Логотип Идель
Әдәбият

Убыр чокырындагы яктылык

Гаделне гел шушы урманга тарта. Алай дисәң… аларның авылы урманның куенына ук кереп урнашкан бит! Урманның серле бер урынына, йөз еллык имәннәр үсә торган ешлыгына янәшә генә яши бу авыл. Нәкъ менә шул имәнлек үзенә тартып, чакырып, ымсындырып тора да инде авыл малайларын…

   Гадел бүген дә шунда чыгып китте. Мәктәптән кайтып, портфелен ишек аша үрелеп кенә диванга атты да өй артларыннан гына башланып киткән урман әрәмәлегенә таба атлады. Шомырт, балан куакларына кагыла-кагыла, бераз барасы бар. Чын урманның үзе Яманкул чокырын үткәч башлана. Ләкин урманның үзенә тиз генә барып җитеп булмый әле, бераз баргач, күктән төшкән кебек кенә, юл өстендә караңгы дивар пәйда була. Кайчандыр чукыну йорты булган, диләр. Юл өстендә үк түгел лә… Әнә шул Яманкул чокырының аргы ягындагы тау яланына салынган ул. Урманга алып бара торган юл, чиркәүгә кереп тормыйча, бераз читтәнрәк урап, якын барасы килмәгән кебек, кыланып ала, аннан соң гына, ашыгып-кабаланып, урман куелыгына кереп китә…

          Бу бик борынгы гыйбадәт йорты. Аның кайчан салынганлыгын быел җитмеш тугыз яшен тутырган Питретдин карт та белми. Бу шомлы бина кайчандыр чиркәү вазифасын үтәгән дисәләр дә, гөмбәз-манарасында да, диварларында да кайсы аллага хезмәт итүенә кагылышлы бер тамга-мазар да күренми. Таштан салынган булса да, шактый тузган, кылкаланган. Хәтта бер якка янтайган да кебек. Шулай ул тагын күпмедер еллар басып торыр да, ябык тоткан өчен үпкәләп, сөрлегеп китеп, Яман кул чокырына авып төшәр кебек…

          Ул чокыры бер хәсрәт. «Яман кул» дип юкка гына атамаганнардыр шул. Аның икенче исеме дә бар – «Убыр чокыры». Элгәрерәк Питретдин карт сөйли торган иде: имеш, бу чокырда ниндидер хәшәрәт зат яшәгән. Кеше дә түгел, җен дә түгел, ди. Шул чокыр буйлап эчкәрәк кергән кешеләр кайчакларда авызын ачып торган Убырның үзенә юлыгалар. Аның авызыннан яктылык сирпелеп, ут-ялкын чәчелеп тора, имеш. Үткән-сүткән кешеләрне, моңлы-аһәңле тавыш чыгарып, үзенә чакырып китерә дә, озын кара төтен булып шуышып чыга торган озын «куллары» белән урап алып, буып үтерә, бик якын килгәннәрне йотып та җибәрә, ди.

          Гадел бераз шул чокыр ягына карап торды. Әллә ни куркыныч түгел инде үзе… Матур хәтта. Ямьле… Тик менә бу иске чиркәү генә күңелләргә шом биреп тора. Теге буар кул да, шул кара диварлар ягыннан шуышып чыгып, корбанын сагалап ятадар кебек…

          Ул бу урыннан тизрәк китәргә ашыкты. Имәнлеккә бик тиз барып җитте. Урман эче булса да, монда куркыныч түгел. Әнә, күңелгә җылылык биреп, урман авызы яктырып күренеп тора. Киң ябалдашлы имән араларыннан да нур челтәрләренең энә-чуклары күзләрне камаштыра…

          Гаделгә рәхәт монда. Гадел килгәч, бу урынга да рәхәттер. Әнә бит ничек уйнаклап утыра алан буендагы энҗе-чәчәк. Чәчәк төймәләре, бер-берсенә бәрелеп, чыңлап куйгандай булалар, борынгы көйләрне хәтергә төшереп, серле моңнар яңгыраталар…

          Ул арада аяк астында ниндидер хәрәкәт барлыкка килде. Үлән арасында бер җан иясе калкынып куйды. Калкынды да юкка чыкты. Гадел, чүгәләп, куе үлән ялын як-якка аерып җибәрде. Аның аяк очында кәлтә койрыгы чәбәләнеп ята иде. Гадел ниндидер тәҗрибәсез бер елан баласының койрыгына баскан булып чыкты. Малай, үләнне кабат үз урынына күтәреп, тарап куйды да ары китте…

          Бу урынның гади-гадәти җир булмавын Гадел күптән белә. Халык теленә дә күптән кергән ул – урманга җиләк, гөмбә җыярга чыкканнар яисә киек ауларга йөрүчеләр утырып хәл ала торган урын бу. Аяк астындагы түмгәкләр дә, рәт-рәт булып, тезелешеп торалар, үзләренә чакырып, хәл алып китәргә өндиләр. Гадел бүген дә өстен тыгыз яшел чирәм каплаган шул өстәлсыман тигез калкулыкның берсенә утырды. Менә ул чирәмнең кытыршы өслегенә учын куйды. Шунда ул үзенең ниндидер сихри халәткә керә баруын тойды… Күңелдәге дулкыннарга җавап итеп, ниндидер изге-илаһи догалар укыйсы килде… Ләкин ул бер дога да белми иде. Күңеленнән күпме генә өметләнеп торса да, күпме генә җанын үсендерсә дә, зиһен капкачын күтәреп, бер кәлимә дога да таба алмады…

          Ә каян килсен соң ул дога дигәннәре?! Гадел бөтенләй дә хәтерләми – нинди дин тотканнар соң аның бабалары? Нинди аллага табынганнар? Нинди догалар укыганнар? Исемнәрендә дә бар кебек бу динсезлек: Питертдин – Бәдретдин… Адиль – Гадел… Марфа – Мәрфия… Николай – Нәкил… Марина – Мәринә…

          2.

          Диннең очы тарихка китеп югала.

          Һәр кешенең үткәне бар, киләчәге бар.

          Һәр авылның да үткәне бар, киләчәге бар. Язмышы бар.

          Җиденче сыйныфта гына укыса да, Гадел белә: үткәне булган, бигрәк тә киләчәге булган кеше генә яшәү мәгънәсенә төшенә ала. Шуңа күрә дә Гадел аңлый, яшәргә өйрәнеп кенә килгән йөрәге белән аңлый: ниндидер бушлык булән тулган бу дөнья, ниндидер билгесезлек, гамьсезлек, мәгънәсезлек хөкем сөрә алар авылында… Яшәүнең кызыгы, мәгънәсе калмаган… Гадел моның сәбәбен дә белә: авылның үткәне юк, тарихы юк. Бар ул, әлбәттә, әмма… юк! Кәлтә койрыгы кебек, ниндидер бер мәлдә өзелеп калган, югалган…

          Дөрес анысы, авыл элек тә яшәгән, бүген дә яши, гомер сөрә. Киләчәктә дә яшәр. Әмма аның яшәү рәвеше, барыр юлы һич аңлашылмый: кайчандыр бер этенеп киткәнлек белән генә яши, ахры, ул… Ә менә кайчандыр яшәү боҗрасы бүләк иткән, яшәү көче биргән Алла бабай ташлап киткән аларны…

          Гаделнең күп мәртәбәләр уйланганы бар: нигә аларның авылы төштә яшәгән кебек кенә яши? Нигә монда бер бәйрәм дә юк? Нигә бер җыр, бер көй тавышы да ишетелми? Гармун тавышы яңгырамый? Авылда клуб юк. Мәктәп бар, анда барлыгы унбиш бала укый, хикмәт балалар санында гына да түгел, бу мәктәпнең җаны юк, анда да беркем елмаймый, көлми… Анда да тарих юк. Музей юк, һәр мәктәп тә була торган музей, тарих музее юк!.. Күктән, башка планетадан төшкәннәр диярсең. Үткәннәрне хәтерләүче картлар да юк бу авылда. Бер Питретдин-Бәдретдин карт бар. Калганнар кая булгандыр, илле-алтмыш яшьләре тулар-тулмас бакыйлыкка күчәләр дә китәләр… Авыл тарихы белән бәйле хатирәләр өзелсен, онытылсын өчен күктәге аллалар шулай эшлиме әллә? Туктале, нинди аллалар? Алла бер генә була бит ул. Бу авылный Алласы да бер генәдер. Тик кайсы дин Алласы соң ул? Нигә ул Гаделләрнең авылын ташлап киткән? Аларның тарихы шулкадәр дә кара, караңгы, гөнаһлы, аһлы микәнни соң?

          Гаделнең дә мәктәпне тәмамлап, читкә китәсе бар. Бу авылда калуны ул башына да китереп карамый. «Син каян?» дип сораганнарга нәрсә дип әйтер ул? Җавап юк. Авыр чакта нинди Аллага сыеныр ул? Кайсы Алланың догасын укыр? Җавап юк. Гадел үзендә ул Алланы тоя. Йөрәгендә шул Алладан килүче көчне тоя. Тик нинди илаһи көч ул? Нинди язмыш? Җавап юк. Аның күңеле, вөҗданы бүген бер сорауга да җавап бирә алмый.

          Чынлап та, ниндидер сер бар аларның авылында. Тик… нинди серле тарих катламнары ята соң бу җирдә? Питретдин кебек картлардан да ерак яшерелгән бу сер, бу тарих… Ник бу хакта беркем дә уйланмый, борчылмый? Нигә чукрак, телсез калган бу авыл?

          Гадел җирдән калкыбрак торган чирәм түшәккә сузылып ятты. Имән ябалдашлары аша «күз кыскалап» торган күккә бакты. Ул бит сизә: кайчандыр бу авыл аша үтә дә хәтәр, канлы-яшьле тарих җилләре исеп үткән… Ул җилләрдән берни калмаган, дөресрәге, караңгы бушлык калган. Һәм менә шушы Убыр-албастылы храм… Шулай бик озак яшәгән авыл – картлар үлә торган, балалар туа торган, буыннарны буыннар алыштырган…     Ә бит әйбәт кешеләр яши бу авылда. Монда яшәгәннәрнең берсен дә бәхетсез дип тә әйтеп булмый кебек… Гаделләрнең үзләрен генә алып кара инде. Әтисе – алдынгы тракторчы, әнисе – алдынгы сыер савучы. Әби-бабалары картаеп бетмичә вафат булган. Шуңа да үткәннәр турында, нәсел тарихлары хакында сорашырга кешесе юк Гаделнең. Әти-әнисенең вакыты юк. «Юк нәрсә белән баш катырма!» – дип кенә җибәрәләр. «Тамагың тук, өстең бөтен, шул җитмәгәнмени?!» – дип тә өстиләр әле…

          Гаделгә мондый тормыш кына җитми шул. Аңа күбрәк кирәк. Шуңа да урманга килә ул. Монда ул тынычлык таба, рухына ризык таба… Кызык, бу кыргый урман иң кешелекле урын микән әллә?

          3.

          Гадел, «яшел келәм» җәелгән «түшәгеннән» сикереп торып, йөреп китте. Ләкин, гадәттәгечә, түмгәкләр өстенә басмыйча йөрергә тырышты… Ул бала чактан белә – җанлы, тере кебек аңа бу түмгәкләр. Колагыңны куеп тыңласаң, ниндидер моң, көй зыңлап ишетелә кебек бу урында…

          Гадел, үзе дә сизмәстән, чүгәләп, аяк астында яткан беренче түмгәккә үрелде. Тигез чирәм өстенә учларын куйды. Гүя шул нәни учлары белән җирнең йөрәк тибешен тыңламакчы булды ул. Моның белән генә канәгатьләнмичә, малай түмгәк өстендәге чирәмлекне сыйпап куйды. Ниндидер кытыршы катылыкны тоеп, тукталып калды. Нидер сизенгән кебек, бармаклары белән үлән араларындагы туфракны капшый башлады… бераздан көлсу туфрак астыннан сырланып беткән таш йөзе күренде. Буй-буй тамгалар уелган таш! Кабер ташы?

          Гадел ашыгып-кабаланып табылдык ташны чирәм өслегеннән чистарта башлады. Малай каршында өр-яңа дөнья ачылып китте. Гарәп хәрефләре белән чуарланган кабер ташы… Ни өчен гарәп хәрефләре? Ни өчен кабер ташы? Әлбәттә, кабер ташы! Әнә бит ташның очлаеп киткән башында яңа туган ай уелган… Мөселман ае…

          Шулвакыт Гаделнең колак төбендә баягы чың тагын да көчлерәк яңгырый башлады. Ул чың гына да түгел, иңрәү, набат кебек, йөрәккә үтәрлек бер тавыш иде ул. Чакыру кебек тә, кисәтү кебек тә… Күбрәк чакыру кебек. Кара шомга караганда якты моң күбрәк иде бу тавышта.

          Гадел тапкан ташын әле туфрактан, үлән тамырларыннан арчыды, әле янәшәдәге башка түмгәкләргә күз салгалады. Анда да шундый ук ташлар ятамы әллә?

          Менә ул янәшәдәге түмгәккә барып ябышты. Тыгыз үләнне йолкып, коры туфракка бармакларын батырды… Бу юлы таш-мазар күренмәде. Гадел үҗәтләнеп казуын дәвам итте. Ниһаять, үз теләгенә иреште – бармак очлары салкын таш өслегенә орынды… Бераздан таш үзе килеп чыкты. Айлы таш. Кабер ташы.

          Гаделнең йөрәге еш-еш тибәргә кереште: димәк, бу – мөселман каберлеге! Монда мөселманнар яшәгән! Аның бабалары да мөселман булган! Догалы булган бу җир! Иманлы, Аллалы булган!

          Ул көнне Гадел унлап кабер ташы казып чыгарды. Һәрберсен яннарында үсеп утырган меңьяшәр имәннәргә сөяп чыкты. Булдыра алган кадәр язуларын туфрактан, тузаннан арындырды. Ул арып-алҗап кайтып кергәндә кояш төшкелектән авышкан иде инде. Бүгенге ачыш турында Гаделнең кем беләндер сөйләшәсе килде. Тик… кем белән? Өйдә аны аңламаячаклар. Өйдә кара урманда каберлек чокып йөргәнен белсәләр, тиргәп ташлаячаклар, шул гына. Күрше малайларына да әйтәсе килмәде Гаделнең. Кызык табып, шул изге ташлар өстендә сикергәләп йөрерләр иде бугай… Чынлап та, изге ташлар бит алар, ике дөнья чигендә яшәгән рухларның чын шаһитләре…

          – Каян болай пычранып кайттың, улым? – дип каршы алды әнисе Гаделне. Аннары, җавап та көтеп тормыйча, дәвам итте: – Питертдин бабаң кергән иде. Сине сорашты. «Нишләп урманда йөри ул?» – ди. Урманга барган идеңме әллә? Тотасың да шунда барасың, болай ялгызың барып йөрсәң, әллә нинди сихер ияртеп кайтырсың әле… Анда бит кара рухлар яши, диләр…

          Әнисенең шелтә сүзенә апасы Мәринә дә кушылды. Анысы, кулларын өскә күтәреп, Гаделгә таба омтылды:

          – Югыйсә, Убыр йотачак сине. У-у-у!..

          Иң катысы әтисеннән эләкте:

          – Кара аны, малай актыгы, моннан соң авылдан чыгып йөрисе булма!.. Запрет сиңа! – дип бармак янады ул.

          Гадел бик кимсенде, үзе дә сизмәстән, елардай булып, үпкәләгән кебек кенә әйтеп ташлады:

          – Әтием! Без мөселман булганбыз бит…

          Өйдәгеләр баштарак Гаделнең сүзенә игътибар итмәделәр. Әнисе Мәрфия кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә кече якка кереп китте, әтисе Нәкил газета тотып диванга утырды, апасы түрдәге өстәл артында дәресен хәзерләргә кереште.

          Бераздан кече яктан әнисенең башы күренде:

          – Нәрсә-ә? Нинди мөселман ул тагы?

          Аңа тагын әтисе кушылды, ул, гәзитен диванга атып, сикереп торды:

          – Кем әйтә аны? Нәрсә сөйлисең син, малай актыгы?!

          Гаделгә баягы сүзен кабатлаудан башка чара калмады:

          – Без – мөселман…

          Барысы да Гаделгә төбәлеп, тын калдылар. Алар бүген Гадел белән нидер булганын, ниһаять, аңлый башладылар.

4.

          Өйдәге киеренкелекне ишек шыгырдавы бүлде. Бераздан ачык ишек артында Питретдин картның сакаурак тавышы ишетелде:

          – Кем дә бадмы үдә? Дөхсәтме?

          – Рөхсәт-рөхсәт, кер, Питретдин бабай, барыбыз да өйдә… – дип, Мәрфия ишеккә таба китте.

          Өйгә килеп керү белән, карт Гаделгә карап эндәште:

          – Нәдсә таптың? Нәдсә? Җә?

          Гадел бу юлы каушарга уйламады да.

          – Кабер ташлары. Без – мөселман.

          – Мөселман? Каян белдең?

          – Ташларга гарәпчә язылган.

          – Белям, анысын белям… Тик син бадыбед аладны, киде җидгә күмеп куй. Бәласеннән баш-аяк…

          – Бабакай! Әти! Әни! Сез мине ишетмисезме әллә? Без бит мөселман булганбыз!..

          – Булса ни… Безнең иманга каршы килә бу… – Сүзгә белдеклеләнеп Мәрфия кушылды.

          – Безнең динебез юк… Иманыбыз юк… Аңлыйсыңмы, әнием? Нинди иманга каршы килә соң бу? Бу… чын кабер ташлары… Айлы ташлар…

          Әтисе бераз тынычланган. Әмма ул барыбер улын аңламый иде.

          – Улым, әйдә, тынычланыйк, – дип улы каршына килеп басты. – Без бит начар яшәмәдек. Барысы да имин, тыныч, көйләнгән иде. Ә син бөтен тарихны, авылны кузгатмакчы буласың… Ярамый болай. Соңгы динебез дә моңа юл куймый…

          – Нинди дин ул – соңгы дин? Әтием, ә?

          – Без бит чукынган булганбыз, балам. Хәзер генә дин тотмагач та… Әнә, Питертдин бабаң миннән күбрәк белә. Ул әйтер…

          Ләкин Питертдин карт берни дәшми тора бирде. Аның йөзенә тирән сызлану галәмәте чыккан иде. Гүя ул шушы мәлдә бөтен кешелек, Галәм тарихын үз зиһене аркылы үткәрә. Пәйгамбәри халәткә кергән чагы иде аның. Ниһаять, аңа да үз фикерен әйтергә вакыт җитте.

          – Гадел улым, син кузгатмый тод үткән гомедләднең ташладын. Ул таш астында бик авыд духлад ятадыд… Кагылма аладга, яме… Уятма ата-бабаладның әдвахладын… Үтенеп содыйм синнән…

          Гадел бу дөнья карты белән бәхәсләшмәскә булды. «Ярар», – диде дә, тыныч кына җыенып, урамга чыгып китте. Юк, аның күңеленә бер тамчы да шик-шөбһә кермәде, ул бары тик үртәлде генә. Нигә шулкадәр сукыр икән бу өлкәннәрнең күңеле? Әнә бит: барып та карамыйча, күңелләренә күтәреп булмаслык авырлык алдылар, үз шәүләләреннән курыктылар…

          Ник кузгатмасын, кузгатачак, бастырып, утыртып куячак ул ата-бабаларның изге кабер ташларын! Күпме өсләрен таптап, нәҗесләп йөрергә була аларны?! Урыннарына урнаштырып, алардан гафу үтенәчәк, аларга догалар укыячак әле ул…

          Гадел килеп җиткәндә кабер ташлары үз урыннарында чәчелеп ята иде. Алар инде кипкәннәр, җилләгәннәр, үз төсләрен алганнар. Язулары да аермачык беленеп тора… Мәһабәт агачларның ябалдашлары арасыннан ниндидер сихер-тылсым белән үтеп кергән көмеш нурлар уйный иде бу ташлар йөзендә.

          Табылдык ташларны тагын да җайлабрак сөяп, төпләрен ныгытып чыгу шактый вакытны алды. Гадел унбер ташны да карап-чистартып чыкканда кояш офык артына төшеп китәргә җыенып беткән иде инде. Урнаштырып чыкты чыгуын, әмма бу әрвахларга дога да укырга кирәктер бит? Ләкин Гадел мөселманча бер дога да белми. Ник белмәсен, белә! «Бисмилла» дигән сүзне белә. Ниндидер китаплардан укып белә: мөселманнар һәр изге эшне шушы сүз белән башлыйлар, имеш… Шулай булгач, бу сүз дога була бит инде…

          Гадел агачларга сөялеп торган кабер ташларының иң алдына чыкты да шушы бер сүзлек доганы тәкърарларга кереште: «Бисмилла… Бисмилла… Бисмилла… Бисмилла… Бисмилла… Бисмилла…»

          – Бисмиллаһид-дахманид-дахим. Әл-хәмдү лилләһи даббил-галәмин. Әд-дахманид-дахиммм…

          Монысы инде башка кеше тавышы. Гаделнең догасына кемдер кушылган кебек булды. Урманмы? Әллә шушы ташлармы? Кем? Кем?.. Шундый таныш тавыш! Таныш сакаулык! Питретдин бабай! Гадел шундук артына борылып карады. Урман читендәге юан имән төбендә кулларын алга кушырып, авылның иң өлкән карты дога укып тора иде.

          – Питретдин бабай! Си-и-ин?

          – Пидетдин түгел мин. Бәдетдин.

          – Бәдретдин бабай… – Гадел әллә нәрсәләр сорашмакчы булган иде, Бәдретдин карт аны уң кулы белән ишарәләп туктатты:

          – Дәшмә! Соңыннан… Бадысы да соңыннан… Ә хәзед, әйдә, минем белән… Тик дәшмә…

          Менә ул кырт борылды да җәһәт кенә атлап урман эченнән чыгып китте. Юк, авылга да кермәде, янәшәдән авылны урап уза торган олы юлга таба да китмәде, Гаделне тагын да ныграк гаҗәпләндереп, Яманкул чокырына юнәлде… Әллә теге Убыр-албастының авызына ук кермәкче буламы?

          Үзен үзе белештермичә, ниндидер шаукымлы көчкә буйсынып, Гадел карт артыннан баруында булды. Янәшәдә караеп утырган иске чиркәү бинасыннан да шомланмады ул бу юлы. Авыл картының бая әйтә башлаган догасы ныклык биреп өлгердеме, әллә аның ышанычлы адымнар белән алга баруы тәэсир иттеме – Гаделнең күңеленә шлкадәр җиңел иде, ул бу хәтта үз аякларын да тоймый иде. Гүя төш күрә, ниндидер сихри, илаһи төш… Бу төштә сөйләшмиләр, бары тик баралар да баралар… Аннары… бу төштә, колакларны тондырып, таныш түгел, әмма күңелгә бик тә якын, кадерле дога яңгырый: «Бисмиллаһир-ррахманир-рахим. Әл-хәмдү лилләһи раббил-галәмин. Әр-рахманир-рахим…»

          Ул арада Бәдретдин карт яртылаш җиргә иңгән алачык каршына килеп чыкты. Убыр авызы бит бу! Әнә аның эченнән тонык кына ут яктысы да бөркелә… Туктап, бермәл тирә-ягына каранып торды Гадел. Ләкин артка юл юк иде инде. Алда барган Бәдретдин карт Убыр-алачыкның авызына кереп югалгач, ул адымын тагын да тизләтте, йөгерә-атлый шул зәхмәтле урынга таба китте. Бераз баргач, ниндидер тынчу алачыкның тонык лампа уты белән яктыртылган алгы бүлмәсендә пәйда булды. Күңеленә кабат шом, курку керә башлады… Гадел, тотам да калмый, аны көтеп алган Бәдретдин карт артыннан иярде…

          Менә алар, дөм караңгы мәгарәне үтеп, икенче бер тонык яктылыкка килеп чыктылар, аннары ике яклы зур ишекне ачып, бер киң бүлмәгә керделәр. Күзләрне чагылдырырлык дәрәҗәдә якты иде монда. Кояшлы-нурлы иде бу бүлмә. Идәннәренә кат-кат келәмнәр җәелгән, түшәме гөмбәзләнеп күккә иңгән, гөмбәз астында көмеш ай асылынып тора, диварларында ниндидер серле язулар… Кабер ташларындагы сырларга охшаган язулар…

          Шунда Гаделнең зиһене ачылып, балкып-яктырып киткәндәй булды: мәчет бит бу! Аның мәчет күргәне юк, әмма ул шундук таныды, бу – изге урын, Ходай йорты. Әнә бит – Бәдретдин карт, кергән уңайга, элгечтән җилән, чалма эләктереп алды да, киенә-киенә, түрдәге калкулыкка табан китте. Шул калкулыкка күтәрелгәч, кулларын алга кушырып куеп, башын аска иде… Бераздан баягы таныш дога яңгырады…

          Шунда гына Гадел бу якты залда тагын кешеләр барлыгын шәйләп алды. Бер читтә басып торучы җиде-сигез кеше арасында әтисе белән әнисен күреп, артык гаҗәпләнмәде дә. Ул хәзер бер нәрсәгә дә гаҗәпләнми. Бары тик мөнбәрдән яңгыраган изге дога сүзләрен генә ятлап калырга тырыша: «Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр. Әшһәдү әл лә иләһә илләл-лаһ. Әшһәдү әл лә иләһә илләл-лаһ. Әшһәдү әннә Мүхәммәд-рәсүлүл-лаһ. Әшһәдү әннә Мүхәммәд-рәсүлүл-лаһ…»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев