Әдәбият
УКЫТУЧЫСЫЗ КЕШЕ БУЛМЫЙ
Укытучысыз кеше булмый, Ул - һава кебек кирәк.
Укытучысыз кеше булмый,
Ул - һава кебек кирәк.
Укытучың булмаганда
Тибүдән туктый йөрәк.
Фикерләүдән туктый башың,
Күзеңдә сүнә нурлар.
Тормышта туктап каласың,
Өзелә барыр юллар.
Укытучысыз яшәп булмый,
Теләгем сезгә шушы:
Максатка юл күрсәтердәй
Табылсын укытучы!
Раил Гатауллин. 05.10.2020
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев