Логотип Идель
Әдәбият

УРАМГА ЧЫКМА!

Укучыбыз Фәймә Зәйнуллина үзенең шигыре белән уртаклашты.

Укучыбыз Фәймә Зәйнуллина үзенең шигыре белән уртаклашты.

Хөкүмәт башлыгы Путин 
Кушты өйдә ятарга. 
Игълан итте әле тагын 
Ял вакытын сузарга. 

И Ходаем, ярдәмең бир, 
Бер ай өйдә торырга, 
Үзизоляция чоры, 
Чыкмагыз, ди, урамга! 

Саф һавага да чыкмаска, 
Үз-үзеңне сакларга, 
Сөйләшмәскә бер кем белән, 
Өйдә генә торырга! 

Ә балалар нишләсеннәр? 
Ничек өйдә тотарга? 
Алар тели урам буйлап 
Йөгерергә, чабарга. 

Бәйләп тотып була мени? 
Чирле түгел ич алар. 
Каян чыккан вирус соң бу? 
Аннан ничек качалар? 

Котылып була микәнни, 
Сабынлап кулны юып? 
Ай буена үз өеңнән 
Урамга чыкмый торып? 

Бир, Ходаем, сабырлыклар, 
Берүк килмәсен генә! 
Эшләгәндә рәхәт иде, 
Тик яту кирәк нигә? 

 

Фәймә Зәйнуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият укучыларыбыз иҗаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев