Логотип Идель
Әдәбият

ТӨТЕН

Шундый уйлар белән Рәсим вокзал каршындагы кечкенә генә мәйданчыкка килеп җитүен сизми дә калды. Монда әби-чәбиләр көнбагыш, вак-төяк кирәк-яраклар, ә җылы яктан килүче егетләр җиләк-җимешләр сата.

  Рәсим мәктәптән чыкты да салмак кына адымнар белән автобус тукталышын урап узып тимер юл вокзалына таба борылды. Әллә нигә бүген өйгә кайтасы килми иде аның. «Мәктәптә бетмәс дәрес, өйдә дә көн-төн уку, тәмам арыдым», – дип көрсенеп куйды ул үз-үзенә. Быел малай тугызынчы сыйныфта, төп дәүләт имтиханнарына да санаулы көннәр генә калып бара. Әти-әнисе шуңа күрә дә һәрдаим аның китап тотып утыруын тели. Ике арадагы каршылык кайчагында йөрәк әрнетерлек үпкәләүләргә, аңлашылмаучанлыкка китерә. Күңеле белән, бигрәк тә әнисенең, аңа бары изгелек кенә теләгәнен, улының киләчәге турында борчылганын белсә дә, Рәсим күп вакыт рәнҗи: «Укыйм бит инде, тырышам, күрүче юк, мин шулкадәр надан түгел ләбаса», – дип бәргәләнә ул. Тик болар бар да стенага бәрелгән борчак сыман, олыларның фикере өстен чыгу белән тәмамлана. Әнисе: «Соңгы акчаларны түгеп, репетиторга йөртәбез, син санамыйсың, укырга керә алмасаң, нишләрбез?» – дип тәкрарлый, әйтерсең, ул инде улының имтихан бирә алмасын алдан фаразлап куя. Ачуы килә Рәсимнең! Кайчагында егет бөтен укытучыларын, якыннарын күрә алмас хәлгә килә. Шул чагында аның берни эшлисе дә, укыйсы да килми башлый. Бүген дә шундый көн, әллә нигә эче поша.

  Шундый уйлар белән Рәсим вокзал каршындагы кечкенә генә мәйданчыкка килеп җитүен сизми дә калды. Монда әби-чәбиләр көнбагыш, вак-төяк кирәк-яраклар, ә җылы яктан килүче егетләр җиләк-җимешләр сата.

– Берәр тәмле әйбер авыз итеп караргамы соң?

Әнисе төшке ашка дип биргән йөз сумның иллесе чалбар кесәсенең төбендә кыштырдый үзе. Тик күпме генә каранып йөрсә дә, күңеле теләгән ризыкны таба алмады малай. Шулчак ул рәтләрнең аргы башында кәгазь тартма эченнән сөйләнә-сөйләнә нидер барлаган апаны күреп алды. Рәсим кызыксынуын йөгәнли алмыйча, шул тарафка юнәлде. Малайның үз янына килүен чамалаган сатучы кулына тартмадан күксел төстәге нәни йомгакны тартып чыгарды. Бу шул кадәр матур песи баласы иде. Төтен кебек төсе, ут чәчеп торган соры күзләре, каш өстендә өчпочмак сыман аксыл тамгасы Рәсимне бер күрүдә әсир итте дә куйды.

Аның бу песи баласын кулына алып яратасы, күкрәгенә кысып иркәлисе килде. Сатучы апа да моны сиземләде күрәсең:

 –  Күр, нинди матуркай, мә кулыңа ал, –  дип ул песи баласын малайга сузды. Рәсим нәни йомгакны алып күкрәгенә кысты. Песи баласының уйныйсы килә иде, ул аның кулларын тешләгәндәй итте, тырмашты. Малай сак кына шаянның йомшак, җылы йоныннан сыйпады, аннары кеше мазар күрмәсен дигәндәй, як-ягына каранып, песинең баш түбәсенә иренен тидерде.

– Ошаттың ахры, 200 сум, аласыңмы?

 Йомшак, җылы йомгакны күкрәгендә кысып ләззәтләнеп торган Рәсимне сатучы апаның сүзләр айныткандай итте.

– Бик алыр идем дә бит, сеңлем кечкенә булганлыктан, әнием рөхсәт итми шул...

– Ярар, кайтып әниең белән сөйләш, мин гел монда сату итәм, рөхсәт бирсә, килеп алырсың, минем өйдә тагын икәү бар әле, – диде сөмсере коелган малайны юатырга тырышып сатучы.

Рәсим, теләр-теләмәс кенә, песи баласын тартмага куярга маташты, тик шаян йомгак «калдырма мине» дигәндәй тырнаклары белән аның пәлтәсенә ябышкан иде. Көчкә аерып алып тартмага куйдылар.

Малай әнисенең сүзенә каршы килеп булса да, песине алып кайтырга әзер иде инде, тик акчасы җитмәс шул. «Их, берәрсе алып китәр инде, шундый матур», – дип көрсенеп куйды ул үз-үзенә. Каян гына акча алырга соң.

Малай, шул уйларга бирелеп, кайту ягына таба юл алды. Шулчак аның каршына сыйныфташы Рәшит килеп чыкты, нигәдер ул да бу тирәдә чуала иде. Рәсим, аны күргәч, кош тоткандай булды. Рәшитнең гел акчасы була бит аның, ул хәллерәк гаиләдән, әтисе эшмәкәр, акчалары исәпсез. Сорасаң, бәлки, биреп торыр.

 – Рәшит дус, бер йомыш бар иде. Иртәгә кадәр генә 150 сум акча биреп тор әле, зинһар.

 – Нигә?

– Әйдә, мин сиңа бер әйбер күрсәтәм, – диде дә Рәсим, дустын җилтерәтеп диярлек, мәче сатучы апа янына алып китте.

Малайларның якынлашуын күреп торган сатучы елмаюын яшерә алмыйча, алар килеп җиткәнче үк төтен төсендәге йомшак йомгакны тартмадан кире кулына алды.

– Менә, күр әле нинди матуркай, шуны сатып алмакчы булам, акча биреп тор инде ә, зинһар, иртәгә кадәр генә, – дип Рәшиткә төбәлде Рәсим. Мәче баласы сыйныфташына да ошады, ул да кулына алып аны сыйпаштырган булды, аннары теләр-теләмәс кенә кесәсеннән акча чыгарып бирде.

–  Мә 150 сум, иртәгә кадәр генә! – дип тә өстәргә онытмады.

– Ярар, ярар, – дип каударланды Рәсим, инде хисләрен берни йөгәнләрлек дәрәҗәдә түгел иде, аның сөенечтән бит алмалары кызарды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты, куллары калтырады.

– Мәгез, апа, 200 сум (кесәсеннән 50 сумны да чыгарып кушты егет) мин песине алам.

– Ә әниеңә ни диярсең, иртәгә китереп бирмәсеңме соң?

– Юк инде борчылмагыз, әнием кырыс булырга тырышса да, йомшак күңелле минем, алып кайткач ризалашыр, берни эшли алмас.

– Кара аны, песине тәрбияләрлек булсаң гына. Йомышын үтәргә өйрәтелгән ул, башта өегезгә кайткач үзе берәр җиргә йомышласын, шуны кәгазьгә сеңдереп тартмага сал да, аннары ул шунда гына йөри башлар. Сөт күп бирмә, гел янында суы булсын. Хәерле сәгатьтә, менә сиңа минем телефон язылган кәгазь, сорауларың туса, шалтырат.

Шул рәвешле, сатучы апа белән хушлашып, кайтыр юлга чыктылар.

Ниһаять, песи аныкы! Рәсим нәни йомгакны курткасының изүенә тыкмакчы булды, тик мәче баласы башын алга сузып чыгарга омтылгандай итте, ә аннан малай иркәләп алгач тынычлангандай булып, тән җылысына исәрләнеп малайның күкрәгенә борынын төртте. Автобуста кайтканда инде ул изрәп йоклап та китте.

Өйгә кайткач, Рәсим, ашавын да онытып, мәче баласы белән мавыкты. Ашатты, йокларга үзе янында урын әзерләде, йомышын йомышлагач, сатучы апасы өйрәткәнчә эшләп, тартманы бәдрәфкә кертеп урнаштырды. Чыннан да песи баласы ахырда шунда гына кереп йомышын үти башлады.

– Молодец, болай булсаң әнигә ошарсың, Аллаһ теләсә, –  дип хуплап торды хуҗасы. Йон кисәгеннән тычкан да ясады Рәсим, аның белән дә фатир буенча ду килеп чабып йөрделәр. Ахырда песи тәмам арып билгеләнгән урынына ятып йокыга талды. Рәсим дә үзенең әле ашамаганлыгын да исенә төшереп аш бүлмәсенә чыкты. Әти-әнисе эштә, сеңлесе балалар бакчасында иде. Әз-мәз капкалап алгач, Рәсим дәресләрен караштырырга дип, өстәлендәге зәңгәр лампасын кабызды.

Ә үзенең уйлары бер тирәдә чуала иде. Әти аңлар, әнине ничек җайларга? «Каян алдын, шунда илтеп бир!» – димәсме инде, дип борчылды егет. Күп тә үтмәстән, әтисе белән сеңлесе Алинә дә кайтып керделәр. Рәсим шатлыгын яшерә алмастан, алар каршына чабып чыкты.

–  Әти, ә мин мәче алып кайттым!

Әти кеше исе китмәгәндәй:

– Ярый, яхшы булган, – дип сеңлесен чишендерә башлады. Бу сүзләрне ишеткән кызчык кына инде бер урында тыныч кына басып тора алмый иде, ул әтисеннән ычкынып, чишенмичә дә, алга ыргылырга теләде. Тик әтисенең куллары көчле иде, аңа бу адымны ясарга ирек бирмәделәр.

– Башта чишенеп бетерик инде, кызым, ашыкма, хәзер песине күрерсең.

Шулчак аргы бүлмәдән сузылып, иренеп кенә, аяк очларына салмак кына басып песи баласы килеп чыкты. Ул ишек төбендә гаугаланып торган халыкка игътибар итмичә генә сыртын кабартып, уйнаклап алды да, юыну бүлмәсенә кереп тә шылды. Инде нәни кызчыкны беркем тыя алмый иде, ул ашыга-кабалана аяк киемнәрен салып тондырды да, әтисе кулыннан ычкынып, мәче баласы артыннан омтылды. Рәсим дә аның артыннан китте. Кыз, нәни йомгакны муеныннан аскан хәлдә, бүлмәгә чыкты.

–  Үтерәсең ич алай, яхшылап кочакла.. бир әле песине...

–  Юк, бирмим минем дә уйныйсым килә...

–  Күтәрмә, идәнгә куй...

– Куймыйм, куймыйм...

Бу гауга кайчанга кадәр барыр иде, шулчак әти кеше килеп барысына да нокта куйды:

– Бу нинди эш, сез туганнар ич, шулай ярыймы? Кызым, мәчене изалыйлар мени инде, ул бит кечкенә, әнә идәндә генә йөрсен, син җепкә эленгән тычканы белән генә уйнат.

Алинә, әтисен тыңлагандай булып, җепкә эленгән йон-тычканны сөйрәп бүлмә буенча йөгерә башлады, нәни песигә шул гына кирәк, башта ул аңа ияреп чапты, аннары талчыкты бугай, сыртын кабартып чаттан гына кызны күзәтеп тора башлады. Ә аннан көтмәгәндә атылып чыгып, кызчыкның аягына сикереп тырнакларын батырды.

– Әти, ул усал, аякны тырный, – дип зарланып кызчык диванга менеп утырды. Рәсим шуны гына көткәндәй песиен идәннән күтәреп алды да үз бүлмәсенә алып кереп китте.

Бераздан ишектә ачкыч борылганы ишетелде, бу әниләре эштән кайтып килә иде. Өч яшьлек Алинә, уйнап утырган курчакларыннан арынып, аңа каршы чапты һәм серне чишеп тә атты:

– Әни, ә абый песи баласы алып кайтты, ляля-ля...

– Нинди песи, балам?

– Әни, ачуланма инде, бу матурны күргәч, калдырып китә алмадым, – дип гаепле кеше сыман башын иеп, Рәсим дә бүлмәсеннән чыкмыйча булдыра алмады.

Ана кеше ни дияргә дә белми бер мәлгә телсез калды.

– Әлегә кирәкми иде, улым, бу хакта сөйләшкән идек бит инде, сеңлең кечкенә бит әле изалап бетерер.

Малай әнисенә песиен сузды:

– Мә, тотып кара әле, әнием, нинди йомшак, кечкенә бит ул.

Ана песине кулына алып назлады:

– Ярар, калдырыгыз, тик үзегез карасагыз гына, сезнең арттан йөреп тә аяксыз калам.

Рәсим болай тиз күндерүенә сөенеп бетә алмыйча, әнисен бит уртасыннан үбеп алды. Шул рәвешле Төтен, песине шулай исемләделәр, Рәсимнәр гаиләсендә яшәп калды. Песи баласы барысының да йөрәген яуларга өлгерде. Бар да хәзер өйгә ниндидер бер сөенеч белән кайтып керә башлады. Ишек төбендә аларны «мыр-мыр» килеп сырпаланып, Төтен каршы алды. Башта ул Рәсим белән йоклады, соңрак аны төнлә тырнашкач, малай икенче бүлмәгә чыгарып җибәрүне кулайрак күрде. Утлар сүнгәч бераз елап кеше эзләп йөрсә дә, берничә көннән Төтен моңа да күнде, иң җылы урынга, суыткыч артына кереп ята торган булып китте. Бер атналап үткәч Төтенне ашату, астын җыештыру да әкренләп Рәсимнән әнисе җилкәсенә күчте. Инде малай песиен әллә нигә бер генә алдына алып яратты. Ә Алинә киресенчә, көне буе Төтен белән мавыкты, аны курчак урынына да төрде, коляскага да утыртып йөртте, арткы аякларына гына бастырып биетте дә. Песи баласы түзде, тынын да чыгармады. Нәни кызчык күп нәрсәне аңларлык түгел иде шул, кечкенә иде. Әти-әнисенең ачулану сүзләре дә бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты аның. Ахыр чиктә өйдәгеләр барысы да үз мәшәкатендә булып мәче турында бер мәлгә оныттылар.

Көннәрдән бер көнне килеп чыккан хәл барысын да ниндидер йокыдан айнытып җибәргәндәй итте. Кич кырын бөтен гаилә аш бүлмәсендә чәй янына җыелдылар, бары нәни кызчык кына һаман мәче белән урта якта кайнаша иде. Рәсимнән әнисе мәктәп, имтиханнар турында сорашты. Шулчак мәчене гадәтенчә муеннан асып

Алинә чабып чыкты:

– Әни, песи әллә нишләде!

Бар да өнсез калды. Төтеннең башы бер якка салынып төшкән, теле дә чыгыбрак тора иде. Өстәл янындагылар аяк өсте басты. Әни кеше барыннан өлгерерәк булып, кыздан җай белән генә мәчене алды.

 – Кызым, песигә ни булды соң, нишләтең соң син аны?

 – Самакат өстенә менде бит аның, әни, муены авыртты...

Рәсим хисләрен йөгәнли алмыйча сеңлесенә ташланды:

 – Нишләттең, үтергәнсең бит!

 – Юк үтермәдем...

 – Үлгән бит инде, үлгән... – дип, үрсәләнеп елап җибәрде малай.

– Юк, юк... мин тимәдем, әни..?

– И, Алинә нишләдең инде, син, нишләдең?..

Әти кешенең дә күзенә яшь тыгылды.

– И, кызым, ни арада өлгердең соң әле...

– Әти, мин түгел, ул бит, ул бит... үзе...

Инде Алинә дә үзенең төзәтеп булмаслык ялгышлык эшләвен аңлап бәргәләнеп елый башлады.

– Мин, түгел, әни, мин түгел...

Әнисе бермәлне нишләргә белмичә аптырап калды, аннары үз-үзен кулга алып, мәче баласының үле гәүдәсен җай белән генә өстәл астындагы кечкенә тартмага салды да, өстен кәгазь кисәге белән каплап ишек төбенә чыгарып куйды.

– Инде бернишләтеп тә булмый, ялгышлар була инде ул тормышта, мин сезне кисәттем бит, их тыңлаучы булса...

 – Нинди ялгыш, әни, Төтен үлгән бит инде, аны Алинә үтергән, – дип бәргәләнүен, сеңлесен битәрләвен дәвам итте Рәсим.

– Җитәр, сеңлең кечкенә, берни аңламый да калгандыр, барыбызда да бар гаеп, инде үкенүдән файда юк, тик һәрбер нәрсәдән сабак ала белик, –  диде әти кеше кырыс кына.

Рәсим бу югалту белән һич килешергә теләмичә күз яшьләренә буылып бүлмәсенә кереп китте. Ул озак елады, сеңлесен сүкте. Ахырда шулай түгәрәкләнеп яткан хәлдә йокыга да китте.

Төтенне каршыдагы урманда әнисе җирләп кайтты. Бер-ике көн өйдә ниндидер шомлы тынлык хөкем сөрде. Хәтта, гадәтенчә, бөтен фатирны ду китереп йөргән Алинәдә тыныч кына бер почмакта уйнап утырды. Рәсим мәктәптән кайтуга, бүлмәсенә керә дә, бикләнә. Нигә шулай булды соң? Ник ул Төтенне саклап кала алмады? Әлеге уйлар аны бертуктаусыз борчыды. Ахырда моңа ноктаны сыйныфташы Рәшит куйды.

– Әниең сиңа тиккә алып кайтмаска кушмаган бит инде, – диде ул Төтеннең исән түгеллеген белгәч. Әти-әнисе авызыннан чыккан бу сүзләргә артык игътибар итмәсә дә, дусты әйткәч, уйланырга мәҗбүр булды малай. Димәк, Рәсим иң элек үзе гаепле икән ич. Олы кешеләрнең сүзләренә колак салмауның ахыры менә ничек тәмамланды. Үз гаебен танымыйча, туганын күрә алмас дәрәҗәгә җитте бит, и, тиле. Ә сеңлесе аның уйламыйча эшләгән гамәле өчен җәза алучы гына.

Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган, дип тиккә генә әйтмәгәннәр шул. Рәсимгә моңа төшенү авыр булды.

Тормыш дәвам итте, әлеге күңелсезлек әкренләп онытылды, тик шулай да малай йөрәгендә ниндидер җөй калды. Бәлки, әлеге җөй сабак булып, киләчәктә аны күп кенә хаталардан саклап калыр, кем белсен.

Айгөл Хөснуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев