Логотип Идель
Әдәбият

Томаннардан алма исе килә

– Ә мин туганчы сез ничек яшәдегез? – Синең туасыңны көтеп, кызым... – Нәкъ менә минем сездә туасымны алдан ук белдегезме?! – Белдек, билгеле! Синең безне эзләп табуыңны көттек...

Исәнме?

Давно не виделись, здравствуй...
Д.А.

 

1
– Йә, исәнме, күптән күрешкән юк,
Гасырларның саны буталды...
Әле Кышкы Сарай – камалышта,
Әле –
41нең туплары.

Бер мизгеллек йокы.
Котым очып,
Уянам да торам аңламый:
Әллә томан, әллә төтен...
Дөнья
Ни өчендер аклы-каралы.

Баштанаяк ак киемле затлар:
– Сезгә – махсус фургон, – дияләр.
Орынмыйлар...
Әйтерсең лә, безгә
Берәр чир, йә зәхмәт ияргән.

Уянамын кабат, мием чатнап:
Таулар...
Тузан...
Сәер бер телдә
Кемдер безгә фәрман бирә...
Кем ул?!
Аңлый алмый сүзен беркем дә.

Төн утырып сиңа хатлар язам:
– Йә, исәнме, – диеп, – бергенәм?

...Син, ютәлләп,
Җавап кайтарасың –

Госпитальнең беркөн түреннән...

2
Канлы эзең буйлап килдем эзләп
Карларыннан кансыз илемнең...
Саташулы ярымуяу төштә
Пышылдыйсың:
– Кемнәр... җиңелде?

– Җиңелделәр, – димен, – барысы да.
Җиңгәннәр дә хәтта – җиңелде.

Исерткеч тә...
Укшыткыч та сагыш
Биләп ала шулчак күңелне.

Ә син һаман, тынгы табалмыйча,
Илерәсең:
– Ник соң, ник, – дисең, –

Бәйләп өлгерәлмим яраларын?!
– Юлбашчы кем?!
Аны тиргисең...

Тәмам арып, мендәреңә авып,
Котыласың аннан.
Еламыйм.
Бу дәүләтнең, беләм,
Туктыйсы юк
Үтерүдән кыз һәм улларын.

3
Бер актарып табарлар да безне
Дәверләрнең салкын көленнән,
Кем диярләр?!
Аңарчы син, зинһар,
Исән була күр тик,
Бергенәм!

 

 

***
 

(Есениннан)
 

Тупасларга шатлык бирә Ходай.
Назлыларга – сагыш бертөрле.
Миңа хәзер беркем кирәк түгел.
Кызганмыйм да башка беркемне.

Бераз гына үземнедер, бәлки,
Йортсыз маэмайларны – чак кына.
Китерде бу сукмак мине туры
Гөрләп торган кабак чатына.

Ник тузына, белмим, шайтаннары,
Мин ил улы түгелме әллә?
Әйт, кайсыбыз салып алмашмады
Соң ыштанын сыңар чәркәгә?

Тонык кына тәрәзәгә карыйм.
Йөрәгемдә – сагыш та ялкын.
Кояш нурларына чыланган да,
Агып бара язмыш урамым.

Ә урамда маңка малай тора.
Һава – коры, кайнар... чатнама!
Шулкадәрле бәхетле бу малай:
Гамьсез генә борнын актара.

Әйдә, рәхәтләнеп бер актарсын
(Азга булса вакыт тукталсын).
Тик шул көче белән берүк кулын
Йөрәгенә генә тыкмасын!

Әзермен дә, инде юп-юаш та.
Күр бу сансыз шешә чирүен!
Бөкеләрен җыям, бәлки, шулай
Җанны каплап булыр диюем.

 

 

Миңа бүген әкият сөйләделәр...
 

Миңа бүген әкият сөйләделәр:
Беләсеңме, кап-кара бер илдә
Кояш чыга да, ди, азга гына,
Бик азларга гына балкып көлә.

Ә калганнар яши, коты очып,
Кара дегет кебек куе төндә.
Белмичә дә, иман китерәләр,
Һәм бил бөгә тәүлек буе – кемгә.

Алар күбәү, тик берсе дә ялгыш
Төшмәгән, ди, затлы бишекләрдән.
Азлар тыңлап үскән затлы көйне
Гомерендә хәтта ишетмәгән.

Һәм күрмәгән берни – ызаныннан
Чыгып китеп кара болынының.
Шуңа төннәр буе саташтыра
Пошкыруы таныш колынының...

Җилфер-җилфер искән җилдә...
Тукта!
Ул җилләрне кем соң алган урлап?
Шәүләләре йөри төшләрендә –

Әнә Урда... Кирмән... Кара пулат...

Тәңкәләрен иңнәренә чөеп,
Бер кыз җилә, әнә, чаптарында...
Ыруларның затлысыннан микән?..
Актарыла хәтер, актарыла...

Ә аннары, «терек суы» диеп,
Су бирәләр...
һәм языла тән... җан...
Берни калмый бимазалап торган –
Хыянәт тә... йөз агы да... вөҗдан...

Тезеләләр дегет сыман төндә
Бер чылбырга... карашлары буп-буш.
Өсләренә мыскыл сүзләр ява:
– Тиресеңдә казына бир, йолкыш...
.....................................................
Мин кояштан күзем алмый тордым:
Шулай да, әйт, буламы дип яшәп?
Миңа бүген әкият сөйләделәр.
Ул түгел дә иде бугай... әкият.

 

 

***
Хәтерлә юлларың, юлларым
Бер йолдыз яктырткан төннәрне.
Үлемнән котылып... кайткачтын,
Ышаныр-ышанмас көлгәнне.
Бәхеттән... җирдәге сүзләрне
Онытып, эндәшми торганны.
Керфек тә какмыйча кунганны,
Ябынып икәү бер юрганны.
Җиһанда үлемне җиңәрдәй
Ярату барына... шаккатып.
...Ул йолдыз урынында.
Һаман да.
Карасаң, болытны таратып...
Яктырта чуалган юлларың.
Син тиеш яшәргә – яктыда!
...
Мин сине шулкадәр яратам!..
Шуңа да карамыйм борылып,
Борылып карамыйм –
Артыма.

 

 

Әйдә...
Әйдә, качыйк Көзгә.
Һәм – бер-беребезгә.
Капкаларын Күгем
ачып куйган бүген...
Танымыйча йөрим...
Бар да шундый үзгә...
Мин, ахрысы, кичә
мәхәббәттән үлдем.

Бар да таныш юкса...
Гәрәбәдәй сагыш
тама иреннәргә...
Назларыңа катыш...
Әйдә, калыйк Көздә.
Һәм – бер-беребездә.
Җуйсын Дөнья безне
болай гына... ялгыш...

Һәм ялгышып кына
табалмыйча торсын.
Гүя тоташканбыз
икебез бер Тынга...
Ә алмашка калган
Күккә – тоташ тылсым...
Әйдә, ашсын әле
ул тылсым бер чынга!

Капкаларын Күгем
япмаска дип, әнә,
куйган ачып,
җуйган ачкычларын...
Күрче!
Син терелеп тордың:
– Юатырга әллә
җитәр микән, – диеп, –
бу юлысы көче...

 

 

Catharsis
Берни дә юк җирдә безгә кадәр,
Берни дә юк җирдә бездән соң.
Алтын йөгертелгән күк – зәп-зәңгәр,
Үлән арасында – мең тылсым.

Каршыбызга үлем оча гүләп, –
Алыпмы без, тузан хәтлекме...
Беркем дә юк бездән хәсрәтлерәк.
Беркем дә юк бездән бәхетле.

Гомер шәмдәлендә йөрәк яна...
Дөрләр дә ул... пыскып бетмичә...
Берни дә юк җирдә гел өр-яңа,
Берни дә юк җирдә искечә.

Кемдер юлын гел турыдан ярыр,
Кемгә – уңга, кемгә – сулгадыр.
Беркем дә юк җирдә кабатланыр,
Беркем дә юк җирдә югалтыр.

Томаннардан алма исе килә...
Нәкъ игезем кебек Көзе дә...
«Китә калсаң, онытырмын», – димә.
Мин дә вәгъдә бирмим үземә.

Ай көмешләп чиккән күк – зәп-зәңгәр.
Галәм гүли – анда мең тылсым.
Берни дә юк җирдә безгә кадәр,
Берни дә юк җирдә бездән соң.

 

 

 

Apocalypse
«Алда җәй бар, бар бер гомер...»
Кукылар сусыл, ачы.
Һәм яңгырлар – диварсыман –
Торалар тутыкканчы.

Гүли шәһәр, трассалар.
Гүли җан – куышында.
Ашыкканың өчен сине
Кирәкме орышырга?


«Алда тормыш – шуны узмыш...»
Узмыштан узалар да,
Йөрәктәге конвертларда
Хатлары тузанлана.

...Мин кирегә сүтәм көнне.
Сүтәм – тоташ гомерне.
Анда җәй бар.
Һәм җып-җылы
Күзләреңнең күмере.

Гүләп оча каршыбызга
Җирнең яшел җәймәсе...
Безгә хәзер ул җәйләүдә –
Ахыргача җәйләсе.

 

 

Узган гасырдан калган фотосурәтләр белән берьяклы диалог
 

– Ә мин туганчы сез ничек яшәдегез?
– Синең туасыңны көтеп, кызым...
– Нәкъ менә минем сездә туасымны алдан ук белдегезме?!
– Белдек, билгеле! Синең безне эзләп табуыңны көттек...

 

Балачактагы сөйләшүләрдән.


Бик борынгы чордан, көлгә калган йорттан
Чыкканнар да исән,
Төбәлгәннәр күзгә...
Чит-читләре көйгән моңсу сурәтләрме,
Кораблармы – саксыз якорьларын өзгән?
Чәчләрендә чал юк, сыр юк маңгайларда,
Елмаялар, әнә, үзләре яшь, ихлас...
Мин юк әле, юк мин...
Кояш астындагы
Ул яшәеш шуңа, ахры, сәер бераз.
Орынмыймын...
Чатнап, уалыр да... инде
Җыеп алмам сыман... югалырлар эзсез.
Мин аларның минсез чакларына һаман
Ышана алмый яшим...
Кем идегез?
Кем сез?!
«Әбием» дип сезгә эндәшкәнче, «бабам»,
Учыгызга учым йомылганчы...
Әүвәл...
Мин галәмдә, йолдыз тузанында кайнап,
Эзләгәндә оя – йөрәгемә тәңгәл...
Таныганчы сезне,
Табылганчы, аннан...
Ак биләүгә төшеп, елаганчы тәү кат...
Юк бу сергә ачкыч,
Булган ул сер гүя –
Иңгәнче ук Коръән, Яхшы Хәбәр, Тәүрат...

 

Миңа бары җырлар һәм әкиятләр калды
Сез яшәгән чордан...

Дөньяда юк йорттан...
Һәм сурәтләр –
Анда
Шундый бәхетле сез!

Шул бәхетне ялгыш югалтудан куркам!

 

 

Өзмә!
 

М. белән А.-га
 

Әгәр без сөйгәндәй сөйми икән кемдер,
Юк, зыянлы түгел...
Табып ямен, күркен,
Җирдә ул ирекле – өйләр сайларга да,
Илләр сайларга да – кайда сулыш иркен.

Тик ватанны гына булмый сайлап алып.
Тик телеңнән генә булмый «чыгып качып»...
Ул беренче тойган сөт тәмедәй – тансык.
Ул – ләхетең уйгач... убылачак балчык.

Бар кыйтгалар ачык –
Чык та йөгер, әнә...
Тартмыйм итәгеңнән.
Тотмыйм кулларыңнан.
Тик телемне генә –
Телем-телем китеп –
Өзмә
Туарга да
Әле өлгермәгән
Нәни улларымнан.

 

 

Күрешү турында баллада
 

Золотарник и четвертый камень,
Это то, что я тебе принес,
Когда узнал...

Суфьян Стивенс

 

Әле һаман синеке мин. Җирдә
Сине оныттырыр көч юктыр.
Төшләремә кунак булып керсәң,
Түргә әйдим:
– Саумы. Уз. Утыр.
Күрмәгәнгә аймы, ел узганмы,
Атыла да шундук каршыңа,
Бармак очларыңны тоюга ук
Әзер йөрәк Күккә ашырга.
Әзер онытырга гомеренең
Синсез узган сәгать... минутын...

Иреннәрең сутын татыр өчен
Күп тә түгел, бары бер йотым.
Әле һаман шул ук тәм аларда –
Диңгез тозы... әрем ачысы...
Һәм аз гына... сизәр-сизмәс... бераз...
Нарат җиләгенең тамчысы...
Аерылганга аймы, ел узганмы...
Узды бугай инде бер гомер.
Чигә чәчләреңнең бөтеркәсе
Кайнар күмер түгел, ак төтен.
Күрешергә тиеш булмаганга...
Шуңа төштә генә киләсең.
Бусагалар көтә сине сыкрап,
Син, дип, ачам ишек келәсен,
Ухлап карт ябалак күтәрелсә
Ботагыннан корган тупылның.
– Килермен дип уйламадым... болай...
Тик үтешли генә сугылдым...
– Ярый, – димен. – Мин дә
– тик үтешли.
Тик үтешли – фани дөньяда...
Яшим исемеңне телгә алмый,
Пышылдамый хәтта уйда да.
Әмма беләм: барыбер минеке син,
Язмыш кайда кагып йөртсә дә...
...Сумаладай кара чәч толымым –

Йөрәк турыңдагы кесәдә.

 

 


Һуш
Чакырма мине потлар каршына –
Иман китереп, дога кыларга.
Мин сине алып китәргә телим
Башаклар зеңләп торган кырларга.

Җирдә бәндәгә табыныр өчен
Яңа Аллалар табылып тора.
Һәркайсы яңа михраб торгыза,
Һәркайсы кертә өр-яңа йола.

«Безгә кадәрләр – җаһилләр», диеп,
Канун чыгара. Ышансаң, ышан!
Юата алсаң «керле» җаныңны
Иманнарыннан – юан һәм бушан.

Ә мин чакырам сине тоҗымнар
Ирекле биеп очкан кырларга…
Вәгазь-юраулар барын онытып,
Җиһан оркестрын –

Һушын тыңларга!

Син тапкан тәмуг, мин качкан оҗмах –

Бергә кушылсын! Шуннан күренер:
Бәлки, көл генә калыр галәмнән...
Бәлки, дөнья шау... гөлгә күмелер...

Луиза Янсуар

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Луиза Янсуар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев