Логотип Идель
Әдәбият

Тынычсыз төнге күк

Гүзәл Ибраһим кызы Галләмова 1970 елның 9 июлендә Лаеш районы Имәнкискә авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер белгечлегенә укый.

Илгиз балконга чыгып кояш чыгышын күзәткәндә, шәһәр халкы өчен бу вакыт бик иртә иде әле. Бүген шимбә көн. Күпләр, бик күпләр татлы йокыда бу вакытта. Аның йоклыйсы килми. Дөресрәге, ул төнлә дә йокламады. Төнне ялт-йолт яктыртып аҗаган уйнады. Аҗаган дип уйлады, Илгиз, бәлки еракта, бик еракта яшенле яңгыр булгандыр ул? Хатыны Илүзә, йокысыннан торып, иренең, иртүк салкынча балконда уйланып торганын күргәч: «Моннан күренми, тилмермә!» – дип елмайды да җиңелчә генә иңбашына кагылып узды. Һәрчак игътибарлы Илгиз, хатынын бүген әллә күрде, әллә юк, битараф чырай белән балкон тәрәзәсеннән ерак офыкка текәлде. 
 Күршеләрнең гараж түбәсе кыегындагы карлыгачны күзәтергә ярата ул. Бинокль белән. Илүзәнең, иренең гадәттәгечә биноклен тотып чыкмаганына шулай диюе иде. Күп күзәтте инде Илгиз ул карлыгачларны... Бүген уйлары башкада. Еш кына тирән уйларга бата ул. 
Туган нигез кош оясы сыман. Үсеп канат ярабыз да туган йорт тарая, үзебез дә, хыялларыбыз да зурая. Бала карлыгачлар да канат ярдылар, ике-өч көннән бирле очарга өйрәнәләр әнә. Без дә очтык. Шулай булмый, яшьлек чиксез киңлекләр ярата бит. Белем алырга, хезмәт юлын башларга, шуның белән мөстәкыйль тормышка аяк басарга дип төрле якка таралдык. Язмыш насыйп иткән җирләрдә үз оябызны булдырдык. Нәкъ кошлар кебек! Әйе, күкләрдә язылса, пар да табыла, гаилә дә корыла икән. «Торган җир» төшенчә генә булып калмыйча, йортың, фатирың яшәүнең үзәк ноктасына әйләнә дә куя. Мәктәптә укыганда, авылдан китмим дип антлар эчкән, антын «онытып» студент булган, һәм укып бетергәч авылга кайтам дигән Илгиз дә, әнә, шулай шәһәрдә яшәп калды. Яхшы эш урынына урнашты, бизнесын булдырды, шәһәр читенә коттедж салды – башкалада нык тамыр җәйде... Тик авыл, туган нигез дигән сагышлы төшенчәләрне күңеленнән чыгара алмады. 
Илгизнең үзен аклыйсы, тынычландырасы килеп күп уйлаганы булды. Ник тыныч күңел белән яши белми Кеше? Ни кирәк адәм баласына? Сәламәтлегең нык, яшәргә үз куышың булу, яраткан эшең, якыннарыңның хөрмәте, яратуы һәм шуларга өстәп кесәңдә акчаң булса, әйе, тагы ни кирәк?!. Болар бар да бар бит Илгиздә. Хатыннан да уңды ул, әби-бабайдан да... Өч балалары матур гына үсеп килә. Каникуллары парлы сөт, чын каймак, мичтә пешкән кабартма ашап әби-бабай нигезендә ышанычлы кулларда, авыл табигатендә хозурланып йөзеп үтә. Күрер күзгә канәгать, рәхәт яшиләр. Ләкин Илгизнең күңел түрендә олы йөк сыман тарта алмас авырлык бар. Туган нигезгә аяк басу теләге, җирсү хисе һаман бимазалый килә... 
Илгиз күршесенең машинасын гараждан чыгаруын күреп алды. 
– Хәерле иртә! Авылгамы?.. 
Хатыйп тавыш килгән якка күтәрелеп карады, сәлам биреп кул күтәрде: 
– Әйе, кайтып килергә кирәк! Әни көтә! – Җитез йөрүчән Хатыйп үзе бик ашыга иде. – Бу кызуда тынчып ятмыйсыздыр анда? – дип елмайды ул, кояш чагылдырганга күзен кысып карап. – Сез кая бу ялларда?
– Дусларның дачаларына. Урын алыштырып, ял итеп кайтырбыз дидек, чакырдылар...
– Туган авылыңда туган нигезең юкмыни соң синең?
 – Һ-м, ба-а-р! Әти белән әни юк инде... – Илгиз тукталып калды. Төп нигезгә юллар ябык дия алмый иде, әлбәттә.
 – Юлга чыгасы да килми ул. Әни көтмәсә, тик ятар идем өемдә. 
Шулай дисә дә, Хатыйплар ял көннәре җиттеме, табигатьнең пыскак яңгырына, салкын карына карамыйча авылга элдерәләр. Их, кайтыр туган авылың, туган йортың булса икән ул! Илгизнең күңеленә сагыш сарылды, күзләрен ачыттырып яшь килде, җанны сулкылдатып каршы күрше гаиләсе тимер капкаларыннан дәррәү чыктылар да балалары белән чыр-чу килеп утырып та киттеләр. 
– Кая киттеләр инде Хатыйплар тагы таң тишегеннән? 
– Кая, кая? Җан тарткан җиргә! Өч йөз илле чакрым кайталар. Ә син иртә кузгала, дисең! Төшкә кайтып кына җитәләр әле.
– Абау, шулкадәр еракка, балалар белән диген... 
– Биш йөз чакрым булса да кайтыр идем әле, әти белән әни исән булса. 
– Соң, Илгиз... Әти-әнинең вафат булуларын онытып җибәрәсеңме соң син, дип шикләнә дә башладым шикелле. Ник шулкадәр туган авылыңа кайтасың килеп дип өзеләсең соң син? Юк бит сине көтүче анда, юу-у-к...
Илгиз үпкәләгән бала төсле тоелды Илүзәгә. Сүрән йөзендә тамчы да рух әсәртәсе юк.
– Дөньяда газиз ата-анадан башка җанга якын туган нигез бар әле, Илүзә. Күршеләрне торган йортларыннан юлга чыгаручы да шул – туган нигез тартуы! Йөгереп йөри торган әниләре кыш буе торды ич үзләрендә, аны гына кайгыртып кайту түгел бу. Туган йортын күреп китмәсә, Хатыйп җаны тынгылык тапмый. Бары шул! Ничек кенә мәгънәсез сүз кебек тоелмасын, әнисе бакыйлыкка күчмичә, ана кадерен ул кадәр үк аңламый әле ул. Мин дә кайтып килсәм, җирсү хисләрен басар идем.
Илүзә аңлап бетерми Илгизне, чөнки үзенең әти-әнисе тигезлектә матур гына картаеп утыралар. Илгиз дә яраткан кияүләре булып кайта аларга. Барысы да киң күңелле, дус-тату. Бер күрешү рухи халәтне чынлап та яхшырта. Илүзәләр өч кыз, ике ул – барысы да тормышлы, бала-чагалы. Барысы да нигезгә җыелганда вак-төяк борчулары да тарала, матур хатирәләр яңара... Туганлыкның җылы хисе – тормышны бизәүче кабатланмас олы бер ямь, гамь булуын кем генә кире кагыр икән?! 
Илүзәләрдә кунакта булганда, Илгизнең ярсу йөрәге вакыты белән сулкылдап тибә. Абзар артына чыгып бер елыйсы килгән чаклары да булды. Тик елап булмый инде ул, андый халәт булгалаганда, ул да йөзенә куаныч кундырган кебек кылана, елмая, туганнарча сөйләшә. «Болар – үз туганнарың, бу йорт – син үскән йорт булса, тагын да куанычлы булыр иде бу очрашулар», – дип уйлый ул бераз көнләшү белән.
Илүзәләр нәселендә туганлык көчле! Өлкәннәр үзләре үрнәк моңа. Ни хикмәт, кияү-киленнәр дә кайнеш туфрагыннан яралганнар. Сабан туенда: «Егерме бишләп кеше бер төркемгә җыйналганнар – кемнәр алар?» – дип кызыксынып карасаң, кода-кодагыйлары, балалар, оныклар белән Илгизнең бабасы белән әбисе булыр. Бу – татарның борынгыдан килгән кунакчыл сыйфатына, бердәмлегенә сокландырган гаиләнең Сабан туенда матур бер үрнәк һәм шуның белән бәйрәмгә өстәмә бер бизәк булуы гына. Ә гаилә тормышының бар яме гаиләнең бер бөтен булып берләшеп яши белүендә! Югыйсә, алар барысы да төрле холыкта инде. Булды инде, ялгышлык белән кызып китеп ике баҗа сугышып китүләр дә, ике киленнең балалар аркасында әчеләнеп әрләшүләре дә... Әби белән бабайның кичерә белүче, саф күңелле, тыныч кешеләр булуына соклана Илгиз, шуңа да хөрмәт белән карый аларга. Күп уйлады, нәтиҗә ясады ул үз туганнарының кыланмышына, үзенең гамәлләренә... Үзеңне һавалырак тотсаң, туганлык ныгымаганы көн кебек ачык. Ә төп нигездә яшәүче һәрчак сабырлыкта сынала. Илүзәләрнең кече энеләре белән киленнәрен үзенең бер туган энесе, абыйсы һәм хатыннары белән чагыштыра ул. Җир белән күк аермасы. Кайнеш бераз түбәнчелекле булып, үзен кече итеп тота белә. Бер дә кече булырлыгы юк, өлкәннәр көен көйләү, зур хуҗалыкны тоту, төп нигездән чыкканнарга хөрмәт, ачык йөз, кунакчыллык күрсәтү – бары көчлеләр эше. 
Илгиз бер карарга килде: дусларына дачага бара алмауларын шалтыратып әйтәчәк. Бернигә карамый хәзер үк юлга чыгачак, туган йортына кайтып керәчәк!.. Ни булса, шул була! 
Илүзә бер әйтү белән ризалашты. Иренең туганнары, туган нигезе белән бәйле борчуларын әллә ни ачылып әйтмәсә дә, җаны-тәне белән сизә. Пошынып, әйләнеп-тулганып чыккан төннәр исәбен дә белә. Авылдашларын төшендә күрсә, яратып сөйләгәненнән авылын сагынуын аңлап кызгана да...

 

Дәвамы бар...

 

Гүзәл Галләмова

Гүзәл Ибраһим кызы Галләмова 1970 елның 9 июлендә Лаеш районы Имәнкискә авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер белгечлегенә укый. Туган авылы мәдәният йортында егерме ике ел дәвамында сәнгать җитәкчесе вазифаларын  башкара. Вакытлы матбугатка да актив яза ул. Публицистик язмалар тупланган «Ямьлисе иде тормышны» китабы, «Сәхнәле балачак», «Яшьнәтик әле яшьлекне!», «Канатлар куя сәхнә!» сценарийлар җыентыклары; «Ялгыз көймә», «Түз, йөрәк!», «Ызандашлар» әдәби әсәр басмалары авторы. 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев