моңланам. Кичке аштан соң өстәл янындагы караватта ял иткәндә әтием белән бергәләп никадәр җырлый идек. Тавышы да, җырлау рәвеше дә – нәкъ Рәхимкуловныкы. Әле әни өстәл хәзерләп йөргәндә, ул, аңа, безгә күңелсез булмасын дип, еш кына кычкырып газета укый. Артистлардан бер дә ким түгел. Кайчак язмаларның эчтәлеген, кызык табып, үзгәрткән булып чыга. Ышанып беткәч кенә, шикләнеп куясың. Укып карасаң, шактый гына үзеннән өстәгән. Бер дигән шагыйрь дә, әдип тә иде бит әле ул.

Казанда белем күтәрү курсларында коллегаларына дәресләр бирә торган булган. Шул заманда укыткан мөгаллимнәрнең экспромт шигырьләр белән генә алып баруына шаккатып сөйләгәннәре бар. Хәер, үзебезне укытканда да, әдәбият дәресендә театрда утырган кебек иде. Әтидә – игътибарны җәлеп итәрлек үз алымнары. Ул һәр баладан даими сорый һәм дәрес буена билгене үзгәртеп тора, шуңа күрә укучы түбән билгесен күтәрергә тырыша. Берничә дистә баланың билгесен күңелдә тота алганына әле дә гаҗәпләнәм. Әдип дигәннән, курслардан кайткач, Себердән бер атаклы прозаик укытучы килгән иде, никадәр сюжет сөйләдем, материал бирдем, гел мине генә язып утырды инде, кайбер әйберләрне сызымын сыза-сыза аңлаттым, дигәне бар. Мөгаен, Якуб Зәнкиев булгандыр, дип уйлыйм. Аның әсәрләрен кайчандыр әти сөйләгәннәрне табарга тырышып укый идем.

Әти безнең заман әтиләренә бөтенләй охшамаган иде. Хәзер генә китте ул төнен бала юаткан, ашарга пешергән, ул-кызлары белән шашка-шахмат уйнаган, спорт төрләрендә ярышкан әтиләр. Безнеке менә элек тә шундый иде. Бик нык авырганымда бәләкәй чакта кулыннан төшерми иде ул мине. Үз әнисенә дә шундый булган. Элек таш юллар тигезсез, чокыр да чакыр иде. Әтием, машина сикерткәндә, олыгаеп килгән әнисенең гәүдәсе авыртмасын дип, кодагыйларын күрергә дә җитмеш чакрымгы якын араны кулында алып барган.

Әти кояштан да иртә тора. Эшләрен җитез генә бетерә дә, чәйләп алгач, якындагы колхоз идарәсе янында җыелышып торган ирләр янына китә. Ул шунда әнине көтә. Бергәләп мәктәпкә баралар, бергәләп кайталар. Ул әнигә кыска гомеренең һәр көнендә таң калып яшәде, бар яктан иң-иң дип санады, алыштыргысыз уң кулы булды. Тормышын җиңел генә түгел, күңелле итәргә дә тырышты. Без югында өйдән каядыр китеп барса, шаярып, стенада төрле игъланнар калдырды ул. Әйтик, миңа, кетәклектән тавык йомыркасы алып кер, дими, фәлән тавыктан фәлән вакытта йомырка салдыр, ди. Гаилә башлыгы Сабирҗанов Фатхрахман, дип кул куя.

Әтинең мин дә сөекле кызы идем. Мине үзенә охшатасы урынга, ни өчендер үзе миңа охшарга тырышкан кебек иде ул. Бик яраткангадыр инде. Бәләкәй чакта, ябык һәм җиңел гәүдәмне күтәреп, биеккә эленгән көзге каршысына килә дә: «Әйт әле, кызым, мин сиңа охшаганмы?» – дип сорый. Шаярып каршы төшәм, ә бит тач ул инде мин. Хәер, әни дә нәкъ аның кебек. Димәк, икесенә дә тартамдыр. Әти җавабымнан моңсулана. Башка аңа карата гамәлләремдә үкенерлек нәрсә булмагангамы, шул сабый вакыттагы шаяртуга да үкенәм.

Чыннан да, күп якларым белән әтигә охшаганмындыр мин. Әйтик, өйдә күпме акча барлыгын бервакытта да белмәдем. Аны даими югалттым һәм югалтам. Акчасы – мулдан, әмма аның барлыгына-юклыгына исе китмәгән әти белән дә төрле хәлләр булгалый. Ераграк җиргә зуррак акча белән чыкканда әни, ялгыш ташлап калдырыр дип уйлап, кайчак кесәсенә булавка белән беркетә. Әти машина көткән арада ул акча кесәдән чыккан, инде җиргә сибелеп тә беткән була. Көлешәбез дә, җыеп, яңадан беркетәбез. Акча калмаса, тегеннән килеп чыга, моннан…

Әтинең тәрбияләү юллары турында бик күп хикәяләремдә бар. Орышмас, кычкырмас, сүкмәс, хәтта караңгы чырай да күрсәтмәс. Рус авыллары эчендә утырган авылыбызда «чукынчык» гадәти бер сүз иде. Аны кереш урынына да, җиңелчә орышканда да кулланалар, әшәке сүз дип тә санамыйлар. Әти хәтта шундый сүзләрне дә кулланмады. Шулай да бик бәләкәй вакытта бер тапкыр, мине күрмәгәндә, мунча белән абзар арасында без ясаган тәртипсезлеккә борчылып, шуны әйтеп ташлады. Җир җимерелгән кебек тоелды. Шулкадәр курыктым, тиз генә өйгә кереп качтым. Аннан атна буе безне орышканын көтеп йөрдем, ә ул чыраена шелтә төсен дә чыгармады. Әйтерсең, начар эш булмаган да. Әтине тагын да ныграк ярата башладым, бүтән борчымаска дип, үз-үземә сүзләр бирдем.

Әти, сорап аптыраткан әйберебезне туйдырырлык күп алып, ашатып та тәрбияли иде. Теләкләребезнең мәгънәсезлеген үзе генә уйлап тапкан башка юллар белән дә аңлата белде. Иптәшләремнең искереп беткән сандалиларының башын кисеп ясаган «танкетка»ларда йөрүенә кызыгып, үземә дә сорап аптыраткач, жәлләтер өчен, мине яратмыйсың, дип тә өстәгәч, Сабан туена дип алган өр-яңа чит ил туфлиләрен, кистәнгә куеп, башын балта белән чабып, кулга тоттырган иде ул. Менә сиңа «танкетка». Шунда гына сабый акылы белән нинди зур хата эшләгәнемне аңладым: өең тулы бер дигән аяк киемнәрең барда, аяк гарипләндереп, кысан, кыйшык, иске сандалиларда йөрмәссең бит инде!

Әти белән белем тирәнлегендә рус теленнән башка өлкәләрдә беркем дә ярыша алмагандыр. Ул төрле мәктәпләрдә төрле фәннәрдән укыткан. Бәхетемә, безнең авылда үз белгечлеге буенча эшләде: татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирде. Өлкән сыйныф укучылары, теге яки бу мәсьәләне чишә алмаганда, алар янына кечерәк сыйныфта укыган я мине, я әтине алып керәләр. Имеш, менә бит алар чишә! Хәзер уйлыйм: илледәге әти чишкән, мин соң математикага, физикага кагылышлы кагыйдәләрне хәзер хәтерлимме? Юк, билгеле. Ә бит ул чакта аның белән кызулыкта мин генә ярыша алганмындыр, ә менә акылны, хәтерне шушы көннәремә кадәр саклый алмадым.

Абый Әлмәт физкультура техникумында укыганда спорт буенча илкүләм уңышларга да иреште, йөгерү буенча Татарстан чемпионы да булды, әмма әти аны да уза иде әле. Мин инде мәктәптә спортта алда барсам да, алар белән ярышканда, гел – өченче. Казан пединститутында читтән торып укыганда, сессия вакытында көндезгедә укучылар исәбеннән йөгереп, аларга төрле ярышларда җиңүләр дә китергәләгән әти. Сабан туенда озын аралыкка йөгергәндә, әбием каршысына чүмеч белән су тотып чыга торган булган һәм аны, җитезлеге өчен, сәмәлүтем, дип йөрткән. Авылда беренчелекне бирмәгән әтием алай да бервакыт җиңелгән. Финишка килеп җитәрәк, сөйләшеп кую буенча, юл кырындагы берәү, алдына чыгып, берәү аскы киемнәрен төшереп җибәргән. Әти тәгәрәп китеп көлгән. Финишны да оныткан.

Әти бик еш, мине әле илледән соң гына узачаксыз, ди иде, ялгышмаган: иллесе тулгач, бакчада су сипкәндә, электр тогы сугудан вафат булды. Аның югалтасын чамалаган, начар төш күргән идем. Әле кайбер кеше кыяр да ашамагандыр, өстәлдәге савыт тулы сабакта пешкән кып-кызыл помидорлар иде ул көнне. Рәтен белеп эшләгәч, уңышың да алдан һәм мул була шул, әмма әтиең исән булсын өчен, аларны ашамыйча да яшәргә була.

Әйе, әти – бер дигән биолог, бакчачы иде. Ул бөтен авылны җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерү культурасына өйрәтте, халыкны елын-елга орлык һәм үсентеләр белән тәэмин итте. Аларны табу да бик авыр заманнар иде әле. Бервакыт, әле мин бик кечкенә чакта, кишер орлыклары алып кайткан. Әтинең юмартлыгын, болай гына таратып бетерәсен беләм. Алар мәктәптән кайтканчы, акча эшләргә уйладым. Ничә тиеннән икәнлеген белмәсәм дә, ялгыш әйтүдән куркам, бал калагы үлчәме белән шактый сатып өлгергән идем. Алар кайтып кергәндә, чират шактый иде әле. Товарымны, акчаларымны, үземне бергә җыйнап, баскыч төбеннән алып кереп киттеләр.

Бер-ике яшьтән үк эшләп үсүемне сөйли башласам, үзенең теле дә биштә генә ачылганнар ничек ышансын. Инде хәзер сөйләми дә башладым, ә бит минем үсүемне күргән авылдашлар, күршеләр бик кечкенәдән абый белән хәтта борчак чапканыбызны да белә. Яшьлегемдә артымнан йөргән бер егет, әтисенең, укырга кергәнче үк, басуда борчак чапканны күреп шаккатып, безне үзләренә үрнәккә куюын һәм шунда үземне күңеленә беркеткәнлеген әйткән иде. Әтинең йортта һәр төрле эшнең кечкенә коралларын да ясатуын бик мөһим бер гамәл саныйм. Бу бит аның, булдырасыңмы син – юкмы, тырышырга, эшләргә тиешлегеңне аңлатуы. Әниемнең әтисе биргән туган көн бүләкләре дә гел эш кораллары булды. Беренче көянтәне бер яшьлегемә алып килгән иде ул. Тәрәзәдән шакыгач, лампа яндырып, чыгып алдык. Бабайны шул көннән бик яхшы хәтерлим. Озынлыгына, ябыклыгына шаккаткан идем. Әлеге көянтә хәзер – күршеләрдә. Мин аны хәтта сатып та алыр идем… Кечкенәдән авыр эшләрнең зыяны да булгандыр инде, ә файдасы – синең кеше булып үсүеңдә.

Басу җирендә ял итәргә утыргач та, тик тормый идек без: шешәләргә яшел борчак тутырабыз, әти кешеләрнең, бигрәк тә ирсез хатыннарның чалгыларын кайрап йөри. Яныбызга килгәч, бабаңның кулы эштән шулкадәр кайракланган, чалгы-пәкене кулы белән үткенли ала иде, ди. Әллә чыны шулай, әллә образлы нәтиҗә. Хәер, шул сүзне башкалардан да ишеткәч, аптырап калдым. Корал йөзенең үткенлеген кулы белән сыйпап тикшергәндер, дип уйлыйм хәзер.

Әбием сәмәлүтем дип йөрткән, чиләк-чиләк җиләкләр җыйган, әллә ничә көтү йөргән кечкенә генә болынның берничә бармак биеклеге үләнен дә җиргәчә сыпырып чаба алган әти дә үз әтисенә гомер буе сокланды, аның кебек була алмадым, дип санады. Бервакыт малай чагында Нократ аръягыннан җилкәсендә ничә чакрым көлтә күтәреп кайткан ул. Аны кызу көчле хәрәкәт белән салганда көлтәгә кадалган балтасы гәүдәсенә шактый тирән кергән. Вакытны алам, әтидән артка калам, борчырмын дип, әйтеп тә тормаган, кире дә чыгармаган. Һаман да эзе саклана иде. Мондый хәлләр әти өчен табигый иде шул. Күбесе – ашыгычлык-кызулыктан килгән каза. Бакчаның су буендагы өлешен казыганда, күз агына шакый гына зурлыктагы тал ботагы кадалды. Йөрәгемне тоттым, ни дияргә белмәдем. Ә ул, эх, тә итмәде, күзен кепкасы белән каплап, фельдшерга китте дә алдырып кайтты. Ничек күзе акмаган! Берни булмаган кебек кайтып керде…

Әтинең яшь чагында, ат арбасына он төяп елга аша чыкканда, тәгәрмәч күчәре сынган. Он чыланганчы дип, сикереп төшкән дә, арба астына кереп, тәгәрмәч урынына күтәргән. Гомере буе шуннан соң биле белән тилмерде, әмма авызын ачып та зарланмады. Артык буйлы булмаса да, бастырык гәүдәсендә көч тә иде инде!

Сабан туйларында капчык сугышында әтине беркем җиңмәде. Шулай бер елны егерме тугыз кешене әйләндереп ташлагач, «кәҗә»гә атланган бер укучысы: «Абый, йөргән кызым карап тора, оялтма, җиңмә инде мине», – дигән. Әти кызганган, үзе бирелеп ярыштан чыккан. Шуннан соң бу уенга катнашмады, яшь, егет һәм ир булып өлгергән укучыларны җиңү уңайсыз, диде, әмма әле, чүлмәккә сукса – яра, йомыркалы кашык капса, беренче килә иде, ә бит мин дә мәктәпне капчык сугышының батырбикәсе булып тәмамладым. Охшаган инде әтигә, аннан йомшаграк булсам да, охшаган!

Шәлгә оек сүтсәк тә, болында җиләк җыйсак та, ни генә эшләсәк тә, ул минем белән ярышуны хуп күрде, шуның өчен горурлана идем. Безнең өйдә һәрвакыт ярыш дәрте яшәде. Шулай да әтинең тормыш тәҗрибәсе кайвакыт кешене түгел, үзеңне уза алмасыңа да ышандыргалады. Әйтик, утын күчерә башлыйсың. Ул һәрнәрсәне уен кебегрәк оештыра. Безнең ничә ярка күтәрүебезне, ничә минутта утынлыктан утынлыкка әйләнеш ясавыбызны исәпли дә әрдәнәне күчерү вакытын билгели. Яркаларны күбрәк тә алып карыйсың, тизлегеңне арттырган да буласың, барыбер әрдәнә урыны ул әйткән вакытка гына бушап кала. Туган көнемне бакча уртасында каршыларбыз дип әйтеп куя иде дә, шул серле сүз аркасында гына, гел шунда бәйрәм иттек кебек. Кагылган бәрәңге сабаклары өсендә тәм-томнар һәм, һичшиксез, карбыз ашап.

Нинди тәҗрибәле булса да, башта әти карбыз сайлау шартларыннан хәбәрсез булды. Мин аңа бервакыт, шакыганда килгән тавышны тыңла, дип киңәш бирдем. Әти барабан кебек яңгырап торган карбыз алып кайткан. Районда, карбыз складына кереп, бөтенесе эченнән шакып сайлап алдым ди. Кисеп җибәрсәк, ике сантиметр кабык эчендә берни юк. Буп-буш! Көлеп үлә яздык: авырлыгына һич игътибар итмәгән! Хәер, зур булгангамы, артык җиңел дә түгел иде ул.

Шахмат буенча чемпион хатын-кыз Полгарларның берсеннән сорагач, интуиция белән җиңәм, ә ул еллар дәвамындагы тәҗрибәгә нигезләнә, еш кына баш чираттагы йөрешне уйламыйча да таба, дигән иде. Әтиемнең дә тормыш тәҗрибәсе зур булгандыр. Ул кешеләргә мал алышырга баргач, маеның, итенең, сөягенең авырлыгын да аерым-аерым әйтә ала иде. Бервакыт ышанмыйча, сатулашу китеп, үзебезгә аласы атны үлчәүгә алып төштеләр. Әти ат авырлыгында ник бер килограммга ялгышсын! Сатучы егет бераз үпкәләгәндәй булды, үлчәүне шул авырлыкка көйләп куйганнар, кеше болай төгәл әйтә алмый, дип белдерде. Үзе, бәя сораганда, атының килосын бигрәк арттырганлыгын танырга теләмәде.

Әтине укучылары фаразда еш сыный иде. Үзе туып-үскән урамдагы күршеләренә баргач, алдына бер чиләк куйганнар да андагы бәрәңгенең санын әйтергә кушканнар, ә ул, уйламыйча да: «Егерме тугыз» (!) – дип җавап биргән. Санагач, бар кешенең күз шар булган. Вакытны, авырлыкны, ераклыкны ул һәрвакыт чамалап, әмма гаҗәеп төгәллек белән һичбер заман ялгышмыйча әйтте.

Әти турында кызык хәлләрнең, гыйбрәтле вакыйгаларның исәбе-хисабы юк. Кайсын сөйләп бетерәсең?! Ул авылыбызда рәхмәт өчен генә күпме кешегә йорт салышты. Ярдәмчесез, акчасыз карчыкларның барысына пенсия юллады. Кешеләрне янгыннан соң күтәреште. Безне карашкан һәм йортыбызга килеп сыенган әбине акча белән тәэмин итте, туганнарына булышты, хәтта аңа, банкта махсус счет ачтырып, ай саен акча күчерде. Каенанасы өеннән чыгып китәргә мәҗбүр булып, ятим сабый чагыннан мари кырларында бил бөккән әбиемнең документка теркәлгән стажы юк иде. Үз гомерендә бер тапкыр әти ялганга барды: охшаш исемле апасының хезмәт кенәгәсен аның исеменә үзгәртте. Бездән инде гаилә корган улына кайтып киткәч, әби шул пенсиянең, җыелган акчаларының игелеген күреп яшәде. Дөрес, ул әтидән соң озак тормады. Әти биргән акчаны, өчкә бүлеп, абый белән миңа да васыять итсә дә, алмадык. Әтинең әби нәселенә эшләгән зур савабы итеп калдырдык. Әбине уйласам, күңелгә әти килә. Әтине уйласам, мине караган әби күзгә яшь китерә. Аның да тәрәзә төбендә тыныч кына җырлаган «Сак-Сок» көен ишетәм. Әйтәм бит, кадерле кешеләрдән башка моңсу дип!

Әти үзе яхшы булгач, дуслары да шундый ук иде. Мәрәсименә мариларга кадәр сәдака тотып килгән. Барысы да бер-бер артлы бакыйлыкка үтә тора. Яшьтәшләре инде юк дәрәҗәсендә, әмма абый дип, өзелеп сөйләгән укучылары күп әле. Юлларда йөргәндә элегрәк әтигә охшатып танып алалар да башка авылларда аннан белем алган кешеләр дә рәхмәтләрен укыйлар иде. Аңа эчтән гыйшык тотканнарны да очраткаладым. Яратмаслык идемени ул?!

Әтинең туганчылыгына да исең китәрлек. Казакъстандагы апаларына ай саен унике битлек дәфтәр тутырып хат яза иде ул. Авылдагы бер генә яңалыкны да калдырмас. Бер апасын инсульт бәргәч, сәгате-минуты белән Карагандага чыгып китте. Инде беркемне танымаган апасы, күргәч, елап җибәргән. Ул аларга, умарта тотмаса да, чиләк-чиләк балын, кайнатмалар илтте. Туган җир бәрәңгесен яратам, дигәч, капчык тутырып, бәрәңгегә кадәр алып бара идек. Туганнарын ялдан озату үзе бәйрәм төсен ала иде. Күчтәнәчләр килә, төйи торгач, бер машина арбасы тула. Әле бит шуларны поездга сөйләшеп урнаштырырга кирәк. Әти вафатына кайткан апасына күчтәнәчләрне әни, колхозда эш кызуында, печән вакытында машина эзләмәде, поездга уфаллада тартып илтте. Әти хакын хаклау бит бу!

Әтинең юмартлыгы да, тәвәккәллеге дә кайвакыт акылга сыймый. Ул бер тиен акчасыз вакытта колхоз рәисенең өен сатып ала. Дөрес, бурычын тиз кайтара. Үз өен күршеләренең туганына аз гына бәягә сата, әмма ул эш яшендә түгел иде инде, аны акчалата түләп бетерә алмады, әти дә сорамады. Аның каравы без Һәдия ападан бабайлар утырткан бакча алмаларын алып кайткаладык. Әти хәтта шуңа да бик сөенә иде. Тәмен, исен сагына иде. Нигезендә калучыга ул яңадан өй салганда да булышты. Әтиләре бакчасыннан күчереп бабам, аннан үзе утырткан миләш җимешен кыш буе көнбагыш урынына ашап йөри иде. Ничә буын туган-тумачасының, кайда гына яшәсә дә, хәлен белер, ирсезләрен ярдәменнән ташламас. Ә без, ә без соң? Таралдык, бер-беребезне оныттык, югалттык. Авылда да өченче буын туганнар да аралашмый бит, диләр. Шулаен шулай, әмма бу бит – уңай күренеш түгел! Аның вафатыннан соң таралган, аралашуы кимегән, туганлык җепләре өзелгән киңтамырлы нәселебез өчен әти каршысында оят хисләре кичерәм. Бөтен нәрсәне заманга сылтарга була, ә җаваплылык хисеңне башкаларга берничек тә күчерә алмыйсың. Әти нәселеннән булып, соңгы айларда гына мәңгелеккә күчкән Камил абый, Мөнәвәрә апа һәм башкалар йөзендә мин аннан калган тагын никадәрле күңелгә кадерле җаннарны югалттым. Әти, синең юклыгың моңсулык арты моңсулык китерә. Илебез ирләргә – Ватан һәм халык сакчыларына дан җырлаган бу айда мин, һичшиксез, башымны нәкъ менә синең алда иям.

 

Рифә Рахман

Фотография  pixabay.com сайтыннан алынды

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев