Логотип Идель
Әдәбият

ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

Адилә Әхмәтҗанова шигырьләре

Адилә Әхмәтҗанова 2001 елның 17 апрелендә Арча районы Кәче авылында дөньяга килгән. Хәзерге вакытта Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең III курс студенты. «Шигырьләрем аша табигатьне, тормышны гына тасвирлап калмыйча, дөреслекне ачыкларга һәм вазгыятьтә туган сорауларга җавап эзләргә тырышам», – ди яшь шагыйрә. 


***
Чик куймый читлеккә эләгү –

Шулкадәр гадәти вә еш хәл.

Чыгарга юл эзләү нияте

«Тап, – ди, – зур хатаны иң әүвәл». 

Дүрт яклап дивар да очрамас,

Ә атлар юлыңда зур киртә.

Хатаны табарга соң түгел,

Тик ярты гасырга бик иртә.



Нигәме? Аңлатам: бу хата

Хәзерге тормышка артык зур.

Ясалган адымны акларга

Җитмәстер үтүе бер гасыр.



Хатаның нилектән гыйбәрәт

Икәнен мин сезгә сөйләмәм.

Мин генә интекмим чыга(а)лмый,

Чыга(а)лмый замана читлектән.


    Иреккә
Зәңгәр белән яшел төсне кушып,

Хасил булган дөнья кисәге,

Таңны төнгә ялгап үзенеке итә,

Искә төшереп, кемнәр икәнне.



Галәм кочагыннан йолып алып,

Җирле кеше итү теләге,
Хыялыйның канатларын тыеп,

Гади кеше итә түгелме?



Яшел-зәңгәр дөнья киңлегеннән

Баш тартмыймын. Әмма галәмгә

Туры юлдан аермагыз, чөнки

Мин иреккә сусыйм, иреккә!..


***
Мин сиңа барыбер берни дә сөйләмим,

Күзләрдән укуың файдасыз.

Күптәннән син миңа сердәшче түгелсең,

Бер-ике сүз әйтү уңайсыз.



Көннән-көн читләшәм, кайчандыр җаныма

Бик якын тоелган кешемнән.

Кагылма йөрәккә, салкының азаплый,

Кагылма... кулларың өшегән.



Мин сиңа җылымны биралмыйм, сорама,

Ул сиңа кирәксез, ялгышма.

Йөрәгем куш учлап биргәндә, син киттең,

Ә хәзер ишегем шакыма.



    Бүләк

Ярты гасыр соңга калып, гафу,

Мин бүгенгә үткәннәрдән «бүләк».

Заманадан артта калуыма

Таптым бугай акланырлык сәбәп.



Акланыйммы? Гаеп тагарсыңмы?

Әллә мине кабул итүеңме?

Каһвә ясап эчкән бер мәлеңдә

Уйла әле ялгыш кына мине.



Нигә димә, гасыр чиген даулап,

Мин кап-кайнар каһвә булып, бары
Ургылам күк синең йөрәгеңә

Ялгар өчен чиктәш гасырларны.



Син – күзләрдән укып аңлар кеше:

Чит күрәм бу «яңа» заманны!

Бер гаебем бар тик, мин (аңла син!)

Ярты гасыр соңга калган бары... 

Кулың белән миңа кагылудан

Илле елга кире чигенгән күк.

Мин үткәннән киләм, ә син мине

Кичә белән бүген чатында көт...


***
Куркып әйтелмәгән

мең урынсыз сүздән

шома биткә җөмлә тезеп

кадау бары.

Тыныш билгеләрен алыштырып,

хискә кушып,

өндәү куеп бару.

Кулдан тамган суның,

бу ак биткә сеңеп,

азаплавы.

Һәрбер сүзнең төсен

буяуларсыз, кырыена

язып барыргамы?

Туктаргамы?

Язаргамы?

Сорау! Сорау!?

Тыныш билгесенә

игътибар күплеге

бәгыреңне телә.

Син күрмәгән кадер-хөрмәт

сорау белән өндәү күрә.

Аларда хис, алар җанлы

кара белән язылса да,

ә син «салкын» уттан куркып,

хафаланып,

һава сулау белән мәшгуль...

Сула!

Син – ак биттәге хәреф тезелмәсе,
«Мин исән!» – дип әйтер көчең дә юк,

Тәнең генә җөмләдәге

сүзләр сыман.

Син үзең бар,

әмма җаның

Җ а н ы ң адашканмы?..

Әллә онытканмы

яшәү өчен

көрәш барын!? 


    Бер авыл баласы
Бер бөртек кары да,

яз исле тамчы да

ят сыман,

Мин кабул итмимен

бу җирне.

Алмыймын соклана,

чит якта сулый да.

Сагынам

учакта пыскыган

күмерне.

Мин саный алмыймын

исәпсез йортларны.

Юк, кочак җәймәде

бу шәһәр...

Сагындым авылны.

Туктатам вакытны.

Бирешәм, түзалмыйм

ахырга кадәр...

Бу асфальт һавасын

күкрәккә тутырып
мин кайтам...

Качам да йөгерәм,

күчтәнәч алмыймын

шәһәрдән,

авылда кибеттә

әйбере бетмәгән.

Кесәмнән кагамын

каланың тузанын.

Тимерле һавадан

арынам.

Берни дә кирәкми,
кал, шәһәр!

Бул гүзәл, әмма мин

авылны сагынам...

Вокзалга ыргылам...

Менә мин поездда,

Күңелдән куалыйм

(сагынам атларны),

килми һич каласым!

Бу вагон бәхетле –
кайтара нигезгә

гап-гади бер авыл

баласын...


*** 
Син бул сары, ә мин җете кызыл,

Менә кызгылт-сары замана.

Бер мөгезле атта куган вакыт

Ком төсендә учтан коела.



Син ап-ак бул, ә мин кабат кызыл

Алсу күзлегеңне ки янә.

Пыяласын ничә тапкыр ваттык,

Әмма дөнья ялган төсендә.



Син бул төссез, ә мин булам кызыл...

Кызыл тышлы китап ертылган.

Ак кәгазьгә кызыл каләм яза,

Киләчәккә өч хат тапшырам. 

Өчәр җөмлә, хатка мөһер сугып,

Кәгазь самолетта очырам.

Зарланудан ерак өч хатта да

Өмет – күп нокталар куелган.



Бу хатларның нигә язылганын

Аңлар киләчәктә күп кеше...

Әмма кәгазь исән калыр микән,

Кызгылт-сары ул ялкын төсе?..

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев