Логотип Идель
Әдәбият

Унсигезе тулган көн

Кемдер аның чәчләре белән уйный иде. Әһә, кечкенә йомшак куллар! Колак яфракларын тотып карый, борын очына төртә дә, янә чәчләрен сыйпый.

Кемдер аның чәчләре белән уйный иде. Әһә, кечкенә йомшак куллар! Колак яфракларын тотып карый, борын очына төртә дә, янә чәчләрен сыйпый.

Талия күзләрен ачканда, аның янында йомшак куллар иясе – бертуган сеңлесе Налия басып тора иде. Әле күптән түгел генә тәпи басып киткән бу кызчык апасын урыныннан торырга өндәде. Бөтен чәче-башыннан әллә нинди әче ис килгән Талия торып утырды да, стенага сөялеп, кичәге хәлләрне исенә төшерергә кереште. Күзләрне әчеттереп, борынны ярып керә торган бу ис – нашатыр спирты исе икән. 

Берәм-берәм кичәге дә, өченче көнге дә вакыйгалар искә төшә башлады... Үзе дә сизмәстән, кызның күзләренә яшьләр бәрде... Шушы зур, иркен дөньяда – миллиардлаган кешеләр арасында – ул кечкенә сеңлесен кочаклап ятим калган икән.
Хәтер китабын ачып, аның һәр битен, һәр юлын берәм-берәм исенә төшерергә тотынды. Башындагы уйлары бутала, тоныклана башладылар. 

– Өметбаев Камил белән Өметбаева Гөлсем юл һәлакәтенә очраган, телефоннарында шушы номер «өй номеры» дип торгач, сезгә шылтыраттык.

Бүтән берни хәтерләми...

Күз яшьләрен күлмәк җиңе белән сөртә-сөртә, тагын хәтер төеннәрен чишәргә тотына. Йорт тулы халык, олы якта әтисе белән әнисе ята... Икесенең дә йөзләрендә елмаю...

Тагын өзеклек. Хәтерләми. Әй, авыртудан баш та ярылмаса икән. Менә аның кулына сеңлесен алып килеп тоттырдылар. Кемдер Талиянең башына ак яулык бәйләп маташа. Кемдер елый. Кемдер сабырлык тели...

Кулындагы Налиясен кочаклап әтисе белән әнисе янына барып басканнан башканы Талия исенә төшерә алмады.

«Өметбаев Камил белән Өметбаева Гөлсем юл һәлакәтенә очраган...» Әле дә колакны ярып кереп, үзәк-бәгырьне кимереп тора бу сүзләр...

Өй буп-буш. Өстәл-урындыклар үз урыннарыннан күчеп беткәннәр. Йорт эчендә ниндидер сәер тынлык, салкын һава хөкем сөрә иде. Шул һава Талиянең канап кибеп беткән иреннәрен дерелдәтеп куйды. Туган йорты диварлары аны дүрт яклап кыскандай тоелды, аңа суларга һава җитми башлады; ул буылды, эчтән янды, калтыранды, үкседе. Әйтерсең лә аны күкрәгеннән кысып тоталар иде... Бөтен дөньяга кычкырып елыйсы, каһәр суккан зур юл, тимер атларны каргый-каргый сүгәсе килде аның. Тик бөрешеп туңган иреннәрен кыймылдатырга көч тапмады кыз. 

Апасын борчымаска уйлагандай, читкә китеп уйнап утырган Налиягә карагач кына, Талия үзенең нинди хәлгә калганын аңлады: ул әти-әнисен югалтып, кечкенә Налиясен кочаклап калган… Әтисе дә, әнисе дә ятимнәр йортында тәрбияләнгәнгә күрә, аның җылы сүз әйтерлек, төпле киңәш бирерлек беркеме дә юк.

Күк төсле зәп-зәңгәр күзле сабыйга карагач, ул, газиз Налиясе белән бүгеннән олы тормышка аяк басканын аңлады.

Унсигезе тулган көненнән башлап, Талия кечкенә сеңлесенә әти дә, әни дә иде…

Гөлүсә Зарипова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев