Логотип Идель
Әдәбият

ТУГАН ҖИР КАЙДА ДА ЙӨРӘКТӘ

Курудимова Людмила Петровна – гагауз шагыйрәсе, язучы, тәрҗемәче. Ул 1989 елның 3 июлендә Молдавия Республикасы Гагаузия административ территориаль берәмлеге Чадыр-Лунг шәһәрендә туа. Әстерхан дәүләт университетының чит телләр факультетын тәмамлый. Шигырьләре Гагаузиядә нәшер ителгән «Туган тел», «Байрак» газеталарында, Төркиядә чыга торган «Кардәш каләмнәр» журналында басыла. 2017 елда аның «Сабыр чишмәсе» атлы шигырь җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елны ул Истанбулда узган Беренче төрки телле яшь язучылар форумында катнаша. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Тәрҗемә өлкәсендә хезмәт итә.

ӨЧ КАЛА, ЕГЕРМЕ ТУГЫЗ САЛА

Кушучлап таш катыш туган җир туфрагы –
Башка һичбернинди байлык юк, танышым!
Булырсың микән син ихлас дус-аркадаш? –
Дип дәшә өзлеккән һәм садә тавышым.
Тамрыбыз далаи Будҗактан. Бу йөрәк
Нинди кан сугара? Исеме – гагауз.
Халкыбыз башкача, үзгәрәк, сәеррәк...
Кем соң без? Төркиме, балканмы, әллә рус?
Әүвәл бу – безнең җир, аннары – сезнеке...
Иртәгә кем кызы булачак кемнеке?
Туп сыман типкәләп, тарафтан тарафка
Халкымны әтмәлләп күпме кан катнашкан.
Өч кала, егерме тугызлап саласы.
Һәр таңда максат бер – мал-мөлкәт табасы
Бар безнең. Без ата-ананың кадерсез,
Тик нужа куарга яралган баласы.
Көчәнү азагы – бөкрелек газабы,
Их, өйдә булсачы безгә дә догачы!
Туган як җилләре чакырып иссәме?
Йөгереп кайтырмын мөһаҗир булганчы!

УННЫҢ ТУГЫЗЫ

Мин беләм, унауның тугызы
Сатачак, хыянәт итәчәк,
Яманлап каныңны эчәчәк,
Җаныңны телемләп тетәчәк.
Унауның тугызы лаф орыр,
Ялкынлы сүз сөйләр каршыңда.
Үзләре – хәнҗәрләр батырыр,
Борылган арада, артыңнан.
Ак төстә шикәрме, тозмы ул? –
Авызга капмыйча белмәссең.
Унауның тугызы булма син,
Бул, дустым,
Син – меңнән берәрсе!

Гагауз теленнән Фәнил Гыйләҗев
тәрҗемәләре

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев