Логотип Идель
Әдәбият

ҖУЕЛГАН АЧКЫЧ (Хикәя )

Алинә Рәмис кызы Галиева тумышы белән Актаныш районы Татар Суыксуы авылыннан. Актаныштагы сәләтле балалар өчен гимназияне тәмамлаган.

Алинә Рәмис кызы Галиева тумышы белән Актаныш районы Татар Суыксуы авылыннан. Актаныштагы сәләтле балалар өчен гимназияне тәмамлаган. Казан (Идел буе) федераль университетында татар филологиясе һәм журналистика белгечлеге буенча дүртенче курста белем ала. Социаль челтәрләрдә үзенең «ЧыпЧык» дип исемләнгән төркемендә шигырь, кечкенә хикәяләрен урнаштырып бара. «Иделем акчарлагы» бәйгесенең проза номинациясендә берничә ел беренче урынны яулаган яшь каләм иясе ул! «Беренче курста укыганда «Идел» журналында басылган идем, хәзер менә ахыргы курста әсәрләремне тәкъдим итеп карарга булдым», – ди ул.

– Син миңа карата шундый салкын мөнәсәбәттә, – диде ул керә-керешкә, аннары муенына чорналган шарфын сүтәргә тотынды. Асия ишек ябарга үрелгән вакытта сөйләшүнең ни белән дәвам итәсен уйлап өлгергән иде инде. «Начальнигыннан шелтә ишеткән», «яңа машина белән мактанганнар», яисә «костюмы бик яхшы итеп үтүкләнмәгән». Ул боларның барысын да тыңларга, аңларга, юатырга әзер иде, тик... Бигрәк ямьсез яңгырый. Юатырга, имеш. Бәләкәй баланы уенчык белән юаталар, ә үскәч аның белән нишләргә? – Әле кайтып кына кердең бит, кадерлем, – дип, үз уйларын бүләргә тырышты хатын. – Юк, мин моны, гомумән, әйтәм, – дип сүзен чорнады «кадерле кеше». Кулларын юып, өстәлдә әзерләп куелган токмач белән кәтлитне ашарга утыргач та, теге шарф буган кебек хис итте ул үзен, һәм изүен ныграк ача төште. Асия бу вакытта үзе яраткан мәтрүшкә чәен ясап өлгереп, янындагы урындыкка килеп утырган иде. Ул иренең аска караудан керфекләре каплаган күзләренә игътибар итте. Тукта! Асия агарынып калды, тәне үтереп чемердәргә тотынды. Күзләре нинди төстә иде әле? Ул искә төшерергә теләп, күз алдында кат-кат иренә зәңгәр, яшел, кара төсләрне куеп карады. Оныткан. Аны сөюнең әсире иткән күзләр кайда югалган... Югалган шул. Соңгы тапкыр бер-берсенә кайчан караштылар икән алар?.. Югыйсә, ишектән кергән чагында ук күрде бит ул аны, аннары киемнәрен салдырырга булышты. Ә менә күзләренә игътибар итмәде. – Син минем костюмны яхшы итеп үтүкләп бетермәгәнсең. Асия йөрәген урынына утырту өчен аннан бер караш көтте. – Әле җитмәсә, Ринат үзенә яңа машина алган. Ниндине диген әле! Самый шәп санала торганны! Шулай инде начальник янында бөтерелеп йөри дә, акчасы да әз-мәз тамып тора. Асия өметен өзеп, чәйгә үрелде, бернинди сүз чыгармыйча гына бер йотым ясады. Аңа чәйнең тәме үзгәргән кебек тоелды бу арада. Элек тә ул аны мәтрүшкәләр салып кайната иде, карлыган кайнатмасы белән рәхәтләнеп тәмләп эчә иде. Эчәләр иде. ЛӘР иде шул. Ә хәзер исә бөтенләй ятка әйләнеп беткән. – Начальникны әйтер идем инде, – дип туктарга җыенмады ир. – Җыен юк-бар эшне миңа куша, ә җилдертә торган машиналар әнә... Ринатка... – дип сөйләп бетерде дә, ниһаять бу заман авыз эчендә тилмерткән ризыгын йотып җибәрде. «Кара инде, мин бит яныңда утырам», – дип кабатлады Асия үз эченнән. Ә ул карамады. Хатын, үзенең көнлек вазифасын үтәгәнгә санап, әкрен генә аш бүлмәсеннән чыгып китү җаен карады. – Барыбер син миңа карата салкын мөнәсәбәттә. Мин монда аңа сөйләп утырган булам тагын... – дип мыгырданды ул һәм чынаягын юарга кереште. – Калдыр, үзем юармын… – Без бүген Ринатларга кунакка барабыз! Асия, дөрес ишеттемме икән дип аның күзләренә күтәрелеп карады. Соры иде алар. Элек тә шундый соры булдымы икәнни? Беренче тапкыр салкын караш тойганнан соң бөтенләй карамаска да сүз биргән иде ул үзенә. – Ничек инде кунакка? – дип сорады ул кабаттан. – Кунакка дигәч, кунакка инде. Нәрсә башыңны җүләргә салып утырасың? Ринат машина юарга чакырды. Андый бәйрәм бар икәнен белә идеңме әле? – дип, ирониясен авыз читендә күрсәтте соры кеше. – Ә ник ризалаштың алайса? Ул бит сиңа ошамый. – Син нәрсә, мине тиле дип белдеңмени? – диде ул чын-чынлап исе китеп. – Нигә минем ризалыкны сорамадың? – Ә нәрсә син? Эшең юктыр бит. – Юк, – диде Асия ярым пышылдап. – Хәлем начарланып китте. – Җыен, сәгать җидедә чыгып китәбез. Менә аның соңгы сүзе. Асия өстәлдән тәлинкәне алып, юа башлады. «Каян гына бу дәрәҗәгә төште соң ул? Беркайчан да үземне мәсхәрә итәргә ирек куймыйм, дип йөри торган горур кыз хәзер кемнеңдер дәгъваларын тыңлап утыра. Андый түгел иде бит ул бөтенләй. Студент чагында көлә-көлә уздырган кичләр бәһасен хәзер түлимени? Әбисе әйтә иде бит, күп көләргә ярамый, елыйсың, дия иде. Еларга микән соң әллә? Менә шушында тәлинкә юып торган җирдә үк? Елар идең дә шул, күңелең таш булып катмаса... Асиянең киелмәгән яңа күлмәге бар иде. Ул аны берәр театрга барсак дип саклап тотты да, шкафтан ары китәлмәгәч, күзгә күренмәсен дип, тартмага салып куйды. Менә хәзер дә ул үз матурлыгын җуймаган, шундый ук зифа, мөлаем. Күлмәк. – Матур булган шул, бик матур, – дип, күлмәк белән сөйләшеп алды хатын. Асиянең шулай җыенып берәр кая чыгып китәсе килеп йөри иде. Ринатлар булуы гына яхшы түгел. «Бигрәкләр дә икейөзле инде ул», – диде Асия, көзгесен әйләндереп. Күзләренә кара сөртеп, килешле генә күпереп торган иреннәрен кызылга буягач, ул үзен күпме вакытка беренче тапкыр хатын-кыз итеп тойды. – Йә, булдыңмы, – дип кычкырды УЛ ишек төбеннән. Асия көзгегә күз төшереп алды да аның янына чыкты. Ул бит инде берәр сүз әйтергә тиеш. «Аның бит мине болай күрмәгәненә... гомер узды… матур дисен иде» дип уйлады Асия. Әмма бүлмәнең теге ягында хатынны: «Мин төшә торам», – дигән сүзләр һәм ишекнең шап итеп ябылуыннан башка берни көтми иде. Машина тәрәзәсенә карап утырды Асия, бер сүз дә эндәшәсе, хәтта ул якка карыйсы да килми иде. Хәер, УЛ да кычкырган тынычлыкны басарга тырышып, радионы кабызды. Радиода аның халәтен аңлап булса кирәк, сөю турында җыр куштылар. Ул гына, ошатмыйча, башка көлкегә күчерде. – Ооо, ниһаять, без сезне адашып калгансыздыр дигән идек инде, – дип каршы алды аларны Ринат. – Сәлам, Ринат дус! Син беләсең бит инде хатын-кызлар озак җыена, – дип ярарга тырышты ул хуҗа сүзенә. – Асиюшка, шәп күренәсең, кадерлем! – дип, Ринатның хатыны Сиринә Асияне чупчуп битеннән үбеп тә алды. – Йә, нихәл анда, сине хәзер өйдә генә утыра дип ишеттем? – дип авырткан кылны чиртергә тырышты Сиринә. Тик Асия генә сер бирмичә: «Ярый инде шунда», – дип әйтеп куйды. Әйе шул, өч көн элек кенә чыдый алмыйча биш ел буе тир түккән эшеннән чыккан иде. Бик тиз ишетеп тә өлгергәннәр. Әле җитмәсә, үзенә үк килеп тә әйтәләр. Сөйләр кешеләре беткән, диярсең. Бүлмәдә инде халык шактый җыелган. Барысы да нидер гәпләшә, бәхәсләшә. Асия бүлмәнең кайсы почмагына барып бәрелергә белми йөрде дә йомшак кәнәфигә килеп утырды. Зиннәтле йортта яши икән Ринат, янындагы Сиринәсе дә бөтерелеп кенә тора. Куллары алтын-көмеш белән уралып беткән, колагыннан муенына кадәр зур ташлы алка эленгән. Аны күзәтеп утырганны тойдымы, хуҗабикә Асия янына таба атлады. – Асиюшка, ник шулай бер читтә моңсуланып утырасың? Әйдә, мин сиңа үземнең этемә алган киемнәрне күрсәтәм, – диде ул. – Әллә сиңа аның алсу төстә булганы ошамыймы? – дип сорады Сиринә. Асия аның күзләренә карады. Этләрнең, алсу күлмәк шәүләләре төшкәнлектән, күзләре дә алсу булып күренгәндәй булды. Күз төсе дә үзгәрә ала икән. – Юк, кирәкми, – дип, Асия аның сүзләрен кире борды. Кунак кешегә этләрнең киемнәрен күрсәтү бөтенләй килешсез шөгыль булып тоелды. Ул үзен кеше буларак рәнҗетелгән итеп хис итте, тамагына зур төер утырды. Сиринә фырылдап китеп барды. Моны күреп торган УЛ тиз генә кулдан тотып икенче бүлмәгә өстерәде. – Син нәрсә кызый, үзеңне кем дип белдең? Күрсәтәм ди икән, ник шунда арт өлешен күрсәтми, ризалаш. Беләсең бит, минем өчен бу табышлы очрашу. Тырышты бит Асия, елмаеп йөрергә тырышты, хәтта кемнәрнеңдер сөйләшүенә дә кушылып китте, әмма әлеге дә баягы акча санау мәсьәләсенә барып тоташкан буш сүзләр аны чиркандырды, җен ачуларын чыгарды. – Асия, син бит элек матур җырлый идең, яле безгә дә берәр көй көйлә, – дип тотып алды аны йорт хуҗасы. – Мин кеше көен көйли белмим, – дип кырт кисте Асия. Тешләрен ыржайтып карап торучы әлеге бәндәләргә аның үз тавышын, моңын ачып күрсәтәсе килми иде. Шул вакытта УЛ кызарынып-бүртенеп янәдән Асиянең кулын җәһәт эләктерде. Үзе елмайган булып кылана, «шаярта ул шулай», – ди. – Асия, нишләвең бу? Тагын үзеңнең кирелегең каерасыңмы? Яраклашырга кирәк, хәзер шундый заман. Башыңны селкеп тор, килеш… –

– Ярар өчен мин бит ачкыч түгел, кадерлем, – дип елмаеп җавап бирде Асия һәм ул аңлашып өлгергәнче тынчу бүлмәдән, ниһаять, ачык һавага чыгып йөгерде. «Куып тотмасыннар гына» дип артына борылып карады ул. Әмма иң аянычы – аны эзләп беркем дә чыкмаган иде... ...Асия елга янына килеп чыкты. «Сикерергә иде» дип уйлады ул. Кайчандыр монда мәхәббәт вәгъдәсен йозакка бикләп куеп, беркайчан да ачылмасын өчен ачкычны елга төбенә ыргытканнар иде. Әнә «Асия + Марат» язуы әле дә тора. Бикле. Сикерергә иде, шул ачкычны эзләп табарга... Әмма аның барыбер туры килмәячәген яхшы аңлады ул. Йөрәк ачкычын югалтуы бик җиңел…

Ибәтуллина Илүзә кыскартуында. Тулы версияне "Илел" журналыннан укыгыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев