Логотип Идель
Әдәбият

УЧЛАРЫМДА АЛТЫН ТӘҢКӘ

Илизә Юсаева Чувашиянең Комсомол районы Чичкан авылыннан. Минем авылдаш. Тиздән күрше Чурачык мәктәбенең XI сыйныфын тәмамларга җыена. Балачактан ук шигырьләр яза. Миңа аның шигырьдәге ихласлыгы ошый. Ул аларга күңелен актарып сала. Еш кына традицион үлчәмнәргә сыймый, кафияләрне дә санга сукмый. Әмма бу искиткеч табигый тоела. Чөнки шигырьләрендә, Такташ әйтмешли, «халәте рухия». Илизәнең дөньяга карашы үзенчә, фикерләве башка яшьтәшләреннән аерылып тора. Әтисеннән яшьли ятим калуы да язмаларына аерым бер сагыш-моң өсти. Ләкин ул өметсезлеккә бирелми, аның карашы киләчәктә. Ә киләчәге матур булырга тиеш!

Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре

ИЛЕМ
Туган илем,
Җаным минем!
Алтыным һәм бәгърем минем.
Туган җирем, үскән җирем!
Әтине күмгән салкын жирем...
Зиратта әтием ята,
Бабам, апам, абыем!
Ничек ташлый алам мин?
Ничек китә алам мин?
Башка сыймаслык нәрсә...
Ә сез китәбез, дисез...
Калып телсез һәм көйсез.
Чит туфракта, чит илдә,
Шәт, үсәсегез килә.
Кайда сездә ватандарлык?
Кайда горурлык хисе?
Беткән сездә андый хисләр!
Җиргә сеңгән су төсле.

ЯРДА
Еллар үтә,
Вакыт бара.
Җәйләр килә дә китә,
Кешеләр кала.
Дуслар китә,
Югалалар мәңгегә...
Әйләнә дөнья, әйләнә.
Куптара, зыр китерә!
Жәлләми ул көчсезләрне,
Сыйламый балаларны,
Тыңламый ул ятимнәрне.
Кызык...
Җан авырта,
Йөрәк сызлый,
Тән кычкыра авыртудан.
Йөрәгемнең газапларын
Аңлаучысы булырмы?
Түгәрәк дөнья, түгәрәк –
Кире килер үзгәреп.
Кире үзләренә кайтыр
Дошманнарның сүзләре.
Юксынмагыз, кайгырмагыз,
Сабырлыкны югалтмагыз!

 ӨМЕТ
Кыз балага әти кирәк!
Ата назына мохтаҗ.
Аны бик еш искә алам,
Төшемә керә ул наз...
Яшел күзле, сары чәчле
Сабый бала елыйдыр.
Чит җирләрдә һәлак булган
Әтисенең елыдыр.
Кулы суык, яланаяк...
Күзе тулган яшь белән.
Учларында алтын тәңкә –
Белмим, кемнән яшергән.
Дөнья буйлап китте сабый,
Юллары сикәлтәле...
Тукта бераз юл чатында! –
Офыкка текәл әле.
Аны таулар каршы алды,
Онытты ул әткәсен.
Югалтты юлда барганда
Учындагы тәңкәсен.

ЙӨРӘК
Өзелә, кыса һәм көлә,
Нәрсә булды соң миңа?
Нишләттеләр соң мине?
Салларым җимерелде,
Язгы бозлар кузгалды.
Яңа чәчәк аткан идем,
Кырау төште, боз алды.
Ничек йөзеп чыгарга соң?
Ничек яшәп үтәргә соң?

Яшә, дустым, яшә!
Уйлама андый уйлар,
Үз ярына төшәр әле
Бу алкын агымсулар.
Чык ярга, бас син җиргә!
Искә төшер гомереңне.
Нинди татлы, нинди затлы! –
Әнә ул,
Әнә күренде...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев