Логотип Идель
Әдәбият

Җуелмас эз

Камил бакча башындагы киртәнең аратасына менеп утырды да бөтен бакчага күз ташлап: «Нинди киңлекләәәәр! Туган як – туган як шул инде...» – дип куйды. Аратадан аякларын асылындырып утырганда, аның буе нәкъ янәшәдәге кура куаклары белән бертигез икән – үрелеп кенә бер җиләкне алып капты.

Ландыш Равилова

Камил бакча башындагы киртәнең аратасына менеп утырды да бөтен бакчага күз ташлап: «Нинди киңлекләәәәр! Туган як – туган як шул инде...» – дип куйды. Аратадан аякларын асылындырып утырганда, аның буе нәкъ янәшәдәге кура куаклары белән бертигез икән – үрелеп кенә бер җиләкне алып капты. Хәер, бу сүзләрне ул тәгаен генә төшенеп бетмәсә дә, Ерак абыйсы кайтып, бакча артына чыккач, гел шулай ди бит. Димәк, сагынгач әйтелә торган сүз! Камил үзе дә елга бер мәртәбә әтисенә ияреп, күрше  Танкин авылына бозау алырга төшә. Һай аннан туган якны сагынып кайтулары! Тауга каршы бозауны өстерәп менгәндә күзгә яшьләр килә. Әле ярый әтисе булыша! «Улым, синнән башка булмый иде бу эш!» – дип кенә тора. Шулай булгач, төп авырлык Камилгә инде. Танкин кибетеннән алган әтәч кәнфит тә күңелне җылытып тормаса, туган якны сагынуга түзеп тә булмас иде. Кайтып җитеп, әнисенең таба бәрәңгесе белән берәр җамаяк катык ашап җибәргәч, күңелләр көрәеп китә үзе. Кәнфит иртәгегә калсынмы, бүген үк хәл итәргәме, дип шактый уйланып та ята. Күрше малайларың күзләрен бераз яндырып йөрсәң дә шәп буласы. Әмма елның елында түзелми. «Әтәч»нең язмышы шул кичтә үк хәл ителә. Әтәч дигәннән, тавыклар утарында Ыржый күренми әле, тагын читән аша чыгып тайган булса кирәк. Аңа дип кесә төбенә салган «симәнке»сен Камил үзе ашап куйды да сикереп җиргә төште. Киртә аша юл кыскарту гадәтен  генә бетереп булмый менә, әнисе орышкалап торса да.  

Камилнең Югарыоч әбисенә менеп баруы. Ул менсә, әбисе келәне үк эчтән элеп, самавыр куеп җибәрә. Алдына утыртып, бөтен дөнья хәлләрен сөйләтә.  Бәби саклауның, әрекмән, кычыткан җыюның, чүп утауның ничек әйтеп бетергесез авыр икәнен әбисе генә аңлый. Эт эчәгесен утауның нәрсә икәнен бөтенләй ул гына белә бугай. Бу юлы бигрәкләр дә өзелеп сагынды әле  әбисен. Бүлнистә болай озак ятканы юк иде – унбер көн була язды. Кайтканын көтү бик авыр булса да, бүлнис күчтәнәчләре белән чәй эчү – бөтенләй икенче ул анысы. Камилнең әбисен күршеләре дә, туган-тумачалар да, төрле якка таралган укучылары да – барысы бик ярата. Шуңа да ул бүлнистән Себердән күк кайтып төшә. Анда хәлвә дә, мендәр кәнфит тә, прәннек тә, вак җимеш тә, хәтта шоколад та булырга мөмкин! Әле, бәхет өстенә бәхет дигәндәй, тыкрыкта каршысына Мәүлә бабай очрады. Көянтә-чиләк белән прәннек күтәргән, аның уналты оныгы бар. Айга бер мәртәбә пинсә көнне шулай күчтәнәч белән куандыра аларны. Димәк, әбисе бүген  Камилгә унбиш тиен бирәчәк. Кинога! Шушы татлы уйлар белән Камил арт капкадан лапаска килеп керде. Лапас та сагындырган! Менә әбисенең чикләвек ватып ашата торган бүкәне, менә чөйгә элгән тубалы, аннан инде юынгыч янына элгән шикәрдән ак сөлгесе, аңа кулны әбисенә һәм Камилгә генә сөртергә ярый. Хәмди әби сүзеннән берәү дә чыкмый. Аның дәрәҗәсе шул тикле зур. Камил каранып бара торгач, сарай ишегенә килеп бәрелде. Бер зур гына йолдыз атылгандай булды. Ничек онытып җибәрде соң – Бикә көтүдә бит – сарай җилләтергә ачып куелган. Әбисенең карт кәҗәсе бар, бик яраткан. Алар Бикәне көн саен тау битенең җиләкле җирләренә генә арканга алып бара, төш турының кызу кояшыннан сарай салкынына ял итәргә алып кайта. Әле әбисе Бикәгә шикәр дә каптыргалый! Шикәр! Сөеп-сөеп тарый. «Иптәшем» дип кенә тора. Тик күптән түгел дуслыклары бозылып куйды шул. 

Хәл болайрак булды... Беркөнне, чәйләр эчкәч, әбисе Камилгә йон җеп катарга кушты да: «Улым, Бикә боегып тора, суын эчмәгән, көрпәсен дә яламаган, бераз ипи каптырып карыйм әле», – дип сарайга чыгып китте. Камил ике орчыкны зырлатты гына, бер зур йомгак җепне катып та куйды. «Әби озаклады», – дип уйлап кына бетергәндә, ишек ачылып та китте. Әбисенең яулык өстеннән киерткән кәләпүше кыңгыр киткән, чәчләре яулык читеннән тузгып чыккан. Ул ике куллап ишек яңагына ябышып көчкә тупсага күтәрелде. Камил, очып барып, әбисенә ястыкка ятарга булышты. Чүмеч белән су алып килеп йоттырды. Шуннан соң гына Хәмди әби сукрана-сукрана тезеп китте: «Вәт юньсезне син аны, мөртәтне! Тәгәрәтә-тәгәрәтә сөзде бит, чигеп килә-килә, торырга да бирмәде! Булмас аның хәле! Кая аңа моннан болай җиләкләр генә ашатып йөрү, көтүгә чыгып карасын әнә, акыл утыртканчы!» – дип тәмамлады һәм сүзендә торды да. Бикә көтүгә чыга башлады, беренче көннәрдә бик көяз йөрсә дә, акрынлап йончып, тигәнәккә батып кайтты, кыяфәтенә мескенлек, карашына үкенү иңде. Хәмди әби кырыс кына: «Рәҗәб аена тикле йөрсен әле», – диде. Үзе бүлнистә чагында күрше Зәйнәп апага йөкләде бу эшне... Камил бүлнис турында уйлауга,  «чәчрәп» китте, нишләп тора соң ул һаман маңгаен уып, тизрәк кереп әбисен күрергә кирәк. 

Камил килеп кергәндә әбисенең самавыры гөрләп кайнап тора, капкачы тирәли кып-кызыл йомыркалар шылтыр-шылтыр пешеп утыра, әбисе яулыгын чөеп бәйләп, тирләп-пешеп чәй эчә иде, өйгә бөтнек исе таралган. Маңгай авыртканнар шундук онытылды, бөтен гәүдәсе изрәп киткәндәй булды: 

– Әбиееем!
– Һай, балам! Алтыным менгән икән бит, күрми дә торам!

Камил әбисенең кочагына сеңде. «Нинди хуш бит аның исе дә!» Әбисе – Камил турында, ә Камил әбисе турында шулай уйлады бу мизгелләрдә. Хәмди әби яулыклары арасына гел исле сабыннар кыстырып куя, ә Камилдән бөтенләй бәхет исе килә бит. 

– Әбием, мин сине шундый сагындым, Кәрпи тавы чаклы итеп!
– Юктыр ла, улым, Чәкчә тавы кадәр генәдер.
– Чын әйтәм, әбием, син тагы әзрәк кайтмасаң, мин йөрәк авырта, дип елап карарга уйлап тора идем, син яткан җиргә алып барсыннар өчен.
– И, сабыем шул, исән-сау гына була күр, хәйлә белән әти-әниеңне борчуга салма, улым! Бер Аллаһым хәерле гомерләр бирсен барчабызга. Кая әле, утыр бире, өй чәе – өйнеке шул! Улым белән эчкән чәй дә булса, әйтеп тә торасы юк!

Хәмди әби җитез генә касә төбенә әле генә пешергән үләнле такта чәйне агызды да самавырның борынына турылап куйды, касә тулганчы агач кашык белән чүлмәктәге сөтнең куесын гына, ипләп, ике кашык тутырып салды. Камилнең кызарып торган маңгаеннан сыйпап, алдына касәне китерде. Зур гына кулъяулыгын сүтеп җибәреп, тәлинкәгә шоколад кәнфитләр бушатты – нәкъ 18 данә! «Каракум»! Камилне санарга, укырга әбисе өйрәтте. Кәнфиттән дә санарга рәхәт нәрсә юк икән бит... Борынны ак күмәч исе кытыклап куйды, күңелне үк кытыклады бугай, бу рәхәтлектән никтер елыйсы килеп китте. Моңарчы шоколад кәнфитне әбисе берәрләп кенә, тансык итеп, сирәк кенә бирә торган иде. Бабасы да аның яшерен урынын «ынзы» дип йөртте, имән бармагын күтәреп: «Әбиеңнең непыркаснавенный запасы!» – дия иде. Ә бу юлы кәнфит тәлинкә белән эләгергә тора! 

Хәмди әби утырмакчы гына булганда, ян тәрәзәгә күзен төшереп: «Җиһан апаң керә икән», – дип өйалдына чыгып китте. Камилне яшен суккандай булды. Кайлардан гына килеп чыкты соң бу афәт, урамда узган саен сукранып калганы җитмәгән... Әбисенең: «Кер, әйдә, кордый, кер», – дигән тавышы ишетелде. Камил «Каракум» өстенә тастымал гына ташларга өлгерде, плитәгә каплап куйган чуен төбенә басып ничек пич башына посканын үзе дә сизми калды. Өстәл ягына чәчәкле чаршауның читеннән генә карап ята башлады. Әбисе кергәч аптырабрак калса да, берни булмагандай, кунакны чәйгә кыстады. 

– Кордый, – дип башлап китте сүзен Җиһан карчык, – синең Камилең тагын Тимерханны тукмаган, кара канга батып кайтып керде бахыр. 

«Ялгааан!» – дип кычкырып җибәрде Камил... эченнән генә. Чеп-чи ялган! Ул аңа кулы белән дә тимәде, үтүк белән бер генә сукты, анысын да сукмас иде, тагын мыскыллый башламаса. Кичә Тимерхан уйнарга яңа машина алып чыкты, Җиһан әбисе кайтарткан, андыйны беркемнең дә күргәне юк, билгеле. Бик һавалы рәвеш белән машинасын бөтен кешегә тоттырып карап чыкты да, Камилгә чират җиткәч, аның машина итеп уйный торган иске күмер үтүгенә төртеп күрсәтеп, әйтә куйды: «Ә син үтүгең белән уйна!» Камил үтүкнең сабы белән Тимерханның иягенә китереп тә төртте. Ияктән тып-тып кан тама башлады, бөтен малайлар төрле якка чәчелеп югалды, Тимерхан урам тутырып акырып кайтып китте, моның болай гына бетмәсе шунда ук билгеле иде инде. Аларның электән үк дуслык булмады, ә узган язда бөтенләй дошманлашып киттеләр. Икесе дә Түбәноч малайлары, төштән соң, су юлыннан кар ерып өйгә кайтканда, кинәт Камил сукмактан тайпылдымы, җилкәдән карга убылып төшеп утырды. Инде Тимерхан чыгарга булышыр дигәндә, анысы кызык ясап карны таптабрак куйды да, шырык-шырык көлеп, өенә чапты. Көн кичкә авышты, ник бер адәм заты булсын. Кичке эңгер-меңгердә, инде аяк бармакларын тоймый башлаганда, күрше Галия апаның җыр көйли-көйли суга төшкәне ишетелде. Авыл халкы бит кояш баеганда суга йөрмәскә тырыша, ә Галия апаның, Камил бәхетеннән, балалары күп, шулай булгач, мал-туары да бихисап. Ул өлгерә алмаганлыктанмы, суны күбесенчә йөгерә-йөгерә кичке эңгердә китерә иде. 

– Галия апа... – Камилнең тавышы баз астыннан күк чыкты, шактый карлыгып киткән.
– Һай, кеше бармы әллә монда? ...Камил, балам, ничек болай булдың соң, хәзер, көянтәм белән актарып карыйм...

Азаплана торгач, Галия апа Камилне тәки чыгарды. Кызулатып өйләренә кадәр озата барды. Әнисе: «Ун сәгать буе кайда йөрисең син?!» – дип орыша  башлаган иде, Камилнең рәвешен күреп, куркуга калды. Чишендереп салуга, Камил ут яна башлады, саташты, карлыккан тавышы белән гел Тимерханны чакырды, йөткерде, тиргә батты, тагын янды. Шул чама атнадан артык ятып, ябыгып бетеп, көчкә тернәкләнү ягына китте. Әбисе кипкән кура, бал алып төшеп карады, өшкерде дә, әнисе жәлләп елады да елады, ә әтисе кар базыннан кып-кызыл ике алма алып менде. Шуннан гына рәтләнү ягына китте Камил, үзе шуннан күрә. Ул кичне инде бөтен кеше белән бергә өстәл артына утырып шулпа ашады. Тозлаган иттән дә түгел әле. Шатлыктан йомырка салып торган тавыкны суйдылар!

Тавык шулпасын шифалы, ди бит әбисе. Әле урамга чыга алганчы тагы берәр атна узгандыр. Инде Тимерхан күзгә күренергә куркып йөрер дигәндә, ул Камилне ыржаеп каршылады: «Син исәнмени?» Булмаган җиреннән ниндидер егәрләр кубып, Камил Тимерханның борынына менеп тә төште. Бөтен үпкәсе, ачуы бер йодрыкка йомарланды бугай. Тимерхан, борынын тотып, акырып кайтып китте. Шул көннән Җиһан карчык та кайда күрсә, анда Камилне тиргәп кала башлады, шуңа бик аның күзенә күренергә тырышмый малай. 

Бу авыр уйларыннан айнып киткәндә, кунак кәнфит тәлинкәсенең төбенә төшә язган иде инде. Әбисе самавырга су өсти-өсти, аны тыңлый бирде. 

– Кордый, сиңа кергәнгә ачулана күрмә, – дип сүзләрен йомшак җәйде кунак. – Яз көне дә канга батырып кайтаргач, анасына кергән идем, киленең «малайлар чәкәләшми тормый инде, Җиһан апа» дип кенә җибәрде, развә минем аппагым Тимерхан сугыша торган бала инде? Бер әшәкелеге юк! 

Камил офтанып куйды: «Эх, әләкләмәдем шул, әни әйткән булыр иде ник чәкәләшкәнне!» Хәер, Җиһан карчык барыбер ышанмас, әнә «аппагым» ди бит. Малайның күз алды караңгыланып китте, бу мәлдә кунак унсигезенче кәнфитне сүтә иде... Яшәүнең бөтен мәгънәсе югалган күк булды. Камил инде өстәл ягына түгел, түшәмгә карап, авыр сулап ята башлады. Әбисе ни дияр, әтисе ни дияр – бөтен борчулы уйлар, бергә оешып, каршыга Җиһан карчыкның сирәк мыекларын селкетеп көлгән чырае булып килде дә,  соңыннан унсигез кәнфит булып сибелеп китеп, төрле бизәкләр ясый-ясый, ерагаеп юкка чыкты.

Әбисе дәшкәнгә сискәнеп китте малай, чаршауны күтәреп карады: кунак күренми, «Каракум» кәгазьләре генә өелеп тора. Черем итеп алганмы соң, кәнфит ашыйсы килгәннән саташып алганмы? Камил өстәл артына төшеп утырды. Әбисе өр-яңадан чәй ясап бирде.

– Менә, улым, кеше баласын канга батырмасаң, «Каракум» белән дә эчкән булыр идең...

Камилнең тамагына төер утырды, ул машина мәсьәләсен дә аңлатмакчы булды, карга күмеп калдырганны да, кайсын сөйли башласа да, үкси башлый, егет кешегә килешә торган эш түгел – тынып калды. Әбисе «чү-чү» дип инде яшькелт-зәңгәр төскә кереп барган маңгай почмагын сыпырып куйды. 

– Улым, мин әйтәсе сүзләрне бик ныклап исеңдә калдыр! Үскән саен исеңә алып уйларсың. Дошманнарның яшерене дә, аермачыгы да була, улым. Син тырышып укы, ныгытып эшлә, Кеше бул! Төртеп күрсәтерлек эшең, сокланырлык тормышың булсын. Дошманнарның борынына чын ир җавабы –  шул, улым! Кеше баласын имгәтә язганыңны, Аллаһ сакласын, әтиеңә барыбер әйтмичә булмый, мин сиңа язып бер хат бирәм, атаңа тапшырырсың, шул хат сине хөкем итәр.

Әбисе олы якта хат язганчы, Камил чәйне ничек эчеп бетергәнен дә хәтерләми. Конвертны тотып, боек кына чыгып киткәнен дә якынча гына белештерде. Тыкрык тутырып менгән Ыржыйны күргәч кенә аңына килде. Томшыгыннан алып койрык очына кадәр җирән булган әтәч, һәрвакыттагыча, канатларын як-ягына тагын ике әтәч кочаклаган төсле киереп, үтә дә сугышчан кыяфәт белән кайтып килә иде. Тимерханнар әтәчен туздырып менүе булса кирәк. Камил каршына бик дус итеп тукталган иде, кәефен чамалап, чүгебрәк калды, аптырагач песи борчагы янына да чакырып карады. Аннары «песи борчагы белән дә булмагач, булырлык түгелдер» дигәндәй, читән янында басып карап калды. 

Камилнең бу тыкрыкны болай озак төшкәне юк иде әле. Бу хәлдән чыгу юлын һич таба алмады. Фәтхулла бабайлар турына җиткәч кенә, бер акыллы уй килгән күк булды. Беркөнне Фәтхулла бабай әтисеннән гәҗит сорап алган иде бит, тәмәке төрергә, дип. Бу кәгазьне дә ул сорап алып калды дисә? Әбисе дә аны бик хөрмәт белән генә телгә ала, ике аягын сугышта калдырган, батыр рухлы, ди. Бәлки бабай әле үзе дә чыгар, кәгазьне сорап алыр, аның күзе начар күрә, Камил хатны бирер дә калдырыр… Малай бабайның  тәбәнәк эскәмиясенә утырды. Бер ноктага текәлеп калды. Кояшның әле җылысы бетмәгән. Бакча ягыннан яңа гына чапкан печән исе килә. Гайшә апаларның ерак бакчаларында кемнеңдер зур ак эшләпә киеп, тәбәнәк баскычка менеп, агачны сарган умарта күчен җыйганы күренә. Чүмечен тубалдан агачка, агачтан тубалга йөртеп... Бераздан чүмеч Җиһан карчыкның авызына әйләнеп, «Каракум»нарны йота башлый… Камил әбисенең тавышына сискәнгәндәй булып, сикереп торды. Әбисе юк үзе, әмма тавышы килгән күк булды бит! Камил соңгы вакытта кыңгыр эш майтарырга йөрсә, гел ничектер йә әбисенең карашын сизгән күк була, йә «Улым!» дигән тавышын ишеткәндәй  итә. Юк, ул алдый алмый әбисен! Бу Тимерханның борынына сукканнан күпкә куркынычрак, башка сыймаслык явызлык эшләргә маташу! Камил тиз-тиз атлап өйләре ягына юнәлде. Ул кайтып кергәндә, әтисе кичке аш ашап утыра иде. Бөтен өйгә тозлы каз итеннән пешергән бәрәңге шулпасы исе чыккан. Тәмамларга кирәк бу эшне, тизрәк лаеклы җәзаны алырга. Камил күзен чытырдатып йомып, әтисенә конвертны сузды. 

– Әти, монда әби сиңа хат биреп җибәрде...
– Кайда әле, улым...

Әтисе, конвертны җәһәт кенә ачып, кычкырып укып та салды: «Хәлим, улым, иртәгә сөт тапшырырга баргач, район үзәгеннән Камилгә шушы өч сумга иң матур машинаны ал, минем бүләгем итеп тапшыр, баш исәнлегем өчен биргән садакам булсын. Сезгә исәнлек, камил иман теләп, мин...»

 

 

Ландыш Альберт кызы Равилова (Мөхәммәдиева) 1982 елның 1 сентябрендә Кукмара районы Төркәш авылында дөньяга килгән. Авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын 2004 елда кызыл дипломга тәмамлап, иминият ширкәтенең финанс бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып эшли. Тормыш иптәше Рөстәм белән Искәндәр һәм Бәхтияр исемле ике ул тәрбиялиләр. Хәзерге көндә икътисад белгече булып хезмәт куя. Тәрҗемәләре Татарстан китап нәшриятында бастырылган Николай Некрасовның «Сайланма әсәрләр» китабында, шигырьләре «Безнең гасыр авазы» альманахында, көндәлек матбугатта һәм социаль челтәрләрдә дөнья күрә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев