Логотип Идель
Әдәбият

ТУГАН ЯКНЫҢ ТАБИГАТЕНДӘ ДӘ ҖАН ҖЫЛЫСЫ БАР СЫМАН

Ул үзенең чын исем-фамилиясен күрсәтергә теләмәде. Әйдә, тәхәллүс белән генә чыксын, диде... Каршы килмәдек. Шуны гына әйтә алабыз, ул башкаладагы уку йортларының берсендә белем ала. Шигырьләр укырга, аларны яттан сөйләргә һәвәс. Үзе дә яза икән... Әйе, Чәчкәнең беренче адымнары гына. «Моннан соң да шигырь язаргамы миңа?» дигән сорау борчый аны. Фикерләрегезне «Идел» журналының социаль төркемнәрендә калдыра аласыз.

Ул үзенең чын исем-фамилиясен күрсәтергә теләмәде. Әйдә, тәхәллүс белән генә чыксын, диде... Каршы килмәдек. Шуны гына әйтә алабыз, ул башкаладагы уку йортларының берсендә белем ала. Шигырьләр укырга, аларны яттан сөйләргә һәвәс. Үзе дә яза икән...
Әйе, Чәчкәнең беренче адымнары гына. «Моннан соң да шигырь язаргамы миңа?» дигән сорау борчый аны. Фикерләрегезне «Идел» журналының социаль төркемнәрендә калдыра аласыз.
 ***
Туган якка кайтып барам әле. 
Сагындырган авылым урамы, 
Җәйрәп үскән нечкә билле таллар, 
Талгын аккан инеш сулары.

Туган якка кайтып барам әле. 
Сагындырган авылдашларым, 
Әти-әни, чирәм ишегалды,
Төп йортыбыз нигез ташлары...

Туган якның табигатендә дә 
Җан җылысы, шифа бар сыман. 
Юксынуым шулкадәрле көчле, 
Гел кайтырга диеп ашкынам.

Туган якка кайтып килим әле, 
Олыгаям, ахры, сагынам. 
Сулкылдаган йөрәк ярасына 
Анда гына дәва бар сыман.


***
Кешегә күрсәтеп елама, 
Елмай һәм көл.
Эчеңдә утлар янса да, 
Үзең генә бел.

Синең зарың 
Беркемгә кирәк түгел. 
Сау-сәламәт чакта 
Яшәүнең кадерен бел.

Мактанма, бу – яхшы 
Гамәл түгел, 
Игелегең суга салсаң, 
Балык белер...

***
И бу тормыш, нигә болай соң бу?
 Ник язмышлар шулай язылган? 
Син дә, мин дә гади кеше бит без, 
Тик нигәдер кире кагылган?

Тормыш какты инде безне,
Алып атты каршы ярларга. 
Елый-елый кызыгып карап калам,
Яннарымнан узган парларга.

Мин дә телим шушы парлар кебек 
Тигез канат гомер итәргә. 
Үз-үземә кайчак сорау бирәм, 
Тагын күпме калды көтәргә?

Көткәннәргә, сабыр иткәннәргә 
Ходай бирер дигән бүләген.
Күз яшьләрем белән ялварамын, 
Кабул булса иде теләгем...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев